Ләйсән Гыймаева Булат Бәйрәмовны биләүгә биләп, имезлек каптырган
Ләйсән Гыймаева - Фифуньяның зур шатлыгы бар - ул малай тапкан.
Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов күңелле вайннар төшереп, инстадусларының күңелен күтәрә. Бу юлы Ләйсән Гыймаева инстаграмга Фифунья гаиләсе маҗараларын урнаштырган. Фифуньяның бик зур шатлыгы бар — ул малай алып кайткан.
«Кадерлем, малаеңны каршы ал», — ди Фифунья иренә. Чыннан да малаймы икәнлегенә ышанмыйчарак торган иренә «әни» кеше баланың чыпчыгын ачып күрсәтмәкче була. Ирен: «Тач сиңа охшаган», — дип тә сөендерә.
«Гел мин булган бу», — дип шатлыгыннан үрле-кырлы сикерә, баланы нишләтергә белми ире. Күз тияр дип, кырык көн булганчы баланы беркемгә дә күрсәтмәскә куша.
«Малайларга күз тими аларга, әйдә инде күрсәтик», — ди Фифунья. Ирен ризалаткач, баланы инстачыларга күрсәтәләр. Ә анда Булат Бәйрәмов имезлек суырып, биләүдә ята.
«Көлдереп үтерәсез», «Бигрәкләр дә Булатка охшаган бит бәбиең», «Татар юрап китерер ди, болай булгач малай артыннан барасыз да барасыз инде», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.
«Чыпчыгын ачып күрсәтә күрмә берүк, Ләйсән», — дип тә шаяртканнар.
Ләйсән Гыймаева "Интертат"ка Фифунья образының бик җиңел бирелүе турында сөйләгән иде.