news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Галиева концертында гендер-пати ясаганнар

news_top
Ләйлә Галиева концертында гендер-пати ясаганнар
Фото: Ләйлә Галиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ләйлә Галиеваның Уфадагы концертында гендер-пати ясаганнар. Юк, үзенә түгел, бер гаиләгә. Төгәлрәге – кызының сыйныфташының әтисе белән әнисенә.

«Син безнең гаиләбез өчен дә шундый якын кешегә әйләндең. Хәтта, безнең бала көтүебез турында яңалыкны да беренчеләрдән булып белдең. Без синең хәзер кадерле конвертыбызны ачуыңны телибез», – ди аңа бер ханым.

Алга таба Галиева «Кыз булса нәрсә җырлыйбыз? Ә малай булса?» дип, тамашачыларга мөрәҗәгать итә һәм музыканы көчәйтүләрен сорый. Нәтиҗәдә гаиләнең кыз бала көтүе билгеле була. Җырчы бу бәхетле парның уллары Ринальд кызы Арина белән бер сыйныфта укуын да әйтеп уза һәм «бәхетле, әти-әниле булып үссеннәр» дигән теләген дә әйтә.

Җырчы, шулай ук концертка үзенең кызлары килүен, аңа чәчәк бәйләме һәм сертификат бүләк итүләрен дә күрсәткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар