Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызымның матурлыгын күңелем белән тоям» - күрмәүче җырчы Альбина Абрамова әни булган

Күзләре күрмәүче җырчы Альбина Абрамова ярты ел элек — 2021 елның 23 апрелендә әни булган. Бүген Гөлсирин исемле кызчыгы ай үсәсен көн үсеп, әнисен сөендерә.

news_top_970_100
«Кызымның матурлыгын күңелем белән тоям» - күрмәүче җырчы Альбина Абрамова әни булган
Альбина Абрамованың шәхси архивыннан

Йөклелек чорында да ул: «Аллаһка шөкер, йөклелек чоры бик әйбәт уза. Үземне яхшы хис итәм. Әни булу бәхетен насыйп иткән Аллаһы Тәгаләмә, язмышыма рәхмәтлемен. Башка артистлар баланың малаймы, кызмы булуын яшерә. Мин исә яшермим, без кыз көтәбез. Исемен дә уйлап куйдык, әмма анысы әлегә сер булып калсын. Тугач та хәбәр итәрбез, Аллаһы боерса», — дип сөйләгән булган.

Сөйләгәннәре чынга ашкан: 23 апрель көнне Альбина Абрамова Казандагы Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә бала таба. Табиблар аңа кесарев кисеме ясый, чөнки күзләре аркасында үзенә бала тудырырга ярамый.

Альбина безгә әни статусындагы тормышы турында сөйләде.

Кызым тугач, тормышым тагын да ямьләнеп, җанланып китте, чөнки кызым — ул минем тормышым. Мин Аллаһы Тәгаләгә әни булу хисен бүләк иткән өчен бик рәхмәтле. Шундый матур кызым бар. Кызым тугач, тормышымда матурлык күбәйде.

Әни булуыма ышана идем, бу минем хыял иде. Без, күрмәүчеләр, балалар — безнең булышчыларыбыз, күңел көзгебез, дибез. «Кызым — минем күзләрем», - дип гел әйтә киләм. Үсә төшкәч, ул мине йөртер дип ышанып калам.

Шөкер, баланың бөтен җире сау-сәламәт, табибларга ай саен йөрибез. Үзем күкрәк сөте белән имезәм. Өстәмә ризык та керттек.

Мин хәзер әти-әни белән торам. Без гаилә белән Түбән Камадан тулысынча Казанга күчендек,анда абый гына калды.

Шундый матур кызым бар, дисең Альбина. Син аның матурлыгын ничек тоясың?

Күрмәсәм дә, баланы күзаллау бар бит ул барыбер. Аның матурлыгын күңел күзе белән тоемлап була.

Әни белән бала арасында элемтә, бәйләнеш бик көчле. Анысын да сизәсеңме?

Бик сизәм, гап-гади бер очрак. Минем бервакыт кәефем китеп алган иде. Шул вакытта бала битен минем биткә куеп ятты. Әйтерсең лә, сизә…Бәйләнеш бар: мин сөенсәм, ул сөенә, кәеф кырылган чак булса, иңбашыма башын куя, битне биткә тери. Үзе болай бер дә көйсез түгел ул, тыныч, уйнап та ята. Сабыр, акыллы бала, Аллаһка шөкер. Үскәч, бер терәк, бер юаныч инде үземә. Сөенеп туя алмыйм.

Кызыңа Гөлсирин дип исем кушу теләге каян туганын чамалыйм инде…

Әйе, җырчы Гөлсирин Абдуллина исемен беренче тапкыр ишеткәч, күңелгә кереп калды. Башка исемне сайламадым да, башкарак исем кушмыйсыңмы дип тә әйтеп карадылар, фикерем үзгәрмәде. Мин үземә, кызым тугач шул исемне кушачакмын, дип сүз куйган идем. Аллаһка шөкер, шул исемне куярга насыйп булды. Әле ул вакытта мин бәбигә дә узмаган идем. 3-4 ел элек уйланып куелган иде инде ул.

Бүген Гөлсирин нинди һөнәрләрен күрсәтә соң?

Гөлсирин утырып тора башлады, артка үрмәли, без инде алдына уенчыклар куеп, алга үрмәләттермәкче булабыз.

Күрмәүне төзәтеп булмыймы инде, Альбина? Бәби тапкач, берәр үзгәреш булмадымы?

Күзләрдә бернинди үзгәреш сизмим. Кояш, ут яктысын, гомумән, яктылыкны чип-чиста күрәм, башка бер әйбер күрмим. Табиблар өметләндерми. Күрүне кайтарып булмый инде аны. Мин җитлекмичә, тик сау-сәламәт булып туганмын, ләкин авырлык җитмәгәч, мине колпакка тыгып куйганнар. Камерада артыгын тотып, күзнең челтәр катлавына зыян килгән. Бу табиблар хатасы.

Син бит әле кинода да төшкәнсең. Бу идея каян туды?

Бер ел элек иҗатымда зур проект өстендә эшләдек, «Күңел күзе» дигән телевизион фильм төшерелде. Моны Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев тәкъдим итте. Энҗе һәм Илфат Камалиевалар минем иң беренче клипта да төшкәннәр иде. Шул клиптан соң кино идеясе белән чыктылар. Без бик рәхәтләнеп ризалаштык. Җиң сызганып эшкә керештек. 7 сентябрь көнне «Мир» кинотеатрында киноның премьерасы булды. Тамашачыларга рәхмәт, җылы кабул иттеләр.

Әтиемә рәхмәт. Сценарий авторы Илһам Гомәровка, режиссер Энҗе Камалиевага рәхмәт әйтәсем килә, бербөтен дустанә команда булып эшләдек. Әлеге фильмда күрми торган кызның ничек яшәве, предприятиедә ничек эшләве чагылыш таба. Әти генераль директор, мин аның урынбасары булам. Әтиле-кызлы рольләрне уйнадык. Асылы шул: күрми торган кыз эштәге бөтен вак-төяк мәшәкатьләрне күңел күзе белән күреп, күңел халәте белән сизеп, аларны ничек тә хәл итәргә тырыша. Ул сәгать ярымлык фильм. Съемкалар Кариев театрында, безнең фатирда булды.

Җырлау сәләте каян килгән сиңа, Альбина?

Әти, әтинең апасы җырлый, дәү әни дә җырга гашыйк, алар үзешчәннәр.

Киләчәктә яңа җырлар яздыру хыялы бар. Яңадан-яңа проектлар өстендә эшләп, яңа клиплар төшерүне ниятлим.

Төшенкелеккә бирелгәндә, ничек тынычланасың?

Тормышта төрле вакытлар була. Гел шатланып та йөреп булмый, төшенкелеккә бирелгәндә, кызым юандыра. Кызыма бишек җырлары көйләргә тырышам. Мәхәббәт, тормыш тематикасына җырлар, төрле китаплар тыңларга яратам.

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100