Ләйлә Дәүләтова башында М хәрефе булган песигә хуҗа эзли
Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдәге битендә игълан урнаштырган.
Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдәге битенә мәче фотосы элеп куйган. Башында М хәрефе төшерелгән песи баласына хуҗа эзләве икән. “Малай, башында М хәрефе бар, бик матур, сау-сәламәт, сөт эчә рәхәтләнеп уйный”, - дип язып куйган Ләйлә Дәүләтова.
“Берсен үзебезгә алдык! Уйнап туялмыйбыз. Тагын ике бәби үз хуҗаларын көтә. Әниләрен дэ яхшы кулга бирергэ телиләр - тычкан тота, бик акыллы, бик матур песи”, - дип тә өстәгән.
Димәк, Ләйлә үзләренә алган мәче баласының маңгаенда нинди хәреф булуы турында мәгълүмат юк.