«Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла: ун кеше янына барып, Сабантуй үткәрү кирәкме?»
Сабан туйлары кайда булса да, күпме кеше өчен булса да, бик кирәк һәм бик мөһим. Бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында катнашучылар шундый фикер белән кайтып киткәндер, шәт иншәәАллаһ.
Һәрхәлдә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов аңламаганнар да аңларлык итеп сөйләде. Тиешле нәтиҗә ясап, кайсы – куен, кайсы күңел дәфтәренә теркәп куйгандыр, мөгаен.
Сабан туйларының татар милләте өчен әһәмияте, милли асылыбызны, үзенчәлекләребезне саклап калу турында фикерләр күп яңгырады утырышта. «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» («Сохранение национальной идентичности татарского народа») программасын гамәлгә ашыру чаралары турында Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов сөйләде. Бу үзенә күрә 2024-2026 елгы эшчәнлеккә йомгак ясау иде.
Ленар Хәкимҗанов сүзләренчә, «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» программасына кертелгән 64 чараны үткәрү өчен 111 миллион 370 мең сум акча каралган булган. 2026 елның 1 ноябренә булган мәгълүматларга караганда, үтәлгән чараларга чыгымнар 87 миллион сумнан артып киткән. Бу планлаштырылган акчаларның якынча 80 процентын тәшкил итә. Дәүләт программасында каралган чараларның 60 проценты үтәлгән. Калганнарын елның дүртенче кварталында тәмамлау ниятләнә – «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале, «Шәҗәрә – моя родословная» Бөтенроссия конкурсы, «Әпипә» Бөтенроссия татар халык биюе телевизион конкурсы шулар исәбендә.
Пенза өлкәсендәге Бөтенроссия авыл сабан туен 55 мең кеше тамаша кылган булса, Омск шәһәрендә XXVI Федераль Сабан туенда 70 меңнән артык кеше катнашкан. Моннан тыш, милли бәйрәмебез Салехардта, Ленинград өлкәсе Энколово авылында, Мәскәүдә «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә дә узган.
Ленар Хәкимҗанов Сабантуйларга килүчеләр артканнан арта баруы турында бик «әппетитләп», горурланып сөйләсә дә, берзаман аерым берәүләргә бу сүзләр артык купшы тоелды кебек. Янәсе, Сабантуй үткәреп кенә ерак китеп булмый.
«Сабантуйга кеше килүе генә милли үзенчәлекне саклап калу түгел ул...»
Депутат Мәгъзүм Сәлахов Сабантуй уздыру, анда килүчеләр арту гына милли үзенчәлекне саклап калуга булышуга шиген белдерде. Сабан туйларын үткәрү нәтиҗәлелеген ничек бәяләргә була дип тә кызыксынды. «Кеше килүе генә үзенчәлекне саклап калу түгел ул, анда татарлар гына түгел, башкалар да йөри ял итәргә. Үзенчәлек, милли асыл – ул бераз бүтән нәрсә», – ди Мәгъзүм Сәлахов.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Ленар Хәкимҗанов Сабан туйлары һич кенә дә «галочка» өчен түгел, ә күңел салып оештырылган, күпләрнең хезмәте кергән бәйрәм булуын әйтергә теләде. «Кызык, нәтиҗәле булмаса, кеше килмәс иде дә. Әнә «Печән базары»на килүчеләр дә 20 процентка артты», – диде министр урынбасары.
«Татарстанның мәдәният көннәре була, ләкин анда беркайчан да язучыларны чакырганнарын хәтерләмим»
Мәгъзүм Сәлаховның соравына гына түзәр идең, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың аңа кушылуы утка май өстәгән күк булды.
Сүз уңаеннан әйтим, «идентичность» дигән сүзнең әллә ничә төрле тәрҗемәсе бар: милли үзенчәлек, милли бердәйлек, милли тәңгәллек дигән вариантлары да очрый, депутат Ркаил Зәйдулла аны «бербөтенлелек» диде.
«Бербөтенлек турында сөйләгәндә, башка телдә сөйләсәм килешеп бетмәс, шуңа татар телендә сөйлим, – дип кинаяле генә алдагы чыгыш ясаучыларга төрттереп тә куйган кебек итте. – Мәгъзүм абый дөрес әйтте, бербөтенлек – ул бергә җыелып Сабантуй үткәрү генә түгел, ул аның бер элементы гына. Милләтне милләт итә торган милли мәктәпләр булырга тиеш дип заманында күп сөйләштек инде, һәм дә әдәбият», – дип Ркаил абыйга зар-интизарын белдерергә җае да чыгып куйды.
