Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лаеш интернатында ниләр бар: үсмер егетне укытучысы белән очрашып йөрүдә шикләнәләр

Редакциягә өзгәләнү катыш үтенеч белән Арчадан Ләйсән мөрәҗәгать итте. Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбендә укучы малай туганнарыннан бизгән, өйгә кайтмый икән. Ләйсән моны 35 яшьлек укытучы хатынның 16 яшьлек малайның башын әйләндерүе белән аңлата. Ул бу хакта «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Лаеш интернатында ниләр бар: үсмер егетне укытучысы белән очрашып йөрүдә шикләнәләр

Гомумән, начар күрүче балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбендә әллә нинди зилзиләләр кубып тора. Укытучылар эштән китә, дистәләгән еллар эшләгән педагоглардан балалар бик читләшә, санламый. Бу хакта безгә мәктәп хезмәткәрләре үзләре дә сөйләде.

Ә Ләйсән моңарчы ялларга гел өенә кайтып йөргән энекәше (вафат булган апасының улы, исемен язмыйбыз — шартлы рәвештә А. дип билгелибез) 180 градуска туганнарыннан борылганына борчыла. Ник дисәң, ул бит апасына да улларын ташламаячагына, ярдәм итеп яшәячәгенә сүз биргән булган.

Ләйсән фикеренчә, 16 яшьлек малай 35 яшьлек укытучыга — Аннага гашыйк булган. (Ул укытучы ханым гаиләле булган, баласы да бар, шулай ук исемен үзгәртеп язабыз). Һәм ул укытучы ханым, имеш, малайның бу хисләрен җавапсыз калдырмаган, алай гына да түгел, икесе арасында ир белән хатын-кыз арасында була торган интим мөнәсәбәтләр бар дип шикләнә. Шундый уйларга этәрә торган фактларым бар, ди ул.

Без бу мәкаләне малай белән укытучы арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен түгел, үсмергә, аның финансларына (ул хакта алдарак сүз булачак) зыян килмәсен дигән максаттан әзерләдек.

«Энекәшем „мин аны яратам, гашыйк булдым, синең миңа тыкшынырга хокукың юк“, — дип җавап бирде»

— Апамның улы ул. Апай дүрт ел элек онкологиядән китеп барды, А. га ул вакытта 12 яшь иде. Монысы төпчеге, аның тагын ике бертуган абыйсы бар. Апай үлгәч, 26 яшьлек олы абыйсы опекунлыкка алды.

Без Арчада торабыз, шуңа күрә мин документлар белән дә, башка эшләр буенча да булышып торам. Апай үләр алдыннан, малайларны сиңа калдырам, син карарсың, булышырсың дип, васыять итеп әйтеп калдырды.

Бала начар күргәнлектән, башлангыч класстан бирле Лаеш мәктәп-интернатында укый. Ике атнага бер алып кайтып йөри идем мин аны өйгә, үзем алып кайтам, үзем илтеп куям. Сыйныф җитәкчесе белән дә сөйләшеп торабыз, гел элемтәдә. Барысы да яхшы иде. Тик былтыр сентябрь–октябрь айларыннан ук тәртибе бик каты үзгәргәнен сизә башладык. Аны класс җитәкчесе дә раслый, бик дорфаланды, хәтта безне укытучыга санамый, дип сөйли.

Анда былтыр 35 яшьлек яңа укытучы Анна килде. Без А.ны шуның басымы астында үзгәргән дип уйлыйбыз. Ул укытучының әнисе дә шунда директор урынбасары булып эшкә кергән. А. хәтта аңа берара «бабушка» дип дәшкән. «Нишләп аңа бабушка дип әйтәсең?» - дигән идем, «Ул яхшы кеше», - ди. Аннага энемнең «әни» дип эндәшкәне булган хәтта, «Ничек син аңа әни дип дәшә аласың?» - дим. «Бер генә тапкыр әйттем мин аңа», - ди.

Энекәшем минем белән хәзер сөйләшми дә. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә, «мин аны яратам, гашыйк булдым, синең миңа тыкшынырга хокукың юк» дип тупас итеп җавап бирде. Абыйлары белән дә кычкырышты. Безгә кысылмаска куша, — дип борчуы белән уртаклашты Ләйсән ханым.

«Укытучысы хәтта Арчага — өенә кайткан…»

Туганнары әйтүенчә, директор да бу хәлләргә күз йома. Бу проблема буенча директор белән сөйләшү дә булган.

Бу укытучы малай янына Лаештан Арчага да килгән! Һәм бер туганын да кисәтмичә, аларга бу хакта берни дә әйтмичә. Укытучы ни өчен балигъ булмаган үсмер янына законлы вәкилләренә хәбәр итмичә килеп йөри дигән сорау туа.

— 21 гыйнварда бардым мин анда, Аннаны директорга чакырттылар. Ул миңа «бүтән А.га якын да килмим, язмагыз минем өстән», дип үтенде.

Эш шунда ки, 4 гыйнварда каникул көннәрендә А. Арчада өйдә берүзе булганда, шул укытучы Лаештан Арчага А. янына кайткан! Директорга әйттем, ул миңа аңлатма кәгазе язып бирде: янәсе, укытучы Арчага иптәш кызын кайтарган да, шунда кереп чыккан. «Алайса Арчага иптәш кызыңны кайсы адрес буенча кайтардың соң?» - дип сорыйм, ул аның адресын әйтә дә алмады. «Син беренче тапкыр кайткач, навигатор буенча кайткансыңдыр бит» дим. Навигаторда да юк аның адресы, бары тик А.ның адресы гына. «Нәрсәгә кердең аның янына?» - дим, «Хәлләрен сорашырга, абыйлары белән танышырга», - ди. «Сиңа нәрсәгә аның абыйлары?» - дим. «Юл уңае булганга, кайтышлый гына кердем», - дип, аңлатма язып бирде.

21 гыйнварда бүтән янына да бармыйм дип сүз биргән иде, ә барыбер мөнәсәбәтләре дәвам итә, дип шикләнәбез. Алар һаман аралаша, монысы хак. Алар икесе генә интернаттан каядыр чыгып киткән фотография дә бар.

Анна А.ның олы абыйсына «Миңа доверенность язып бирегез, мин кирәк вакытта аны кибетләргә алып чыгармын», дип тә әйткән. Без ул доверенностьны язмадык, чөнки мин аны алып кайтып йөрим, «Без аңа тәмле әйберләр болай да алып торабыз», дидем. Шушы елга кадәр бер андый хәлнең булганы юк де, тәрбиячеләргә әйтә идек тә, кирәк нәрсәләрен алып кереп бирәләр иде, — дип сөйләде Ләйсән.

«Бер безнең малайга — „полуторка“ карават»

Ләйсән ханым классташлары арасыннан бер А.га шулай үзгә мөнәсәбәт булуын да аңламый. Интернатта малайлар күп, барысының да ятаклары бертөрле. Әмма бары тик А.га гына зур карават… һәм ике мендәр куйганнар. Ләйсән әйтүенчә, интернаттагы укытучылар, тәрбиячеләр А. белән укытучысы арасындагы якын мөнәсәбәтләр турында Ләйсәнгә ачыктан-ачык сөйләгәннәр.

— Бер безнең малайга «полуторка» карават кертеп куйганнар, балаларны чыгарып җибәреп, бүлмәдә икесе генә калганы да булган. Ул бит элек кич саен шунда килә торган булган. Әле директор белән сөйләшкәч, 21 гыйнвардан соң гына килми башлаган. Аңарчы 21 декабрьдә А.ның туган көненә өстәлләр әзерләп яткан. Янәсе, олы абыйсы акча җибәрде диделәр, баксаң, үз акчасына туган көнен үткәреп яткан! — дип әйтте Ләйсән.

Ләйсән әйтүенчә, аерым ятак кына биреп калмаганнар А.га — бары тик аның гына мендәрләре дә икәү.

«Энем опекуннан баш тартырга тели»

Иң аптырашта калдырганы — А. исеменнән опека органына электрон формада шикаять хаты. Февраль башында малай опека органына туганнарыннан зарланып хат язган. Имеш, опекуннары кайгыртмый. Ләйсән әйтүенчә, чынлыкта туганнары малай өчен җан атып торырга әзер. Юкса, шулай кинәт үзгәрүенә исләре китәр идеме?! Бар теләкләре — яман күзләрдән, яман гамәлләрдән саклау.

— Электрон хатта, янәсе, без А.ны карамыйбыз дигән зарлану. Акчамны тотып бетереп баралар, карталарны, акчаны кайтарсыннар, диелгән. Һәр пунктта акчага ишарә. Без бит аның счетында җыелып барган бер тиен акчасын тотмыйбыз. Пенсия акчасы бит ул счетта 18 яшькә кадәр җыелып бара. Хәзер пенсиясе бик зур суммада. (Ләйсән сумманы атады, ул биш ноль белән, шактый зур сумма — ТИ). Ә айлык күчә торган акча буенча ел саен хисап биреп барабыз: ул баланы ашатабыз, киендерәбез, телефоны, планшеты — барысы да бар.

А. үзен опекадан алуны да сораган, ягъни опекуннардан баш тарта инде. Алар килмиләр, минем белән кызыксынмыйлар, дигән. Анысы да ялган, безнең кайчан килгәнебез, киткәнебез — бөтенесе журналда теркәлгән.

Безнеңчә, А. үзе язган гариза түгел, анда закон белә торган кеше язганы күренеп тора. Опека бүлеге дә, аны монда алып килергә дә гаризаны яздырырга кирәк, безнең алда язып күрсәтсен, дип әйтә.

Без бик борчылабыз: энекәшебез безнең белән сөйләшми, телефонын да алмый. Хәтта әбисе белән дә сөйләшми. Завуч миңа, курткасының замогы ватык, тешләре сызлый, алып кайтыгыз, дәвалагыз, дип язган иде. Олы абыйсы барырга җыенгач, «килмәгез, яныгызга да чыкмыйм, ничек килсәгез, шулай китәсез», дип язган.

Арча районы опека бүлеге башлыгы Рафия Гомәровна да А. исеменнән андый хат килгәнен раслады.

— Безгә февраль башында Лаештан хат килде, без әле вазгыятьне өйрәнәбез, характеристикалар сораштык, туганнары белән язышкан смс ларны, ни өчен мондый вазгыять килеп чыкканын тикшерәбез.

Опекун — бертуган абыйсы, алар бит счеттан акча ала алмый. Баланың әти-әниләре үлгәч, туендыручыны югалту буенча пенсия һәм инвалид бала буларак пенсия каралган, ләкин Хөкүмәт ике пенсияне түләми, кайсы отышлы — шунысын түли. Бу очракта аның инвалидлык пенсиясе бара. Ел саен хисап биргәндә, алар исәп-хисап счетыннан выписка китерәләр. Быел да китерделәр, аннан акча алынмаган. Ә болай ашарына, кием-салым алу өчен хөкүмәт акча түләп тора.

Опекунлык абыйсына рәсмиләштерелсә дә, әбисе дә, апасы да күңелен биреп кайгырталар. Бер шалтыратуга килеп басалар, бөтен нәрсәне эшлик дип, торакка учетка да куйдылар. Аптырадым инде бу хатка.

Без акчасы тотылмады дип, уку йортына хат җибәрәчәкбез. Акчасы тотылмаганы күренеп тора, выпискада чыгымнар юк.

Безгә килгән хат та бик дөрес җөмләләр белән язылган. Безгә килгәч, яздырып карарбыз әле, яза беләдерме… Бала үзен «эмансипированный» итеп тануны сорый. Ул сүзне белдеме икән, дип кенә уйлыйм мин. «Эмансипированный» — ул үзеңне олы кеше итеп тану. Гадәттә, кеше өйләнсә, я эшкә урнашса «эмансипированный», ягъни мөстәкыйль була, — дип аңлатты бүлек башлыгы.

«Энебезнең мошенник корбаны булуын теләмибез»

Бу хәлләргә нокта куярга вакыт дип, А.ның опекуны исеменнән, Лаеш мәктәп-интернатының укытучысы гамәлләрен тикшерүне сорап, Лаеш прокуратурасына да, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә дә, РФ Президентының гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эш идарәсенә хатлар юлланган.

Хатта мәктәпкә укытучы булып Анна һәм аның әнисе эшкә урнашканнан бирле, А.ның аларның психологик басымы астында булганы турында әйтелә. «Энем бик начар якка үзгәрде, хәтта минем опекунлыктан баш тартырга тели, дәүләттән акча күчеп барган картасын үзенә бирүен таләп итә, гәрчә моңа кадәр ул беркайчан бу акчалар белән кызыксынмый иде. Шушы хатын-кызлар белән аралаша башлагач, кисәк счеты исенә төште. Анна үз вәкаләтләреннән читкә чыга, туганнары белән низагка этәрә. Мин энемнең уенчык булуын теләмим. Әти-әнисез калган инвалид балаларның мошенник корбаннары булган очраклар азмы әллә?» — дип язылган.

Ләйсән ханым сүзләренчә, укытучы исеменнән бер ир: «качып ятма, барыбер табабыз, Аннаны нәрсәгә эштән чыгармакчы буласың», дип опекунга янап хат та язган.

«Минем ул кеше белән бер элемтәм дә юк»

Бу укытучы ханымның үзенең дә үсмер баласы бар. Мин аның үзе белән элемтәгә кердем. Анна ханым үзенең законлы ире, баласы булганын әйтте. Ул А. белән мөнәсәбәтләре булуын инкарь итә.

— Без аның белән берничек аралашмыйбыз, мин дәресләр бетүгә, эштән шундук китәм. Бу теркәлеп барыла, видеокамералар да бар, беренче катта вахтерда журнал тутырыла. Аларның сыйныф җитәкчесе, тәрбиячеләре дә бар, сорауларыгызны аларга бирә аласыз. Минем ул кеше белән бер элемтәм дә юк, — диде Анна.

Тәрбияче буларак бүлмәсенә кергәнен башта инкарь итсә дә, сорау биргәч, тәрбиячеләре авырганда, үзе алмаштырып торганын исенә төшерде.

— Ул инде күптән булган хәл. Тәрбиячене алмаштырып торган идем, ләкин бүлмәгә кермибез, безнең кабинет бар. Алар бит шунда өй эшләре эшли, — диде ул.

Укытучы сүзләренчә, аның мондый балалар белән эшләү белеме бар. Юкса, безне бит эшкә алмыйлар, ди ул.

«А. бик дорфаланды»

А.ның сыйныф җитәкчесе дә егетнең үзгәргәненә эче пошуын әйтте. Түзәр әмәле калмагач, туганнарына ул хәбәр итәргә мәҗбүр булган. Шул хакта сөйләгәч, Анна һәм әнисе белән аралары бик нык бозылган. Сыйныф җитәкчесе әйтүенчә, башка балалар да шул әниле-кызлы укытучылар тәэсирендә. Алар үзләрен мәктәпнең кендеге итеп, бик иркен хис итеп, инде берничә педагогны китәргә мәҗбүр итәрлек шартларга куйган, ди ул.

— Мин А.ны 2 нче класстан мәктәпкә кабул иттем дияргә була, завуч идем ул чакта, мәктәпкә килгән беренче көннән беләм. Бик ягымлы, шат күңелле, мәрхәмәтле малай иде, беркайчан проблема булмады. Быелдан үзгәрә башлады, дорфаланды, бик ярсып китә. Бик каты үзгәрде ул. Туганнарыннан бик каты читләште. Ниндидер көчләр тәэсир итә бугай, кисәтү дә ясарга ярамый. Тәрбиячеләргә дә мөнәсәбәте үзгәрде. Аны ялларга өенә алып кайталар иде, хәзер аның өенә дә кайтасы килми, мин монда калам, ди.

Классташларының яртысы шул йогынтыда кебек, ә балалар бит тигезсезлекне, башка карашны сизә. Гаделсезлек барыбер бар. Алар укучыларны үз ягына аударганнар. Шпион кебек алар, берәр кыек сүз әйтәсең икән, кайсы укытучы, кайсы тәрбияче нәрсә дип әйткән — барысын җиткереп торалар тегендә… Басым башлана, рэкет дисәң дә була, оялмыйлар да, теләсә нәрсә әйтеп, мәсхәрәле интонация белән рәнҗетәләр. Кемгә эшләргә, кемгә юк икәнен мин хәл итәм, дигәнрәк тәртиптә бара эш. Директор да белә бу хакта, ләкин берни эшләми, әллә дуслар алар, әллә курка ул, әллә ничектер басым ясыйлар… Болар аналы-кызлы нәрсә эшлиселәре килсә, шуны эшли. Махсус белемнәре булмаган кешеләр шушында эшкә килде, алар мондый балалар белән ничек эшлисен аңламый да, бу балалар бит инде безнең үз балаларыбыз кебек булып бетте хәзер ничә еллар буена. Бу мәктәптә эшләр өчен, безнең дефектологик, тифлопедагогик белем булырга тиеш, монда бит күзләре начар күргән балалар укый. Мондый балалар белән эшләү үзенчәлекләре бик күп. Мин бу мәктәптә үстем дияргә була, әнием, әбием дә шушында эшләде. Мин андый балаларны бик яхшы беләм, — диде.

Дөресен генә әйткәндә, сыйныф җитәкчесе боларны куркып кына сөйләде. Ни өчен дигәндә, үз баласы да шунда укый. Ләкин вазгыять шулкадәр кискенләшкән ки, дөресен сөйләми чара юк.

— Ничек чишәргә, ничек хәл итәргә моны — аптырашта. Бер ярдәм юк, тәрбиячеләрне дә эштән китәргә мәҗбүр итәләр. Больничныйда озаграк утыру хәерлерәк диләр, эшкә сөргенгә барган кебек баралар алар төштән соң.

Тәрбиячеләр ике төркемгә бүленде: беренчесе алар белән риза түгел, шунлыктан аларны басарга тотыналар, эзәрлеклиләр, күзәтәләр. Икенчеләре үзләре шпионлаша, үзләре нәрсәдер җиткерә, әләкли. Аларны шулай өркеткәннәрме — начар әйберне күрмәс, ишетмәскә әйләнгәннәр, — дип уртаклашты.

Сыйныф җитәкчесе әйтүенчә, тәрбияче больничныйда булса, А. укыган группага я Анна, я әнисе гел килә. Әниле-кызлы А. янында еш чуалып йөргәннәренә ишарәләде ул.

«Мине китәргә мәҗбүр иттеләр»

А.ның тәрбиячесе кичә мәктәпкә хезмәт кенәгәсен алырга бара. Аны А. белән Анна арасындагы мөнәсәбәтләрне туганнарына сөйләгәнгә эштән китәргә мәҗбүр иткәннәр.

— Интернатта барлыгы 17 ел эшләдем. Быел 9 белән 10 нчы классларны берләштергәч, сентябрьдән бирле А. белән эшләдем. Ул малайны мин аңа кадәр дә яхшы белә идем. Без бит инде башка тәрбиячеләр белән параллель эшлибез.

Мин 4 нче класстан алган идем балаларны, алар хәзер 10 нчы класста. Мин аларга гел әйтә идем — сезне 11 нче класска кадәр җиткерермен дә, аннары сез дә олы юлга чыгасыз, мин дә ял итәргә китәм, дип. Менә барып чыкмады. Мине китәргә мәҗбүр иттеләр. Андагы башбаштаклык, тәртипсезлеккә чыдар хәл калмады.

Мине инде болай да 9 гыйнвардан стресс белән хастаханәгә алып китеп, ай ярым өйдә дәваландым. Гел үз-үзеңне тыеп торып, эчкә җыелып килгән инде. Ә аңарчы ул бала бер тупасланмый, ачуланмый иде. Кисәтүләр дә ясамый идем мин аңа, беркайчан каты бәрелмәдем. А., моны алып куярга кирәктер инде дигәч тә, хәзер, дип җавап бирә иде, каршы чыкмый иде.

А. үзе бик яхшы малай. Тәрбияле, хөрмәт белән карый, җаваплы, берәр үтенеч белән чыксаң да, булышырга гына тора. Аның мөмкинлекләре дә күп кебек, дәресләрен дә хәзерли, яңа материалны да үзләштерә. Дөрес, өстенлеген аңлап, болай гына да билге куярлар әле дигән кебек иркенәеп тә йөри башлады… — дип әйтте А.ның тәрбиячесе.

Тәрбияче сүзләренчә, мәктәптә А.кына түгел, начар якка үзгәргән балалар бик күп. Аналы-кызлы укытучылар балаларны инде ничә дистә еллар эшләгән, укыткан педагогларга, тәрбиячеләргә каршы котырта, дигән фикердә ул. Аларга ярамаган, куштанланмаган һәркемгә каршы һөҗүм башлана дигән нәтиҗәгә килеп була. Тәрбияче ул хезмәткәрләрнең үз коллегаларын пычрак сүзләр белән мәсхәрәләргә, җәберләргә дә чирканмагын әйтте. Берничә укытучы Аннадан һәм аның әнисеннән зарланган булса да, директор бармак та селткеми икән.

— Минем өчен мәктәптә бүгенге хәлләр чып-чын шок. Балалар зомби кебек, аларны безгә каршы котырталар. Анда бөтен 10 нчы класс басым астында. Күңел сыкрый, мин 4 нче класстан бирле алып бардым бит аларны.

Иң куркынычы — балалар җәлеп ителгән, алар бит А. га аерым мөнәсәбәтне күрә.

Алар безне - тәрбиячеләрне куып чыгарырга теләделәр. Алар скандал энергиясе белән яши. Алар кемнедер бетерү, юкка чыгару максатын куя икән, шуңа ирешәләр. Бер кешенең башына җитсәләр, икенче кешегә тотыналар. Безнең беркайчан мәктәптә андый хәлнең булганы юк иде. Ул бит республика мәктәбе.

Икенче тәрбиячегә дәкөчле басым булды, аңа ашыгыч ярдәм чакырганнар, ул да соңгы сулышында. Хәзер инде соңгы вакытта ничә кеше эштән китте. Нәрсәдер эшләргә, әле мәктәптә калган педагогларны якларга кирәк. 15-30ар ел эшләгән кешеләр китә бит. Китәрлек хәлгә китереп җиткерәләр, — диде ул.

9 гыйнвар көнне А.ның йокы бүлмәсенә башка карават кертеп куйганнарын тәрбиячесе дә раслады.

— Башка малайларның караватлары бер урынлы стандарт караватлар, ә аңа элегрәк иганәчеләрдән килгән башка киңрәк карават кертеп куйганнар. Анда 100, 120 кг лы зур гәүдәле егетләр дә бар, алар элеккечә тар караватта йоклый. А.га шундый аерым караш, — ди тәрбиячесе.

Лаеш мәктәп-интернаты директоры Гөлнара Шәриповага да шалтыратып, А.ның тәртибе, үз-үзен тотышы бик үзгәргәненә туганнарының бик борчылганын әйтеп, фикерен сораштык.

— Бу балага кагыла, опекунсыз андый мәгълүмат бирмим, документларыгызны карагач, күзгә-күз очрашкач кына сөйләшә алабыз. Монда килегез, бу факт буенча нәрсә беләм, сөйләрмен, телефоннан андый мәгълүмат бирә алмыйм. А.ның үз позициясе, опекунныкы — икенче, минеке — өченче төрле. Прокуратурага мөрәҗәгать булганын мин әле белмим. Килегез, барысын да сөйләшербез, — диде ул.

Без инде барырга җыенгач кына, директор кисәк кенә фикерен үзгәртеп, килмәскә кушты. «А.ның мәктәптә укуы, тәртибе белән бәйле проблемалары юк. Туганнарына кайтасы килми икән, бу сорау опекуннарга. Ковид белән бәйле чикләүләрне кайчан бетерәләр, опекун рөхсәте, документларыгыз белән шул вакытта килерсез», — диде директор.

Ни өчен ул күпме хилафлыкларга, хезмәткәрләрнең зарлануларына күз йома, ник якламый, күпме педагогны җәберләгән, ни сәбәпледер бары тик А.ны үз канаты астына сыендырган әниле-кызлы укытучыларга карата ник чарасын күрми? Менә шушылар турыда, эх, бер рәхәтләнеп сөйләшәсе иде директор белән…

Прокуратурага хат

Безгә билгеле булганча, Ләйсәннең Бала хокуклары буенча омбудсмен аппаратына язган хаты мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга җибәрелгән. Дәүләт Советына язылган хатларына да министрлыкка юллану турында җавап килгән. Хәзерге вакытта интернатта алар тикшерү уздыра дип аңларга кирәк. Шулай ук прокуратура да тикшерү алып бара. Әлегә ниндидер нәтиҗәләр турында сөйләргә иртә, әмма уку йортыннан ике кеше прокуратурага чакырылган инде.

Шәхсән минем өчен бу чәчләр үрә торырлык хәлләр. Ничек шулай була ала соң ул: ике кеше мәктәпкә эшкә урнашсын да, күпме кешенең тынычлыгын бозсын, ди. Ничәмә-ничә еллар гомерен шушы балалар белән эшләүгә багышлаган укытучыларны өянәкләре белән ашыгыч ярдәм алып китә икән, бу бит нормаль күренеш түгел. 35 яшьлек укытучы ханымның 16 яшьлек малайның туган көненә биргән бүләкләрен күрсәттеләр. Шарларга «Идеальный мужчина», «Есть красивые, есть талантливые, а есть ты» дип язылган. Бу педагогның укучыга биргән бүләгеннән бигрәк гашыйк хатын-кызның сөйгәненә биргән бүләген хәтерләтә түгелме?

Мәктәптән А.ның туганнарына малайның укытучысы белән төшкән фотосын җибәргәннәр. Бу укучы малай белән укытучы апа мөнәсәбәтләренә бер дә охшамаган - малай укытучының иңенә башын куйган. Икенче бер фотода укытучы малайның билен кысып тоткан. Әллә инде хәзер педагоглар белән балалар арасында шундый мөнәсәбәтләрме ул? Интернатта балалар күп, ни өчен берсенә генә аерып ниндидер мөнәсәбәтләр тудырыла, аның гына аерып туган көне үткәрелә, ике мендәрле зур ятак бирелә? Педагогка шулай ярыймы?

Безне, ковидка бәйле рәвештә, интернатка китермәделәр. Бәлки, тиешле органнар бу вакыйгаларның очына чыга алыр? Тикшерү органнарына эш җитәрлек сыман төсле тоела.

Инде язган идек — Ләйсән энесе белән укытучы арасында интим мөнәсәбәтләр бар дип шикләнә. Россия кануннары буенча, 16 яшь «возраст сексуального согласия» санала, бу яшьтә кеше кем белән очрашырга икәнен үзе билгели һәм бу яшькә җиткән үсмер белән интим мөнәсәбәтләргә керү җинаять саналмый. Әмма 18 яшькә кадәр ул балигъ булмаган санала. Уку йортларында педагог белән укучы арасындагы мондый мөнәсәбәтләр амораль дип кабул ителеп, педагогны эшеннән җибәрергә мөмкиннәр.

Әмма монда сүз бу хакта гына түгел. Укытучының баланы опекуннарга каршы куюы дөресме? Бу басым әле аңы ныгып бетмәгән, мөмкинлекләре чикле баланың зур суммадагы акчаларына ия булу максаты белән эшләнмиме? Тикшерү бу сорауга ачыклык кертер дип өметләник.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100