Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үләр алдыннан әни гел әти белән сөйләшкән». Шагыйрә Гөлнур Архипованың өчесе узды

Мин көземдә калам. Сары сентябрьдә. Чакырмагыз мине кышларга… — дип язган шагыйрә, мөгаллимә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова соңгы шигырьләренең берсендә. Күңеле сизгәндер, быелгы көз аның гомер юлында соңгысы — 10 октябрь көнне коронавирус зәхмәте аркасында ул мәңгелеккә күзләрен йома.

news_top_970_100
«Үләр алдыннан әни гел әти белән сөйләшкән». Шагыйрә Гөлнур Архипованың өчесе узды
Архиповларның шәхси архивыннан

Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова — күпсанлы җырлар, шигырьләр авторы, язучы, мөгаллимә. 1959 елның 9 октябрендә Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында дөньяга килгән. Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасын да башкарган. Соңгы 1,5 ел гомерен Буада яшәп иҗат иткән. 62 яшендә Буа район хастаханәсендә вафат була. 11 октябрьдә туган авылында соңгы юлга озаталар.

Табиблар «әниегез көне буе әтиегез белән сөйләшеп ятты» дип әйттеләр»

Гөлнур Архипованы ковид белән авырып, хәле авырайгач, 30 сентябрьдә хастаханәгә улы Радислав Архипов салган була. Табиблар аның гомере өчен 10 көн көрәшә. Үләренә бер ике көн кала Гөлнур апаның хәле яхшырып та киткән кебек була, тик бик санаулы мизгелләргә генә. Әйтерсең лә, бик болытлы көнне тиз генә кояш чыгып алып, аннары янә болыт белән томаланган күк.

— Әнидән дә якын кеше юк инде ул. Ачык иде, кеше белән элемтәгә җиңел генә керә белә иде. Минем өч кыз, бер малай. Балалар бик ярата иде аны. Әни күп вакытын алар белән үткәрә иде.

Әни безне беркайчан истә калырлык итеп орышмады, авыр сүз әйтмәде, без үзебез дә йөзенә кызыллык китермәскә тырыштык. Безнең өчен бик кайгырып торды. Әти үлгәнгә 20 ел булды. Әти белән бергә 20 ел тордылар, аннары тагын ялгызы 20 ел яшәде.

Хастаханәгә үзем алып бардым. «Юк, бармыйм беркая, өйдә үләм, хәлем юк, улым» диде. «Әни, барабыз» дидем. Томографиягә керттем, анализлар бирдереп озаттым. Хәле бик авыр, каядыр күчереп йөртү ярамый, Казанга җибәрергә куркыныч, диделәр. Үпкәсе 49-51 процент зарарланган дип куйдылар. Хроник чирләре дә күп иде аның. Шикәр чире дә, операцияләр дә күп ясатты — хатын-кыз әгъзаларына да, кан тамырларына да. Аякларым сызлый, башым авырта дия иде, гел даруда булды инде ул.

Хастаханәгә барганчы ук үлем турында уйлады инде. Соңгы шигырендә дә чагыла ул. Сизгәндер инде ул аны. Хастаханәдән дә телефоннан язып җибәргән иде. Без әтигә «папа» дия идек. «Улым, папаң янымда басып тора» дип язып җибәрде. Аның хәле узган атна сишәмбе-чәршәмбе тирәсендә бик начарланган иде. Аңында түгел иде. Табиблар: «Әниегез көне буе әтиегез белән сөйләшеп ятты» дип әйттеләр.

9 октябрь аның туган көне, туган көне алдыннан 8е аңына килгән булган, сатурациясе дә күтәрелеп киткән — 92 гә җиткән. Иң авыры артта калды, хәле яхшырырга тиеш, дип өметләнгән идек. Туган көнендә иртән, күңеле күтәрелсен дип, хастаханәгә — реанимациягә чәчәкләр керттем. Аңында, әкрен генә сөйләшеп ята, диделәр, ләкин шул көнне кичен хәле кисәк начарайган.

Якшәмбе шалтыратып, сатурациясе 68 гә төште, хәле начар, аңында түгел, көтегез, без аны бу хәленнән чыгара алмыйбыз, диделәр. 2 нче яртылар тирәсендә «әниегез үлде» дип шалтыратып әйттеләр. Ә бит пәнҗешәмбе, җомгамы, хәл кергәч, чәчләрен тарап утырган әле ул, әзерләнгән инде… Яшьрәк китте шул. Тагын 20 ел яшәсә дә, 82 яшь кенә булыр иде бит әле, — дип сөйләде безгә Гөлнур апаның улы Радислав Архипов.

