Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова Төркиядә ялда: «Балконга чыксам, дөнья селкенә...»

Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә 1121 кеше һәлак булганы ачыкланган.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова Төркиядә ялда: «Балконга чыксам, дөнья селкенә...»
социаль челтәрләр

Бүген иртән Төркиядә булган көчле җир тетрәүне гаиләсе белән Белек курорт шәһәрендә ял итүче шагыйрә Ләйлә Дәүләтова  да тойган.  Шагыйрә сүзләренчә, җирнең тирбәлүе әле хәзер дә сизелеп тора. Төрекләргә табигать китергән афәт хакында ул социаль челтәрләрдә яза.

«Бүген иртәнге 04:00 тирәсендә өске каттан ишетелгән тавышка уяндым. Мебель күчкән тавышлар ишетелде. Ничәдер секунд эчендә әллә нинди вариантлар уйладым. Шулкадәр затлы кунакханәдә бу вакытта ник тавышланалар икән?» – дип аптырап, йокларга булдым.

Гөлмәрьям яткан диван аз гына алга күчкәндәй булды. Люстра җилпенеп алды. Шаккаттым. Бу вакытта җеннәр генә йөридер, дип уйлап, куркудан догалар укып алдым. Бисмилла әйтеп балконга чыксам, дөнья селкенә.

4-5 минуттан җир тынычланган сыман булды. Иң йоклыйсы килгән вакыт. Беркемне дә уятмыйча, йокларга ятарга булдым.

Иртән социаль челтәргә кергәч кенә төнлә бик каты җир тетрәү булганын белдем. Без тукталган «Вояж» кунакханәсе Белекта, нәкъ Төркиянең җир тетрәгән ягында урнашкан.

Әлеге мизгелдә дә дөнья тыныч түгел. Җир селкенүе сизелеп тора.

Мондый көчле җир тетрәүләр 100 елга бер генә була, диделәр. Зыян күрүчеләр, үлүчеләр, гарипләнүчеләр бик күп. Төркиядә 300ләп кеше үлгән, 3 меңләп кеше зыян күргән. Йортлар җимерелә, кешеләр җимерекләр астында кала. Сириядә 30 мең кешелек тулы бер шәһәр юкка чыккан, диләр.

Аллаһ Тәгаләнең кодрәте киң. Ул теләмәсә, яфрак та селкенми, диңгез дә шауламый. Аның ачуын китермичә, булганына шөкер итеп, дус-тату яшәргә язсын иде», – дигән Ләйлә.

«Аллаһы Тәгалә үз мәрхәмәтеннән ташламасын. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз»;

«Уйлый белгән кешегә гыйбрәт бик күп бу хәлләрдә. Аллаһ безгә кадәр ничә кавемне юк иткән. Дингә килмәгән, намаз укымаган өчен. Шөкер итә белмәгән өчен… Аллаһ сакласын имансыз китүдән. Тәүбәгә ашыгырга кирәк шул», – дип язалар комментарийларда Ләйләнең сәхифәсен карап баручылар.

Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә Сабирова исә Белекта җир тетрәгәне сизелмәде дип сөйләгән иде.

 

Фото: © 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 февраль 2023
    Исемсез
    Аллаhым узе сакласын бэлэ-казалардан,исэн сау туган якларыбызга кайтып житэргэ насыйп булсын,эмин
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100