Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызыл Яланда ялан кыр гаугасы: гөлбакча буласы урында агачларны чапканнар

Чистай районы Кызыл Ялан авылы халкы авыл читендәге буш урынга агачлар утырткан булган. Ләкин җирлек башлыгы бу территориянең печәнен, бер уңайдан, «корыганнар» дип, агачларны да тракторга чаптырып ташлаган. Агачларны утырткан кешеләр моңа ризасызлык белдерә, җирлек башлыгын ваемсызлыкта гаепли.

news_top_970_100
Кызыл Яланда ялан кыр гаугасы: гөлбакча буласы урында агачларны чапканнар
Әхәт Хафизов фотолары

Чистай районы Кызыл Ялан авылы Татар Талкышы авыл җирлегенә керә. Биредә туксаннан артык хуҗалык бар. Яшь буынның күбесе район үзәгенә күченгән. Чистайдан ерак булмау сәбәпле, алар да авылны ташлап бетерми - күбесе кайта-китә йөри, ял көннәрендә авыл гөрләп тора.

 

Фото: © Авыл янәшәсендәге күлгә ел да аккошлар килә

Кызыл Яланга кергәндә җәелеп киткән бер матур алан бар. Авыл халкы өчен үзенчә бер тарихи урын да әле ул. Татар Талкышы авылыннан аерылып, шушы урынга күченеп утыргач, Кызыл Яланның бер бае биредә ат абзары тота. Атларга су эчерә торган зур коесы хәзер дә сакланып калган.

 

Фото: © Борынгы кое

Менә шушы урында авыл халкының очрашып, ял итү урыны, төрле бәйрәмнәр үткәрү мәйданчыгы ясау идеясен Кызыл Яланда туып үскән, озак еллар икътисад өлкәсендә эшләп, хәзер лаеклы ялга чыккан Әнвәр абый Хафизов һәм аның туганнан туган энесе Әхәт Хафизов тәкъдим итә.

Әнвәр абый Сабан туе һәм шушы парк буларак күзаллаган урынга каштан һәм юкә агачлары алып кайта. Аларны зур өмә ясап, концертлар оештырып, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап утырталар. Саваплы эштә авыл өлкәннәреннән тыш мәктәп укучылары, район авыл хуҗалыгы техникумы студентлары да катнаша. Маллар кереп таптамасын дип, агач утыртылган территорияне койма белән тотып алалар. Хафизовлар әлеге урында парк ясарга хыяллана. 

Сабан туе мәйданы белән беррәттән бу алан да тәртиптә тотыла башлый. Узган ел үләннәрен чаптырган вакытта  Әхәт Хафизов үзе шәхсән кайтып, агачлар утыртылган өлешен кул белән чистарттырып йөри. 

Әлеге урыннарга быел да авыл җирлеге башлыгы кушуы буенча трактор кертелә. Ләкин бу юлы Әхәт абыйга хәбәр итүче булмый һәм тракторчы, печән белән беррәттән, ике ел элек утыртылган агачларны да чабып чыга. Җирлек башлыгы моны бөтен агачлар да корып беткән иде дип аңлата. Ләкин авылдашлары җитәкче белән килешми. Алар фикеренчә, агачларның корыганмы, юкмы икәнлеген җирлек башлыгы тикшереп тә тормаган. «Шул хәтле күп агач үсентесенең бөтенесе дә корып бетә алмый», - ди алар.

«Авыл җитәкчелеге янып йөрергә тиеш иде»

Хәбәр иткән очракта, Әхәт абый быел да кайтып, территориянең агачлар утыртылган урыннарын кул белән чаптырырга әзер булган. 

Авыл җирлеге тракторы кереп, паркның үләннәрен ел да чабып чыга иде. Ә агач утыртылган урыннарын мин, шәһәрдән кешеләр яллап алып кайтып, аерым чаптыра идем. Агачларга су сибү, тирәләрен чүпләрдән аралау эшләре дә гел үземнең өстә булды. Узган ел бик коры булгач, кайтып су сибеп йөрдек. Быел яңгырлы ел булгач, су сибелмәде. Без яз көне кайтып күргәндә, агачларның күпчелек өлеше яшелләнгән иде. Ни өчендер менә хәзер генә чүп үләне басып киткән дә, яңгырлы ел булуына карамастан, бөтен агачлар «корып беткән».

