Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова: «Ирле тормыш белән яшәү минем өчен сәеррәк...»

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова: «Ирле тормыш белән яшәү минем өчен сәеррәк...»
"Татар-информ" архивы

Танылган шагыйрә, бик күп еллар телевизор экраннарыннан күрсәтелгән «Адәм белән Һава» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйлә Дәүләтованың шәхси тормышы күпләрне гел кызыксындыра килде. Ләкин Ләйлә генә бу турыда ачылып сөйләргә яратмый төсле иде. Ничәмә-ничә еллар ул шәхси дөньясын бөтенләй сер итеп саклады һәм, ниһаять, хәзер хатын-кыз буларак бәхетле булуын яшерми.

Ләйлә беренче ире аны ташлавын, башка яшьрәк хатын-кызга китүен соңлап кына сөйләде. Аның каравы, хәзер аның таянычы, ныклы терәге барын беләбез. Әле күптән түгел генә алар Төркиядән кайткан иде. Ул вакытта шагыйрә: «Иремнең эше буенча еш сәяхәт итәргә туры килә», – диде. Хәзер, әнә, Мисырдан кайтып барышлары...

«Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтләр укып, кайтырга чыгабыз. Гомерем буе ир дә, хатын да булып дөнья көткәч, хәзерге тормыш белән яшәү минем өчен сәеррәк. Ләкин акрынлап күнегәм. 20 ел буена «Адәм белән Һава»да алган тәҗрибәләрне искә төшерәм. Киләчәктә дә пар канатлы булып, яраткан хатын-кыз булып, «просто» әни булып яшәргә язсын, һәр хатын-кызга үзе теләгәнчә бәхетле булырга язсын иде... Сау бул, Мисыр! Комлы, балыклы, искиткеч матур диңгезле Мисыр. Без сиңа тагын әйләнеп кайтырбыз, иншалла», – дип язган Ләйлә социаль челтәрдәге аккаунтында.

«Исән-сау гына йөрегез, Ләйлә. Дөнья күреп, ял итеп кайтып, илһамланып иҗат итегез. «Адәм белән Һава»ны бик сагынам», «Ләйлә, бик шат мин синең бәхетле булуыңа. Син лаеклы моңа. Тигезлек бәхетенең канатлары нык була күресен...» – дип, җылы сүзләр язганнар шагыйрәнең виртуаль дуслары.

Фото: Ләйлә Дәүләтованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100