Татарстанның мәдәният көннәре була, ләкин анда беркайчан да язучыларны чакырганнарын хәтерләмим. Әдәбият булмаса, милли мәдәният була алмый. Әдәбият юкка чыга икән, башка сәнгать өлкәләре дә юкка чыгачак. Мин Мәдәният министрлыгына, конгресска килеп: «Безнең берничә язучыны алып барыгыз инде» – дип, баш иеп килгәндә, каршылык булмады, әлбәттә, ләкин бу табигый булырга тиеш, һәр чара алдыннан мин килеп, мескенләнеп йөрергә тиш түгел бит инде. Язучы бишенче тәгәрмәч түгел бит ул, ул милләтне милләт иткән арка сөяге, ягъни «стержень», – ди Ркаил Зәйдулла.
«Әдәби чараларга чакыру җибәреп торабыз, Мәдәният министрлыгыннан бер кешенең килгәне юк»
Мәдәният министрлыгына дәгъвасы әле моның белән генә төгәлләнмәгән иде.
Гомумән, соңгы вакытларда әдәби чараларга чакыру җибәреп торабыз – алардан бер кешенең килгәне юк. Әлбәттә, аларда тел проблемалары бар, анда махсус сайлап алалар бугай татар телен белми торган кешеләрне. Ленар (Хәкимҗанов – ИТ.иск.) турында әйтмим, ул татар телен әйбәт белә.
«Динә (Гәрәева – ИТ.иск.) дә белә», – дип кушылды берзаман янәшәсендәге Илгиз Зәйниев.
«Анысы кем тагын, ишеткәнем юк!» – ди Ркаил абый. Димәк әле, шушы көннәрдә генә мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнгән Динә Гәрәева татарча сөйләме белән Ркаил Зәйдулланы бер сөендереп алса, иллә дә шәп булачак икән.
Алга таба Ркаил Зәйдулла «Татар кызы» бәйгесен телгә алды. «Шагыйрьләрдән дә кызларга әйбәтрәк бәя бирүче тагын кем була ала?! Анда жюрида бер шагыйрь булырга тиеш», – дип әйтүе булды – «Һәм бар да!» – дигән җавап ишетелде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакировтан. Шуннан китте кыска диалог.
Кем ул?
Резидә Зәйниева!
Хатын-кызны хатын-кыз бәялимени?
Ир-атны билгеләү мәсьәләсен карарбыз.
Әлбәттә шулай!
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
«Ун татар янына унбиш кеше барып Сабантуй үткәрүнең бер файдасын да күрмим, гафу итегез!»
Сабан туйлары турында фикер алышулар дәвам итте. Ленар Хәкимҗанов әйтүенчә, хәзер Европа илләренә барулар әлегә туктатылып тора, шулай да быел Сербиядә Сабантуй уздыру инициативасы булганын әйтте. «Уйлашырбыз, бәлки, читкә чыгып Сабантуй үткәрү дәвам итәр», – диде.
Данис Шакиров, чит илләрне дә кертеп, 4 меңнән артык Сабантуй үткәрелде, дип өстәде – Америкада өч штатта, Перуда, Абхазиядә...
Чит илләргә барып Сабантуйлар үткәрүне Ркаил Зәйдулла әллә ни өнәми дә булып чыкты.
– Австралиядә, Франциядә Сабантуйлар уздыруның безнең халыкның бербөтенлегендә нинди роле бар? Берничә ел элек Томскида булган идем. Анда Казаннан килүчеләр җирле халыкка караганда күбрәк тә иде. Көрәшчеләре дә бездән, Теләчегә бирелә торган машинаны нигә анда алып барып, кире алып кайтканнардыр? Монда гына калдырып та була бит инде аны. Ун татар янына унбиш кеше барып Сабантуй үткәрүнең бер файдасын да күрмим, гафу итегез, – дигән фикерен җиткерде, тик теләктәшлек белдерүчеләр генә табылмады.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Данис Шакиров әйтүенчә, һәр җирле Сабантуй чыгымнарын җирле татар эшмәкәрләре каплый. «Без артистларны гына юллыйбыз», – диде.
«Сабантуйлар күп үтә, кеше килә, ә халык саны кими. Сабантуйлар күңелле, ләкин бербөтенлеккә бернинди катнашы юк, безгә хәрәкәт юнәлешен үзгәртергә кирәк төсле. Тарихи әсәрләр дә күбрәк кирәк, театрлар тарихтагы күренекле шәхесләрне күрсәтерлек пьесалар куярга тиеш», – диде Ркаил Зәйдулла.
Илгиз Зәйниев моның белән килешмәвен белдереп, Тукай, Такташны күрсәткән әсәрләр сәхнәгә чыкканын искәрткәч: «Бу мәсьәлдә эшлисез, тагын да ныграк эшләргә кирәк алайса», – дип җавап бирергә мәҗбүр булды.