Бу мәйданны чабар алдыннан, гадәттәгечә, безгә хәбәр бирергә була иде бит. Яисә уртасын чапсыннар иде дә, агачлы урыннарын гына калдырсыннар иде. Юкәләр утыртылган ягын тулысынча диярлек егып чыкканнар. Сабан туе мәйданындагы каштаннар да чабылган. Икенче ягында авыл халкы утырткан миләшләр белән 20-30 төп чыршы гына утырып тора. Ул чыршыларның төпләрен дә мин тавышланганнан соң гына кул белән чаптырганнар. 

Хәзер безгә бу хәлне агачлар корып беткән иде дип акланалар. Ә каян беләләр алар аны?  Агач ул бик озак яңара, инде кибеп беткән төпләрдән дә яңа үсентеләр чыгара башларга мөмкин. Көз көне үзебез карап, корыганнарын алып атып, алар урынына декоратив алмагачлар утыртырбыз дигән ниятебез бар иде.

 

Фото: © Агач төпләренә утыртылган таяклар

Әнвәр абый – авылыбызның хөрмәткә, ихтирамга лаеклы кешесе. Авылыбызда асфальт юл салдыру, Кызыл Ялан авылы тарихы китабын чыгару өчен дә бик күп көч куйды ул. Бу агачларны да бөтен күңелен биреп кайтарткан иде. Аның тырышлыгын аяк астына салып таптау булды инде бу.

Без агачларның берсе дә корымагандыр дип әйтә алмыйбыз, корыганнары була аның. Ләкин яз-көз без аларны үзебез барлап чыга идек. Яңгыр яумаган елларда да корымадылар алар. Авыл җитәкчелеге авылда шундый матур урын булдыру өчен янып йөрергә тиеш иде, алар исә агачларны чабып котылганнар. Кирәге калмаган.

Кызыл Яланда мәдәният йорты юк, ул куллануга яраклы түгел, авария хәлендә. Яңа мәдәният йортының төзелеше дә тукталган килеш. Менә бу паркны бәйрәмнәр уздыру, яшьләр җыелу урыны булыр дип күрә идек, – диде ул.

 

Фото: © Парк булырга тиешле урын

«Истәлегем булып үсәрләр дип уйлаган идем»

Әнвәр абый Хафизов әлеге паркның юкәләр шавына күмелеп утыруы турында хыялланган.

Авыл халкына җыелып ял итү урыны булыр, бер истәлегем булып үсәрләр, дип алып кайткан агачлар иде алар. Килешерсез, һәркемнең үзеннән соң нинди дә булса эз калдырасы килә. Туган җиренә аз булса да файда китерсә, кеше бәхетле була.  Мин дә бу идеяне күтәреп алып, 100 дән артык каштан һәм 100 төп юкә агачы алып кайткан идем. Паркка «Аргамак» паркы дип исем бирмәкче булдык.

 

Фото: © http://chistopol-rt.ru/

Авылыбызда юкәләр аз булгач, чәчәк атканда хуш исләрен таратып утырырлар, дип өметләндем. Лаеш питомнигына барып, туфрагы белән бергә кайтсын дип, төпләренә киндер капчыклар кидертеп, машина яллап алып кайттым мин аларны.

Энем агачларны чаптырып атканнарын әйткәч, хәлләрем китте. Шулхәтле агачның барысы да корып бетә алмый. Аннан бу территорияне авыл җирлеге үз җаваплылыгына алырга, ял итү урыны булдыру өчен тырышырга тиеш иде. Коесы да шунда гына, теләк булса, электр насосы куеп, су сиптерү мөмкинлеге дә бар анда. Минем хәзер яшем бар инде, мин, Казаннан кайтып, ул агачларга су сибеп йөри алмыйм бит.

Яшьләр аз булса да, авыл сулый бит әле ул. Күпчелек яшьләр Чистайда яши. Алар авылыбызга тартылсын өчен, аны тагын да матурлау үзебезнең кулда бит. Бик кызганыч хәл инде бу, – диде Әнвәр абый.

