Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова Төркиядән кайткан: «Иремнең эше буенча еш сәяхәт итәргә туры килә»

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова Төркиядән кайткан: «Иремнең эше буенча еш сәяхәт итәргә туры килә»

Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова җир тетрәгән көннәрдә Төркиядә ялда иде. Аның өчен борчылып торучылар бик күп булды. Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрләрдә изге теләктә торучыларга рәхмәт белдергән. 

«Без Казанда, Аллаһка шөкер. Бу көннәрдә хәлләрне сорап язучылар күп булды. Аллаһның рәхмәте яусын сезгә, дусларым. «Ник теләсә кайда йөрисез?» – дип, сүгеп язучылар да булды.

Мин, Гөлмәрьям туганчы, Актаныш – Казан арасында гына йөрдем. Бердәнбер ялым – чүп утау, дип әйткәнем бар иде.

Аллаһы Тәгаләнең планнары башкача булгандыр. Хәзер иремнең эше буенча бик еш сәяхәт итәргә туры килә. Эше дә, ялы да бергә инде.

Кыш көне Төркиядә ял итеп буламыни, дип язучылар булды.

  • Кышын Төркия, Мисыр, Дубайга билетлар 2-3 тапкыр очсызрак.
  • Кышкы кунакханәләрдә җылы бассейннар бар.
  • Шопинг өчен иң кулай вакыт. Җәйге сезон белән чагыштырганда бәяләр күпкә түбән.

Кыскасы, экскурсия яратучылар һәм җәйне сагынучылар өчен менә дигән чор.

Безнең Төркиядә икәнне белгәч: «Данирның Миләүшәсе очрамадымы?» – дип язган иде бер апа. «Каян күрим инде мин аны?» – дип, рәхәтләнеп көлдем.

Самолетта: «Исәнмесез», – дип, каршымда Миләүшә басып тора. Бер кунакханәдә ял иткәнбез. Дөнья түгәрәк. Данирның Миләүшәсе дә кайтып җитте.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Гадәти булмаган заманда яшибез. Кеше бүген бар, иртәгә юк. Уйлансак иде. Җаннарыбызга мәрхәмәт, илләребезгә иминлек бирсен иде Аллаһы Тәгалә», – дип яза ул. 

Виртуаль дуслары да Ләйлә Дәүләтованың исән-имин әйләнеп кайтуына чиксез сөенгәннәр.

Ләйләнең кияүгә чыгуын белмичә калучылар да булган. «Яңа тормыш коргансың икән, Ләйлә! Бик бәхетле булыгыз», – дип, матур теләкләрен яза алар.

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100