news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова концерт-солянкасы: Мин Ләйләдән башка төрле концерт күрергә хыялланам

Ләйлә Дәүләтова «Пирамида» күңел ачу үзәгендә бер көндә ике концерт куйды. Кичке концертта безнең хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да бар иде.

news_top
Ләйлә Дәүләтова концерт-солянкасы: Мин Ләйләдән башка төрле концерт күрергә хыялланам
фото: © Ләйлә Дәүләтованың шәхси архивыннан/Диләрә Төхфәтуллина

Ләйлә Дәүләтова искиткеч шәп пиарчы: якшәмбе көнне көткән кырык эшемне кырык якка ташлап эстрада концертына китүем – гомер булмаслык эш кебек иде, Ләйлә кызыктыра алды. Минем кебек кызыгып килүчеләр – бер зал халык.

Кайчандыр күршем булып торган Ләйлә Дәүләтова концертын карарга аның элеккеге күршесе буларак килсәм дә, журналист бит мин – шуңа күрә күргәннәремне һәм күрергә теләп тә күрмәгәннәремне бераз сызгалаштыргаламакчы булам.

Алай итсәң дә, болай итсәң дә, күп җырчылар катнашында үтә торган эстрада концертының үз тәртибе инде – әле берсе чыгып җырлый, әле – икенчесе. Алар барысы да, әлбәттә, Ләйлә Дәүләтова шигырьләренә язылган җырларны башкаралар. Җырлаучылар арасында «тел тегермәне тартырга» алып баручылар билгеләнә. Ләйлә алып баручылар итеп Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, танылган җырчы Айдар Галимовны һәм Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировны сайлаган.

Хәтерем ялгышмаса, бик күп еллар элек булган концертта да, әле Ләйләнең легендар Фидан Гафаров белән эшләгән вакытында да, шушы алып баручылар булмадымы икән – чөнки сәхнәдә алар йөреп торганда дежавю кебек хис иттем.

Беренче мәртәбә тере Ильмира Нәгыймованы, Айрат Закировны күрдем...

Кичә Рөстәм Хөсәенов исемле яшь йолдызның азан әйтүе һәм догалары белән башланып китте. Бу җырчы егет быел Казан музыка училищесына укырга керде шикелле – егеткә уңышлар! Егет сәхнәгә чыгып үзенең яраткан попурриын да җырлады әле.

Ул җырларга чыгар алдыннан алып баручылар озаклап аның регалийларын санадылар: «Өч тапкыр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов стипендиясе иясе, Денис Мацуев Бөтенроссия фондының ике тапкыр стипендиаты, өч тапкыр Казан шәһәре мэры стипендиаты… Нәрсә, стипендия генә алып ятамыни...Әйтәм, миңа стипендия бирмиләр, менә кайда китә икән!.. Ике тапкыр артист-патриот медале белән бүләкләнгән, «Татар азаны» конкурсының гран-при иясе, IX «Туган тел» милли премиясе иясе, «Талант года – 2025» Бөтенроссия телевизион проектының суперфиналисты, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова исемендәге конкурсларның гран-при иясе Рөстәм Хөсәенов».

Рөстәм сәхнәдә әлеге премия-стипендияләренең юкка бирелмәгәнен бик тиз раслады – алып баручылар да моны тиз таныды. Ләйлә Рөстәм Хөсәеновка бала өчен атаның бик кирәкле булуы турында җыр язып биргән – егет шуны башкарды. Озак алкышлар.

Ләйлә Дәүләтова кайбер җырчылар өчен старт мәйданчыгы булдыру вазифасын да үз өстенә алган булса кирәк – танылмаган җырчылар да Ләйлә сәхнәсендә көчләрен сынады: гафу итегез, исемнәре искә төшми – язып куймаганмын. Ә танылганнарына килгәндә, беренче мәртәбә тере Ильмира Нәгыймованы, саксофончы егет Айрат Закировны күрдем…

Айрат Закиров интервью биргән булган

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Айратның (Рөстәм Закиров улы) сикерә-сикерә, бөгелә-сыгыла саксофон уйнавын ошаттым мин. Борын-борын заманнарда Салават Фәтхетдинов төркемендә шундый бик хәрәкәтчән музыкант бар иде – әллә ниләр искә төшә икән концерт караганда.

Ильмира дигәннән, Ләйлә Дәүләтова Ильмира Нәгыймова өчен «...мин язмышым дигән идем, син ялгыш кына икән... гомерлектер дигән идем, син вакытлыча икән» дигәнрәк сүзләр белән җыр язып биргән – социаль челтәрләрдә ыгы-зыгылы җырчы халыкчанрак көйгә шуны җырлады. Бөтен сүзен аңлап бетермәдем, дөрес ишетсәм: «...шәп кешедер дигән идем, син бер шут кына икән», дип тә җырлады кебек – мин шулайрак ишеттем.