«Сабан туйларын бетерсәк, без инде ун ел элек беткән булыр идек, минемчә»
Илгиз Зәйниев үзе дә сүз алды. Бик кискен сүзләрдән сакланырга, сүзне үлчәп кенә, чама белән әйтергә кирәклегенә дә ишарәләп алды үзе чыгышын башлаганчы.
Сабантуйларның нәтиҗәлелеген чыннан да ничек бәяләргә? Без аларның нәтиҗәлелеген бәяләп бетерә алмыйбыз, ләкин ул чараларны бүген бетерсәк, без инде ун ел элек беткән булыр идек, минемчә. Дөрес, бәлки алар симптомнарны ябып торадыр, ләкин әлегә ул тотып тора әле безне, – диде ул.
«Чаршау...» – дип шәрехләгән иде дә Ркаил Зәйдулла, «Юк, чаршау ул күз буяу, ә бу безне чыннан да әлегә тотып тора», – дип җавап кайтарды Илгиз Зәйниев.
Без сәбәпләрен бик әйбәт беләбез. Бүген татар теле ник кирәк? Татар теле укытучысы, Язучылар берлеге рәисе, татар җырчысы булыр өчен. Бүтән җирдә кирәк түгел!
Нигә татар авылында инглизчә өйрәнә алалар, ә татарча белмиләр, чөнки аңа инглиз теле киләчәктә кирәк булачак. Татар телен кирәк дип санамый ул. Балага җиңел һәм кызык кирәк, бөтен кызык әйбер русча. Гарри Поттерны яз! Беркем дә балалар укырлык итеп язмый бит. Без аны яза алмыйбыз. Гаеп үзебездә! Кызыкны тудыра алмыйбыз, – дип гаеп тануга күчте Илгиз Зәйни.
«Монда беркем дә Сабантуйга каршы сөйләми», – дип Ркаил Зәйдулла дөрес аңлауларын сорады.
«Мин, гомумән, аптырашта: татарны сөйгән кешенең Сабантуйларың милли үзенчәлекне саклауда роле юк дип әйтүе нигезсез кебек. Чыннан да Сабантуйлар – милләт асылының, үзенчәлегенең бер өлеше генә диделәр. Үлчәүгә куймый торган мәсьәләләр шактый, программа чараларының нәтиҗәсе соңрак, берничә елдан да күренергә мөмкин», – дип фикерен белдерде Данис Шакиров.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
«Программа өстән эшли, ә тел астан үлә»
Депутат Ирина Терентьева фикеренчә, «Сабантуйга килүчеләр артуы барыбер әйбәт, кызыксыну күрсәткече ул. «Татарча диктант»ның популярлыгын да әйтеп узды берочтан. Шулай да, кимчелекләр дә бихисап.
Татар теле чыннан да кирәк, файдалы булган өлкәләргә басым ясарга кирәк. Татар теле бәйрәмнәрдә генә кулланылып калмасын иде. Программа өстән эшли, ә тел астан үлә... Тел сөйләшүчеләрен югалта – бу төп каршылык, халык санын исәпкә алу буенча югалтулар зур булды, – диде.
Ниндидер чаралардан ул, әйтик, билингваль балалар бакчаларында балалар белән ата-аналар өчен тел буенча курслар кертеп булыр иде, дип саный. Телне балалар бакчасында ук сеңдерергә кирәк, дигән уйда ул.
Дәүләт Советы депутаты Рима Мөхәмәдшина беренче чиратта балалар белән бәйле уйларын җиткерде.
Алар безнең милли үзенчәлекне сакларга тиеш. Алар күбесе онлайн форматта хәзер. Алар белән онлайн эш турында бер чара турында да ишетмәдем. Балалар күңеленә керәсебез килә икән, кыска гына, кызыклы, уен формасында материаллар кирәк, башларына гел-гел тамызып торырга кирәк аларның, – ди ул.
Сүз уңаеннан, Рифкать Миңнехановның ЮХИДИда эшләгән чакларын да искә төшерде. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча киңкүләм проект нәтиҗәсендә балаларның әти-әниләренә «миңа саклык каешын эләктерегез» дигән сүзләре казаныш булуын искә алды һәм: «Балалар челтәрдә утыра, уйланыйк», – дип өндәде.
Ул «Печән базары» ничек милли киемне модага керткән булса, телне, татарча сөйләмне дә модалы итәрлек чаралар кирәк дигән фикерен әйтте.
«Мәктәп, көллият, югары уку йортлары базасында татар мәдәният үзәкләрен оештырып булыр иде»
Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева фикеренчә, татар теле дәресләре җитми дип кенә утырасы түгел, тәрбия эше дә зур өлеш кертә.