Гөлнур Архипова узган ел көзен дә ковид белән авырып алган. Ул вакытта җиңелрәк формада кичергән, үпкәсе 1-3 процент зарарланган булуын күрсәткән. «Быел, күрәсең, авыррак булган. Ә башында симптомнары да куркыныч түгел иде, салкын тию кебек кенә башланган иде, температурасы уйный башлагач, хастаханәгә алып бардык», — диде.

«Соңгы вакытта әти турында күп сөйләде»

Кызы Альбина Архипова әнисенең былтыр ковид белән авырганнан соң аллергиясе барлыкка килгәнен әйтте.

— Сакланып кына йөрде инде, ярамаган әйберләрне кулланмады. Иммунитеты какшаган булгач, быел да вирусны тиз эләктергән, күрәсең. Шушы чире өзлегүләргә китерде. Тереләм дип өметләнгән иде ул, туган көнен дә уздырам дигән иде, нишләтәсең бит…

Ул башта атна башында сентябрьнең 27 ләре йөткерәм дип йөргән иде. Гади салкын тигән кебек кенә башланды. Аннары кисәк температурасы күтәрелеп китте. Анализлар биреп, каннарын тикшереп йөргән арада, хәле тагын да начарайды, температурасы 38-39 га менде. КТ (компьютер томографиясе — Т.И. искәрмәсе) ясаттык, хастаханәдә ПЦР алганнар, нәтиҗәсе тискәре килде. Ул шундый вирус икән, динамикасын билгеләп булмый.

Гел әти турында, иртә ташлап китте, дип кайгыра иде. Әти киткәненә 20 ел. Соңгы вакытта әти турында күп сөйләде.

Әни бик якты күңелле, яхшы, зирәк, акыллы кеше иде. Эмоциональ яктан безгә ярдәм итте, рухландырды, киңәшләре белән булышты. Без дә, үз чиратыбызда, аның эшен хуплап, рухландырып торучылары идек.

Дөрес яшәргә, кешеләргә булышырга, туганнар турында уйларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтте. Без аңа яхшы балалар, ул безгә кайгыртучан әни булды, — дип уртаклашты кызы.

Гөлнур Архипова кул эшләренә дә маһир булган. Мәктәпкә, балалар бакчаларына кулдан ясалган эшләнмәләр сораганда, оныклары өчен күңеле тыныч: ул аларны «эх» тә итмичә ясаган да биргәндер дип күз алдына килә. Улы Радислав аның балалар белән бергә чәчәкләр ясап утырганы, бәйләргә өйрәткәне турында сөйләде. Альбина әле сентябрь башында гына кул эшләнмәләре ясарга кирәк-яраклар алып кайтканын әйтте.

— Сумкалар, кошелеклар бәйли, чәчәкләр ясый, чигәргә ярата иде. Оныклары йөргән мәктәп, балалар бакчалары өчен ясап бирә иде. Фатирга керсәң, гел аның кул эшләре, күңелгә авыр… Крючок белән шәлләр бәйләп, дусларына истәлеккә бүләк итә иде, — диде.

«Туган көненә кайтырга әзерләнгән идек»

Мәрхүмәнең бертуган энесе Ирек Әхмәдуллин апасы белән бик җылы мөнәсәбәтләрдә булганын әйтте.

— Кисәк китеп барды шул. Башка сыймый. Икенче әниебез кебек иде бит. Олы апа булганга аның кул астында үстек инде. Әниләр гел эштә булды. Мин бик шук идем, гел апага мескенемә эләгә иде минем аркада.

Кешелекле, бөтен кайгыны, безнең проблеманы үзенеке кебек кабул итә иде. Гел шалтырата, туганнар группасына ватсапта гел яза иде. Үзенекен беренче урынга куймады, безнекеләрне беренче урынга куя иде. Җизни дә, апа да иртә китте, урыннары җәннәттә булсын! Мәкерле вирус… Без апа чирләгәнче үзебез дә авырып алдык.

Үкенечләр дә бар инде. Былтыр туган көненә бара алмадык. Пандемия дидек. Быел шулкадәр әзерләнгән идек барырга, бик ярата иде очрашып, сөйләшеп утыруларны. Мин үзем баянда уйныйм, баян белән җырлашып утырырбыз дигән идем, насыйп булмаган шул. Балык Бистәсендә бер туган көнен дә калдырмаска тырыша идек, төне буе җырлап утыра идек. Әни исән вакытта әнине дә алып бара идем, — дип хатирәләрен яңартты Ирек абый.