Элвин Грей белән килешә алмадык

Кайчандыр телевидение алып баручысы булган Зәмирә Рәҗәпова да җырлый башлаган икән, үзе генә түгел – улы һәм кызын – нәни Куприяновларны да сәхнәгә чыгарды.

Элвин Грей да килгән – җырлады да, сөйләде дә. «Чык миңа кияүгә» дигән җырын башкарды, аннары – «Уфтанма»ны. Күп итеп сөйләде дә (татарча сөйләде), әмма аның дикциясе белән минем ишетү сәләте килешә алмадылар – дулкыннарыбыз төрле бугай – бер сүзен дә аңламадым.

Илсөя Бәдретдинова да җырлады. Нигәдер таякка таянып җырлады, нигә икәнен белмим – яки мин соңгы яңалыклардан хәбәрдәр түгел, яки кара күлмәгенә килешеп торган аксессуар. Ә дикциясе әйбәт – Ләйләне матур итеп котлады.

«Алгы яктан карасаң да, артык яктан карасаң да, таза хатын – шәп хатын», – дип калды артыннан Данир Сабиров. Ә Айдар Галимов: «Салават әйтмешли, женщина-мечта», – дип куйды.

Данир Сабиров юморларына кергәнбез икән, тагын берсе искә төште:

Айдар абый, сезгә «син» дип дәшсәм ярыймы. Сез, әлбәттә, бик деликатный, мунча кергәндә дә миңа «сез» дип дәшәсез.

Алай ук түгел инде, азрак арттырдың.

Эшем шул!

Данир Сабировның Габделфәт Сафинга пародия күрсәтүен, хатынын сәхнә чакырып аның матурлыгын мактап алуын, Раил Арсланов дигән егет белән җырлау алдыннан чишенеп күрсәтүен һәм башка шырдый-бырдыйны тасвирлап тормыйм.

Минем өчен иң шәп мизгел

Ләйлә Дәүләтова эстраданы алгы планга чыгарса да, беренче чиратта шагыйрә бит әле. Әйе, менә дигән шагыйрә! Ул Язучылар берлегендә түгел һәм Берлек аның сәләтен дә, оештыру осталыгын да татар шигъриятен пропагандалауда кулланмый икән – Берлек проблемасы.

Концертта Ләйлә шигырьләрен үзе башкаруында да, Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин башкаруында да, тамашачы башкаруында да (Кайбыч районыннан килгән Илһам исемле ир-ат шагыйрәнең 30-40 строфалы шигырен бер төртелмичә сөйләде дә чыкты) тыңладым һәм минем өчен бу иң шәп мизгелләр иде.

Кайбычтан килгән Илһам Ләйләнең шигырен укый

Фото: © Ләйлә Дәүләтованың шәхси архивыннан

Тагын бер матур мизгелне онытып торам икән. Сәхнәгә Россиянең һәм Татарстанның җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры, 1996 елгы Атланта Олимпия уеннарында катнашучы, халыкара марафоннар һәм ярыммарафоннар җиңүчесе һәм призеры Фирая Солтанова-Жданова чыгып Айдар Галимовка чәчәкләр бирде – аның җырлары белән яшәвен әйтте. Америкадан туган ягына кунакка кайткан татар спортчысы Ләйлә белән якташлар – Актаныштан.

Фирая Солтанова-Жданова Айдар Галимовка чәчәкләр бирде

Фото: © Ләйлә Дәүләтованың шәхси архивыннан

ххх

Ә инде шәп булмаган мизгелләргә килгәндә, «Эмиз» өләшү мәрәкәсе бер дә ошамады. Ярар, «Эмиз» кафесы иганәче буларак, эмиз биргән икән – бу яхшы, әмма аны яхшы сорау бирүчегә яки урын номерын атаган булып өләшү тәртибе әллә ничегрәк булды. Хисләнеп, дөньяның ыгы-зыгысын, ваклыкларын онытып, таралыплар китеп, мәмнүн булып концерт караган тамашачыны «бесплат эмиз» күрсәтеп нәфесен уятырга һәм «гөнаһлы дөньяга» кайтарырга кирәк булдымы икән? Концерт караганда гына булса да, кешенең нәфесе шайтаннарын уятмый торасы иде.

Концерт - концерт инде, ялтыр-йолтыр килеп узып китте, тамашачы бик риза булып таралды. Ләйләнең ыспай киенеп йөри торган матур тамашачысы бар һәм алар күп – үз күзләрем белән күрдем.

Азактан хыялымны да языйм әле – мин Ләйләдән башка төрле концерт күрергә хыялланам. Җырчылар һәм шырдый-бырдый сүз – минимум, шигърият – максимум булган затлы бер кичә булсын иде ул. Халык андый кичәгә әзерме – анысын мин белмим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар