Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова ахмак биремнәр үтәүче блогерларга идеяләр тәкъдим иткән

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова ахмак биремнәр үтәүче блогерларга идеяләр тәкъдим иткән
"Татар-информ" архивы

Шагыйрә, журналист, «Адәм белән Һава» тапшыруын алып барган Ләйлә Дәүләтова блогерларның ахмаклыкларына шаккатуы, аңлап та бетермәве турында хәбәр итә. Шулай ук ахмаклыкларын бераз файдалырак итеп эшләргә дә тәкъдим итә, ягъни «баттл» игълан итүчеләр өчен бушлай акыллы идеяләре белән бүлешкән.

«Әллә нинди юләрлекләр эшләү – популяр булуның иң шәп ысулы. Үземнән беләм. 

Хәзер ниләр генә юк. Халык алдында башка чиләк киеп җырлап йөрү, кабер эченә кереп яту, шәрә фотосессия, әллә нинди ахмак биремнәр эшләү һ.б. Берәр акыллы әйбер эшләсәң, эт тә карамас иде. Әнкәй әйтмешли, юләрлекнең чиге юк аның, рәхәтләнсенннәр, анысы минем эш түгел», – дип язган ул.

Шагыйрәдән шәп идеяләр:

– Урамда хәерче кешене табып, кибеткә алып кереп, ул теләгән ризыкларны сатып алып бирү;

– Бауманда иң бәхетсез кешене табып, аны елмайта алу;

– Берәр ялгыз әбинең өен җыештырып сөендерү;

– Колхоз базарында иң хәерче кешеләргә тәмле ризык өләшү;

– Парковкада иң пычрак машинаны юып бирү;

– Баумандагы популяр сәгатьне чистарту;

– Беркайчан да ресторанда булмаган кешене табып, «текә» ресторанга алып кереп сыйлау;

– Кемгәдер булышу, шатландыру, шаккатыру, сөендерү.

«Кызыгы гына түгел, савабы да булсын», – дип теләгән Ләйлә Дәүләтова.

«Тагын берсе төшеп калган – акыллы пост язып, үзеңә реклама ясау. Әлеге «шаккатризм»ның берсен сездән күрәсе килә. Мисал өчен, ялгыз әбинең өен җыештырып сөендерү. Савап та булыр, дим инде», – дип язган берәү, шагыйрәгә җавап итеп.

«Ләйлә, бөтен язганыгыз әҗер савапка лаеклы, тик шәхсән мин ялкау шоферга машина юып бирү тәкъдиме белән килешмим. Менә мине Агыйдел шәһәреннән чакырып китереп, Казанның берничә мәчетен күрсәтеп йөрсәләр, минем өчен зур бүләк булыр иде», – дип тә язучы бар.

Шулай да күпчелек Ләйлә Дәүләтованың шәп идеяләре белән килешкән. 

Баттл:Миләүшә Зарипова зеленкага буялган, «Башкирская домохозяйка» башына кәстрүл кигән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 апрель 2023
    Исемсез
    Минем уйларны җиткергән Ләйлә, афәрин! Алайса кайсы блогерлар ни эшләгәннәрен белмиләр, әллә безнең яшьтәгеләр аңламый шунда ул гамәлләрне🤷‍♂️
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100