Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балаларыгыз өчесе дә эшләрлек бит инде» – Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов утын өя

news_top_970_100
«Балаларыгыз өчесе дә эшләрлек бит инде» – Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов утын өя
Фото социаль челтәрдән

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрдә кызыклы видеолар белән язылучыларын шатландырып тора. Видеода күренгәнчә, бу юлы иҗади гаилә билгеле мәзәк буенча видео төшергән. Анда Ләйсән Гыймаева утын өя, ә ире Булат Бәйрәмов гармунда уйнап «булышып утыра».

«Күпме утын алып кайткансың, бергәләп өеп тә куйыйк инде», – ди Ләйсән.

«Тукта-тукта, мин алып кайттым, син өясең инде, мин ял итеп алам», – ди Булат.

«Кадерлем, җитәр инде ял итәргә, син «булышам» дип вәгъдә иттең бит», – дип килеп җитә утын өеп арыган җырчы.

Шуннан Булат гармунда уйный башлый, ә Ләйсән йөгерә-йөгерә утын өя.

«Эх, уен коралларында уйный белмим шул, Ләйсәнне ярдәм итәргә чакырыр идем», «Ирең булышса, шулай күңелле генә йөгереп йөрисең», «Юмористлар», «Мин дә музыка белән эшләргә яратам», – дип комментарий калдырган шаяруны аңлаучылар.

«Өйрәтәсем килми, әмма утынны саклау өчен сарай кирәк, алар яңгырда һәм карда юешләнмәсен өчен», – дип акыллы киңәш бирүчегә җырчы үзенең фирменный «серьезно» сүзе белән җавап язган.

«Кая соң сезнең балаларыгыз, алар өчесе дә эшләрлек бит инде, без кечкенәдән эшләп үстек», – дип аптыраган берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100