Шагыйрә Гөлнур Айзат Инстаграмдагы сәхифәсендә адашы турында бик җылы, йөрәкләрне теләрдәй пост урнаштырган.

Адашым белән соңгы тапкыр телефоннан сөйләшүебез колак төбендә:

«Адашым, барып чыгам әле сиңа киләсе атнада. Оныгымны берәр көн әтисе алыр мәктәбеннән. Барасым, синең белән озаклап сөйләшеп утырасым килә…синең үлән чәйләреңне эчеп. Никтер синең чәйләр миңа тәмлерәк тоела. Ничә эчкәнем бар сездә, гел тәме авызда кала…

«Ник Язучылар союзына гариза язмыйсың?» — дисең. Кем минем өчен йөри инде? Мин кемгә кирәк инде? Күңелем кушканны язгаласам, миңа шул җитә.

Буагызга ияләшә алмыйм. Чулманым җитми миңа монда. Чулманым ярында басып торасым килә. Бик сагынам, адаш. Буа һавасы януымны басмый. Син ничек иҗат итеп яшисеңдер бу Буада, хәйран калам. Бер көнне паркка барып килдем. Агачлар белән серләшеп кайттым. Кемгәдер сөйлисе килә бит. Көзне яратам мин, төсләрен яратам.

Я, адаш, күрешкәнгә кадәр. Кайчан киләсемне шалтыратып әйтермен яме. Чәеңне куя торырсың…»

Ә син менә әйткән сүзеңдә тормыйча, бүген кайтмаска китеп баргансың…Шулай ярыймыни инде, Адаш?! Гөлнур адашымны чәй кайнаган, чәй эчкән саен сагынып искә алырмын инде, — дип язган Гөлнур Айзат.

«Ярларына сыя микән бүген Чулман?»

Шагыйрә Ландыш Габдрахманова да Гөлнур Архипованы сагынып искә алды.

— Затлы иде Ул! Чибәр! Зыялы! Ул сөйләшүләре, ул киенүләре… Кул эшләренә осталыгы. Иҗаты-аерым бер дөнья. Һаман китүе белән килешә алмыйм. Күңелем белән һаман Аның белән сөйләшеп йөрим. Соңгы тапкыр туган көнемдә шалтыратты. Гадәттә, туган көндә телефон тынып тормый, ә Гөлнур апа белән сөйләшкәндә ник бер кеше шалтыратсын. Сәгатьтән артык вакыт узып киткәнен сизми дә калганбыз. «Ландышым» — дия иде ул мине яратып. Күбрәк Ул сөйләде. Мин тыңладым. Шундый матур теләкләр теләде.  Ул сөйли, мин елыйм… Бәхетле иде Гөлнур апа. Улы, кызы белән горурланды. Оныкларын сөеп туймады. Шулкадәр тәмләп сөйли иде аларны. Тормышны, кешеләрне яратты. Соңгы елда Чулманын сагынып өзгәләнде. Унбиш елга якын сөенечләрне дә, көенечләрне дә бергә уртаклаштык. Тиздән китабым чыгачак, дигән иде…

«Син көн дә иртән уянгач, бер генә булса да җөмлә язып куй, ул җөмләң бәлки матур, камил дә килеп чыкмас, ләкин син яз, язмасаң каләм тутыга башлый ул. Нәкъ шул җөмлә бәлки киләчәктә сиңа шигырь туарга җирлек булыр» — еш кабатлый иде бу сүзләрне миңа. Ә мин, ялкау, я онытам, я вакыт юк…  Ә бүген… иртән, таң атканда язып куйдым: Ярларына сыя микән бүген Чулман?»

«Татар-информ» агентлыгы Гөлнур Әхмәдуллина-Архипованың якыннарының тирән кайгысын уртаклаша! Авыр туфрагы җиңел булсын! Урыны оҗмах түрләрендә булсын! Бу язма аның рухына дога булып барып ирешсен дигән теләктә калабыз. Тыныч йокла, Гөлнур апа!

Гөлнур Әхмәдуллина-Архипованың соңгы шигырьләренең берсен тәкъдим итәбез.

Мин көземдә калам.

Сары сентябрдә.

Чакырмагыз мине кышларга.

Язларга да мине өндәмәгез,

Иярә(а)лмыйм очар кошларга.

Мин көземдә калам.

Алтын сентябрьдә.

Көзге кояш нуры түгелгән

Алтын яфрак яткан аланда.

…Сары сагышларга күмелгән

Кызыл миләш белән балан да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100