news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Минем өчен зур бәхет!» – Ләйлә Галиева Айдар Галимов белән дуэт яздырган

news_top

Соңгы вакытта популярлашып килүче җырчы Ләйлә Галиева Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов белән дуэт яздырган.

«Ниһаять, зарыгып-ашкынып көтеп алынган ел дуэты! «Ирекле кош». Нәкъ шушы җыр миңа янәдән дәрт өстәде, зур сәхнәгә күтәрелергә көч бирде… Чыннан да, минем күңелем – ул ирекле кош.
Күңелем ирекле булса, хыял канатларымны бер дә сындырмыйча, үземне иркен тотып яшәргә, иҗат итәргә, тамашачыларга үземнең җырларымны җиткерергә көчем җитә.

Айдар Галимов белән бергә шушы җырны җырлау – минем өчен үзе зур бәхет! Аның сүзләрен Ләйлә Дәүләтова язды. Ышанып калам, иҗат җимешебез күңелегездә үз урынын алыр», – дип тәкъдим итте дуэтны социаль челтәрләрдә Ләйлә Галиева.

Артист башта җырның авторларын күрсәтмәгән булса кирәк. Ләйлә Дәүләтова аңа: «Вау, ничек шәп чыккан. Авторларын да әйтсәгез, безгә бик күңелле булачак инде. Нык зур уңышлар насыйп булсын, кадерле адашым», – дип комментарий язып калдырган. Әлбәттә инде, бу сүзләрдән соң Ләйлә җырның авторын билгеләп куйган.

«Тәннәр чемердәп куйды. Нинди матур җыр», «Йөрәкләргә үтә торган җыр булган», – дип тә мактаганнар ел дуэтын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар