Ләбиб Лерон хаҗда: «Татар матбугаты киләчәктә булсын, халыкка барып ирешсен, дип теләдем»
1 июль көнне Татарстаннан бер төркем мөселман Олы сәфәргә – хаҗга кузгалды. Алар арасында язучы, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон да бар. Ул «Интертат»ка беренче хаҗыннан хис-кичерешләрен сөйләде.
Ләбиб абый социаль челтәрләрдә үзенә күрә көндәлек тә алып бара: кайсы көнне нишләгәннәрен теркәп бара. Бу сәфәр соңыннан иҗатында да чагылмый калмас, моңа язучы үзе дә ышана. Ләбиб абый хаҗ сәфәрендә күргәннәрен туплап берәр әсәр язарга ниятли.
Ләбиб абый белән мин ватсап аша сөйләштем. Элемтә бераз югалып алса да, аңлаштык.
1 июль көнне булачак хаҗилар Казаннан Истанбулга, аннан Мәдинәгә очкан. Беренче тапкыр сөйләшкәндә Ләбиб абый кече хаҗны кылган иде. Кагъбә ташы янына төнлә барганнар.
«Аллаһы Тәгалә безне үзенең Пәйгамбәренең җиренә кунак итеп чакырган»
Мәдинә Әл-Нәби мәчете белән данлыклы, аны Пәйгамбәр мәчете дип тә атыйлар. Шушы мәчеттә Рауза дигән урын бар, ягъни Пәйгамбәребез кабере һәм өе янындагы урын, аны «җәннәт бакчасы» дип атыйлар. Пәйгамбәрнең өе һәм кабере безгә күренми, дивар артында урнашкан, әмма без аңа якын килә алдык. Беренче көнне ул дивардан ераграк идек, анда якын килү өчен рөхсәт алырга кирәк икән. Икенче көнне якын ук килү бәхетенә ирештек. Ул күңелдә зур тәэсир калдырды.
Без һәрдаим Пәйгамбәребезне искә алабыз, ә ул ята торган урын менә бит безнең каршыда гына! Шул бик хисләндерде. Пәйгамбәребезнең шушында җир куенында ятуын аңлаудан башка әллә нинди уйлар килә. Чыннан да шушы җиргә килдем бит дип инанасың.
Бу җирдә без Аллаһы Тәгаләнең кунаклары булып саналабыз. Ул безне үзенең Пәйгамбәренең җиренә кунак итеп чакырган булып чыга. Хисләрне әйтеп, аңлатып бетерерлек түгел, Раузадан чыккач та бер рәхәтлек биләп ала, – дип сөйләде Ләбиб абый.
Бер хәдистә язылганча, Аллаһ илчесе: «Минем йорт белән минбәр арасында Рауза – җәннәт бакчасының берсе урнашкан», – дигән. Җәннәт бакчасына эләгү өчен хаҗилар чират торган. Чират торганда башка халыклар белән дә аралашканнар.
Безнең янәшәдә кара тәнле халык вәкиле утыра иде. Рафил хәзрәт Ситтигуллин аның белән сөйләшергә тырышты. Кайсы яктан булуын русчалы-татарчалы сорый, ишарәләп тә аңлата. Тегесе дә аңлатырга тырыша. Аңлаштылар бер-берсен. Малам Велло исемле егет Африкадан булып чыкты.
Монда бөтен кеше эчкерсез, ихлас. Бер-беребезне фотога төшерәбез. Башка халыклар өчен без кызыклы, алар безгә кызыклы, - ди Ләбиб абый.
«Төрле зурлыктагы маймыллар, бер өркәчле дөяләр күрдек»
Мәдинәдә хаҗилар ике көн булган, аннан соң Мәккәгә юл тотканнар. Ләбиб абый юлда күргән табигать күренешләре турында сөйләде.
Монда бездәге яшеллек юк. Корыган кебек агачлар утыра, Аллаһы Тәгалә аларны шушы корылыкта үсәрлек итеп яраткан дип уйлап бардым. Мәдинәдән Мәккәгә барганда юл буе ташлар, ташлар күренде, төрле зурлыктагы таулар күренеп ала. Мәккәгә якынлашканда яшеллек арта башлады. Шул вакытта үзебездәге гап-гади чирәмгә дә сөенеп куясың. Безнең халык бу якта, ком-таш арасында яши алмас иде дип уйлыйм. Юл читендә төрле зурлыктагы маймыллар, бер өркәчле дөяләр күрдек. Алар монда нәрсә ашап торадыр инде. Үзем күрми калдым, сәфәрдәшләрем юл читендә арыслан да бар иде, диделәр. Күгәрчен күргәч тә гаҗәпләнәсең, алар бездә генә бар кебек иде, юкса монда да бар икән, чебеннәр дә очып йөри. Хаҗ кылганда бер җәнлекне дә үтерегә ярамый, яфрак өзәргә дә ярамый, дип аңлаттылар безгә, – ди Ләбиб абый.
Мәдинәдә дә, Мәкәдә дә эссе булган, тик «шаккатмалы түгел», ди әңгәмәдәшем. Баганалардан су бөркеп тора икән, шуңа да эссе булуы бик сизелми. Мәдинәдә һәм Мәккәдә хаҗилар кунакханәдә яшәгән. «Анда килеп кергәч тә, гел үзебезнең кешеләр очрап торды», – ди Ләбиб абый, чөнки Татарстаннан бер төркем иртәрәк киткән иде. Мөслим, Әгерҗе, Кукмара, Актаныш районнарыннан килгән кешеләрне очраган.
Кунакханәнең түбәсендә кер юа торган урыннары бар икән.
«Төнлә өч сәгать йокы тия»
Кече хаҗ кылырга төнлә барганнар, алдан ихрамга кергәннәр, ягъни ир-атлар махсус ак кием кия. Кече хаҗны кылганнан соң ихрамнан чыкканнар – ак киемне салганнар һәм чәчләрен алдырганнар.
Кагъбә ташы тирәсенә халык агылып тора. Ул күренештән күзгә яшьләр килә. Анда халык шундый күп. Халыкның күп булуын телевизордан да күрә идек инде, чынлыкта күргәч, ул бик зур тәэсир ясый. Без таш янында ике сәгатьтән артык булдык. Күңелдә аңлатып булмый торган хисләр туды. Ул бит әле кече хаҗ гына... Эчтә бер дулкынлану, елау булды. Күз яше белән елау түгел инде ул. Мин аны сезгә аңлата да алмыйм. Таш тирәсеннән әйләнгәндә махсус дога укыла. Безгә кирәкле догалар язылган китаплар бирделәр, анда барысы да бар. Таш тирәсендә китап белән әйләнергә дә ярый, анда яктылык җитәрлек, укып була, – ди Ләбиб абый.
Төркемдәге кешеләр адашып калмасын өчен җитәкчеләр Татарстан әләмен күтәреп йөргән. Шуңа күрә саклык органнары тарафыннан кисәтү ясалган.
Монда да башка ил флагына бик сөнеп тормыйлар, шуңа кисәтүләр булган. Сакчылар әләмне төшереп торырга кушты. Әләм бердәмлек өсти кебек. Без күренеп аерылып торабыз, барыбер күңелле, «үзебезнекеләр» дибез, – ди Ләбиб абый.
Хәзрәтләр хаҗиларга вәгазьләр укып тора икән. Хаҗилар, үзара дини темаларга сөйләшеп, бер-берсе өчен кызыклы мәгълүмат та туплый. Кич, дөресрәге төнлә, кунакханәгә кайткач, чәйләп алгач, сөйләшкәч, Ләбиб абый хис-кичерешләрен кәгазьгә төшерә – көндәлек алып бара. Әйткәнемчә, аның хаҗ сәфәре турында әсәр язу нияте бар. Шуңа өч сәгать тирәсе генә йокы эләгә, аннан иртәнге намазга торасы.
Аз йокласак та, көне буена энергия җитә. Җитәкчеләр: «Көчегезне саклагыз. Мина үзәнендә, Гарәфәт тавы янында сынаулар, эсселәр була», – дип әйтеп тора. Эсседә йөрү өчен махсус кулчатыр аласы бар әле, - дигән иде Ләбиб абый.
Соңыннан чатырны фотода күргәч, ул кулчатыр түгел, ә «башчатыр» дип уйлап куйдым.
«Хаҗга барган кеше авырмыйча кайтмый»
Икенче тапкыр элемтәгә кергәндә Ләбиб абый Мина үзәнендә иде. Олы хаҗны кылганнар. Шулай да тавышы үзгәргән, борынына томау төшкән иде. Минада алар палаткаларда яши икән.
Аллага шөкер, зур хаҗны кылдык. Безне инде хаҗилар дисәң дә ярый, ләкин хәзрәтләребез «мин – хаҗи» дип тәккәберләнеп йөрергә ярамавын искәртеп тора. Син чыннан да хаҗимы юкмы икәнне Аллаһы Тәгалә үзе генә белә.
Бүген дүртенче тапкыр шайтанга таш атарга барабыз. Өч баганага җидешәрдән 21 таш атабыз. Дөресрәге, без ташларны диварга атабыз. Элек монда өч багана булган, хәзер анда – дивар, баганалар эчтә калган. Шулай яңартып ясаганнар. Бер яктан атылган таш икенче яктагы кешегә тия торган булган, кеше җәрәхәтләнү очрагы да булган.
Шайтанга ата торган ташларны Мөздәлифә үзәнлегендә җыйдык. Җитмеш таш җыярга кушканнар иде, без инде артыгын да җыйдык. Заманында Мөхәммәт Пәйгамбәр шайтанга җитмеш таш аткан булган, – дип аңлатты хаҗи.
Палаткадан таш ата торган урынга кадәр өч чакрым җәяү барасы икән. «Аяклар авыртыр кебек тоелган иде, Аллага шөкер, сизелми. Өлкәннәр булып саналсак та, алгы рәттә барабыз, җилдертеп йөрибез», – дип көлә Ләбиб абый.
Урамда 43 градус эссе, ди. Палаткаларда кондиционер эшләп тора икән. Кондиционерның тискәре ягы да бар бит. Шул эсседән кисәк кенә салкын палаткага кергәч, салкын тидерү бик ихтимал. Шуңа кайбер хаҗиларның борынына томау төшкән. Хаҗга барган кешеләр авырмыйча калмый, диләр.
«Вафат булган әниемнең рухына Гомрә кыласым килә»
Мина үзәнендә булганда Ләбиб абый догалар укыган, теләкләр теләгән.
Үземә, гаиләмә, якыннарыма, хезмәткәрләргә, коллегаларга, дусларга, каләмдәшләргә, Татарстанга теләкләр теләгән вакытта татар матбугаты киләчәктә дә чыксын, халыкка барып ирешсен, дип теләдем... Чит кешеләр өчен дә теләкләр теләдем. Социаль челтәрдә фото, видеоларны күргән кешеләр: «Әти-әни рухына дога кылыгыз, теләк теләгез», - дип яза. Мин каршы килмим. Якынының исемен һәм атасының исемен язып җибәргән кешеләрне догадан калдырмадым. Аллаһы Тәгалә үтенечләрен минем аша кабул итсен иде, – ди ул.
Бүген, олы шайтанга дүртенче тапкыр таш аткач, хаҗилар кире Мәккәгә кайта. Кунакханәдә аларны Корбан ашы көтә. Ләбиб абый әнисенең рухына кече хаҗ – Гомрә кылырга тели.
«Вафат булган әниемнең рухына Гомрә кыласым килә, ул мөмкин икән. Насыйп булса, ул теләкне үтәп кайтасы иде», – диде Ләбиб Лерон
Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылган хаҗлары кабул булсын!