 

Фото: © Исән калган юкә агачы

«Агачларны карап та тормаганнар, урып чыкканнар»

Кызыл Ялан авылы кызы, хәзерге көндә Чаллыда яшәүче Гөлчәчәк апа Гатауллина да агачларны чабып чыкканнарына бик борчылган.

Без ул территорияне гөлбакча итәргә теләгән идек. Менә иткәннәр… Агачларны карап та тормаганнар, урганнар да чыкканнар. Тантаналы рәвештә, бөтен кеше алдында утыртылан агачлар бит алар. Ул паркны авылыбызның бер ямьле урыны булыр дип өметләнә идем. Себердә яшәүче сеңлем белән икәүләп, капкасы кырыена кыйммәтле хосталар алып кайтып утырттык, ландышлар җибәрдек. Чапкычка агачлар гына түгел, алар да эләккән. Ярар, аларның хет тамырлары калгач, яңадан чыга ала әле. Тик агачларны шулай чабып ату бернинди кысаларга да сыймый.

Авылда бер атна торып килдем. Кайтканда, бу хәлләрне ишеткән булсам да, белмәмешкә салыштым, авыл халкының реакциясен күрәсем килде. Мине күрү белән, барысы да сөйләп, кәнәгатьсезлек белдерә башладылар.

Бу эшкә халык та артык тартылмады, әлбәттә. Минем инде моңа кадәр дә авыл халкына: «Шул территорияне карау эшен оештырыгыз инде, укучы балаларны да җәлеп итәргә булыр иде. Табигатьне яратып үсәргә, эшкә өйрәнергә бик әйбәт», – дип, әйтеп-әйтеп караганым булды. Ә авыл җирлегенә халыкны җыеп, өмә ясарга, катнашучыларга кечкенә генә бүләкләр биреп, күңелләрен күтәрергә мөмкин булыр иде.

Йөз төп агачның йөзе дә корып бетми инде. Хосталарны утырканда да «Аллаһка шөкер, киткәннәр» дип карап йөрдек әле. Дөрес, йөз процент китми ул агач, әмма йөз 100 процент кибеп тә бетми.

Ул агачларны утыртканда авыл башлыгы үзе дә килгәндер бит. Чабарга кушар алдыннан, ул һәр агач төбен үзе шәхсән карап чыгарга тиеш иде. Карыйсы килмәсә, утырткан кешеләренә булса да шалтыратырга иде.

Кешеләр читтән кайтып шундый зур эшләргә тотына, ә монда җирле хакимиятнең мөнәсәбәте менә шундый. Әйдә, ярар, дип калдыра торган очрак түгел бу. Әле, көзгә яңаларын утыртабыз дисәләр дә тынычланыр идек, алай дип әйтүче дә юк бит. Яшел булып күренеп торганнарын гына калдырып киткәннәр дә, калганнарын тоташ чапканнар, – дип сөйләде Гөлчәчәк апа.

Авылда яшәүче тагын бер ханым сүзләренчә, территориянең чыршылар үсә торган ягын кул белән чапканнар.

Башка елларда агачлыкны Әхәт абый кайтып чаптыра иде. Тик быел ул ягына трактор керттеләр. Чыршылы ягын калдырганнар иде. Чыршы араларын кичә күрше авылдан егетләр алып килеп чаптырдылар. Нигә юкәле өлешен дә алай эшләмәгәннәрдер, – диде ул. – Минем исемне яза күрмәгез, миңа шушы авылда яшисе бит әле, – дип тә үтенде.

 

Фото: © Чыршылар үскән өлешен кул белән чаптырганнар

«Чапсаң да, чапмасаң да ярамый икән!»

«Интертат» хәбәрчесе белән аралашканда, авыл җирлеге башлыгы Мәгъсүм Вәлиев авыл халкына әйткән сүзләрен кабатлады.

Юкәләрнең корыганнарын чапканнар, яшелләрен калдырганнар. 4 – 5 агач кына үсеп киткән иде анда. Ул утырту белән генә түгел бит әле, аларның кырыйларын чүп басмасынга карап, су сибеп торырга да кирәк. Былтыр коры ел булды, күбесе узган ел ук корыганнар иде.

Мәгъсүм абый, ничә төп агач чабылды соң?

Белмим, төшеп санап йөрмәдем. Трактор килеп җитә алмаган урыннарда хәзер дә бар әле корыганнары, чытырман кебек үлән арасында утыралар. 

Узган җәй печәнен чапканда агачларны утырткан кешеләр дә кайта торган булган. Быел аларга хәбәр ителдеме?

Авыл мулласы сәркатипкә: «Ул территория бик ямьсез. Тракторист шул кешегә эндәшсен, карап торып чаптырыр», – дип әйтеп киткән. Мин тракторчы җибәрдем. Ул җаваплы кеше килгән, караган һәм тракторчыга күрсәтмә биргән. Корыган агачлар әле дә утыра чабылмый калган җирләрендә.

Кем соң ул җаваплы кеше?

Авыл активлары. Соң, корыган агачны утыртып калдыра алмыйсың бит инде. Аның бит территориясен чистартырга кирәк. Кайтып чистартканнары бармы соң, андыйга китсә? Соңгы елда чистартмадылар бит.

Аны алар чистартырга тиешме? Сабан туйлары уздыра, ял итә торган урынны карап тору авыл җирлеге җаваплылыгына кермиме?

Кемнең «настроение»се бар - шул агач утыртып чыккан урыннарны чабып йөрергә авыл советының ничә кешесе бар соң?

Сабантуй уздыра торган урыны аның күптән ялт иткән. Менә шушы агачлы территория генә чабылды, чөнки алар корыган.  Кипкән агачны нәрсәгә дип тотарга соң, аннан нинди хасият бар? Узган ел да корыганнары күп иде аларның, китәрләр дип калдырттылар.

Көз көне, бәлки, яңа агачларга алыштырган булыр идегез.

Аның урыны беркая да китми. Җир күчми бит. Аларга китәргә бик авыр, гел су сибеп торырга кирәк. Сабантуй мәйданын икенче кат чаптырам шушы көннәрдә. Икенче яктагы чыршы төпләрен эшчеләр менеп чапты. Ә бу утыртканнарның кайтып караганнары да юк. 

Икенче ягында барысы да әйбәт, анысын авыл халкы карап тора. Корганнарын алып, яңаларын утырталар, бер өч еллап азапланалар инде.

Хәзер паркта ничә төп агач калды?

Төшеп саный алмыйм.

Тракторчы ялгышып чапмадымы икән дип фаразлый авыл халкы.

Ялгышмады, корыган агач утыртудан ни файда соң?! Чапсаң да ярамый, чапмасаң да ярамый икән бу халыкка! Менә шул, дөресен генә әйткәндә.

Авыл халкын җыеп, өмә ясап чистартып булмыймы ул агачлыкны?

Авыл халкы үз йорт тирәсен үзе чистарта. Иртәдән кичкә кадәр халык эштә, беркемне җыя торган түгел хәзер, –– дип бик коры гына сөйләште «Интертат» хәбәрчесе белән авыл җирлеге башлыгы.

«Чабылган агачлар урынына яңалары утыртылачак»

Чистай районы башлыгы урынбасары Константин Иванов безне, бу ялгышлык төзәтеләчәк, дип ышандырды.

Без бу хәлләрдән хәбәрдар. Авыл җирлеге башлыгыннан трактор сораганнар, ул аны биргән. Территория авылның бер мөхтәрәм карты җитәкчелегендә чабылган. Бәлки, тракторчы аны аңлап бетермәгәндер, бәлки, тракторчыга, бу өлешләрен кул белән чабачаклар дип әйбәтләп аңлату җитмәгәндер. Хәзер, әлбәттә, агачлар корыган иде дип баралар инде. Тик безнең фикеребезчә, биредә гаеплене эзләүдән файда юк. Ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Хәзер бу ситуацияне төзәтү өстендә эшләргә кирәк.

Әлегә көннәр кызу тора. Көз көне, уңайлы һава торышы булу белән үк утырту өчен үсентеләр юнәлтеп, киселгәннәре урынына яңа агачлар утыртуны оештырачакбыз. Кирәк булса, өмәсен дә ясарбыз, сулар да сибәрбез, – диде урынбасар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100