Безнең университетта татар мәдәнияте үзәге эшләп килә, татар эшмәкәрләре дә килә. Мәктәп, көллият, югары уку йортлары базасында татар мәдәният үзәкләрен оештырып булыр иде. Мәгариф, Мәдәният министрлыклары шундый тәкъдим белән чыгып, милли үзәкләр барлыкка килсә, яшьләр төрле зыялылар белән очрашуларда да катнаша алыр иде. Бәлки, грант формасында оештырып булыр бу эшне, – диде.
Комитет әгъзасы булмаса да, «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисовага да сүз алырга рөхсәт иттеләр.
«Татар малае», «Татар кызчыгы» бәйгеләре бар. Ун ел элек Казан шәһәренең 176 балалар бакчасын йөреп чыктык – татарча катнаштырырлык бала таба алмадык. Хәзер атлыгып торалар. Ел саен Казанда гына да 500-600 бала катнаша, – дип алга китеш барлыгына ишарәләде.
Кемнәндер гаеп эзләгәнче, үзебез милләт җанлы кешеләр буларак эш-гамәлебезгә үзгәреш кертергә кирәк!
Фикер алышуларга Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов нокта куйды.
Минемчә, бу темага җитдирәк әзерлек кирәк булган, эзлеклелек җитеп бетмәгән кебек тоелды миңа. Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигән мәкаль бар бит. Айрат Ринатовичның (Зарипов – комитет рәисе – ИТ.иск.) утырышны алып бара торган кәгазен карадым – «хәерле иртә» дигән сүз дә юк! Ә үзебез татар халкының милли үзенчәлекләре турында сөйләшәбез, – дип шелтә дә белдереп алды.
Бу темага тирәнрәк кергән саен төпсез икәненә көннән көн инана барам. Телгә мөнәсәбәттә халык күңеле үзгәрә башлаган кебек – берникадәр җылылык бар үзе. Балалар, ата-аналар тарафыннан да….
Без бушлыкны сүгәбез! Тел бетә, кая барабыз, кемгә кирәк инде ул, дибез... Без нәрсәнедер камчылыйбыз. Кирәкми зарланып йөрергә, сөйләшергә кирәк. Көндәлек гамәлебездә кайсыбыз Конституциядә язылган ике дәүләт телен тигез күләмдә куллануны үти?! Үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез?! Урамга чыгабыз да бушлыкны сүгеп йөрибез. Кемнәндер гаеп эзләгәнче, кемгәдер эш кушканчы, үзебез милләт җанлы кешеләр буларак эш-гамәлебезгә үзгәреш кертергә кирәк!
Фото: © «Татар-инфори», Владимир Васильев
«Ә ник моны фәлсәфә итеп кабул итмибез?! Татар күңеле гаделлектә дип!»
Сабантуй турында күп әйтелде. Татар көрәшен генә алыйк, бу – гадел мөнәсәбәттә җиңүне ачыклау бит. Татар көрәшендә аяк чалу ярамый. Ә башка көрәшләрдә ярый. Ә ник моны фәлсәфә итеп кабул итмибез?! Татар күңеле гаделлектә дип. Ә туры баганага менү – ул бит бөеклеккә, олы максатка омтылу дигән сүз. Сабантуйның һәр алымында – тирән фәлсәфә. Традицияләр, халыкның тормышы, гамәле белән килеп урнашкан ул. Аның дәрәҗәсен һич төшерергә, аның белән авыз чайкарга ярамый. Ул әлe киләчәк тормышыбызда алтын баганабыз булырга мөмкин, – диде Марат Әхмәтов.
Башкаларны гаепләп, кимчелек табып йөрүчеләргә ул: «Караңгылыкны сүгеп йөргәнче бер шырпы булса да кабыз диләр», – диде. Марат Әхмәтов, шулай ук, бөтен гаилә белән бергәләп «Яңа гасыр» телеканалы тапшыруларын карарга киңәш итте. «И, туган тел, и, матур тел» логотибы белән дистәләгән проект гамәлдә. Карагыз бергәләп, үзегез дә туган телгә тартылырсыз!» – диде.
Утырышта катнашучылар Сабан туйларының нәтиҗәлелеген бәяләү өчен индикаторлар билгеләргә кирәк дигән уйларын да җиткерде. Марат Әхмәтов бу мәсьәлә буенча эшче төркем төзергә, индикаторлар методикасын эшләргә күрсәтмә бирде.
Ленар Хәкимҗановка мөрәҗәгать итеп: «Кирәкле финанс ярдәме күрсәтербез. Татар халкының милли сыйфатларына хас гамәл яки традицияләрнең фәлсәфи тирәнлеген ачу буенча әзерләгез проект! Без биш куллап булышырга әзер», – дип төгәлләде Марат Әхмәтов.