Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кызыл борыч бетләрне куркыта". Корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш һәм яшелчәләрне тукландыру ысуллары

Теләче районы Казаклар авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Айгөл Рәхмәтуллина корткыч бөҗәкләрдән котылу ысулларын тәкъдим итә.

news_top_970_100
"Кызыл борыч бетләрне куркыта". Корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш һәм яшелчәләрне тукландыру ысуллары

Кызыл борычлы төнәтмә

Кыяр яфраклары бетләсә, кызыл борыч ярдәмгә килер. Бер литр җылымса суга 10 грамм төелгән кызыл борыч салып, берничә сәгать тотарга. Борычы эреп беткәч, сиптергеч җайланма ярдәмендә сиптерергә.

Вак чебен, бөҗәкләрдән дә кызыл борыч, аш серкәсе бер дигән котылу чарасы. Бер литр суга шулай ук 10 грамм төелгән кызыл борыч, ике аш калагы аш серкәсе салырга. Бераз төнәтеп тоткач, сиптерергә.

Сарымсаклы төнәтмә

Кәбестә яфрагын яратучы вак бөҗәкләрне дә төнәтмә белән “сыйларга” була. Бер литрлы шешәгә бер баш сарымсакны турап, 1 аш калагы аш серкәсе, бер тамчы йод салып төнәтергә, берничә сәгатьтән сиптерергә.

Кәбестә, кыяр янәшәсенә тырнак гөл (календула), бәрхет гөл (бархатцы) утыртырга. Корткыч бөҗәкләр аның исеннән курка.

Чәчәкләргә ияләнүче бөҗәкләрдән үләннәрдән ясалган әчетке ярдәм итә.

Әрем суы

Бетләргә каршы әрем суы да бик файдалы. Монысы әбиләр кулланган ысул. Әремнең ачысы чыксын өчен җылы суга салып төнәтәсе һәм сибәсе.

Канәфернең дә файдасы зур. Гөлләр бетләмәсен өчен дә гөл төбенә канәфер салып куярга кирәк.

Тукландыру

Әче су

Җиргә күчереп бер атна вакыт узгач, кыяр-помидорга әче су сипсәң яхшы. Сөт аертканнан калган әче су бик файдалы. 10 литр суга 1 литр әче су салына, шунда 10 тамчы йод тамызырга.

Тавык тизәге

Җиләкләр чәчәк аткан вакытта мул уңыш бирсен өчен тавык тизәгеннән әчетке ясап сибәм. Бер чиләк суга чама белән бер килограмм тавык тизәге салып әзерлим. Шуңа үләннәр, кычыткан да өстим. Җиләк кычытканны бик ярата. Шуны 3-4 көн әчетем. Әчеткене яңадан ун литр суга бер литр исәбеннән салып, һәр җиләк төбенә бер чүмеч сибеп чыгарга.

Чүпрәле су

Суган, сарымсак зур булып үссенгә чүпрәле су белән тукландырам. Бу ысулны әбием дә, кайнанам да элек-электән кулланган. Бер пачка “Люкс” чүпрәне (свежий) башта суда җебетәм. Бүлмә температурасында өч сәгатьләп тотам. Бер литр суга 2-3 аш калагы чүпрәле сыекчаны салам. Чүпрәле су кыяр-помидорга да бик файдалы.

Сыер тизәге

Помидор төшсенгә сыер тизәгеннән ясалган төнәтмә бик шәп. 20 литрлы суга бер-ике көрәк сыер тизәге салына. 3-4 көн тотарга. Әзер әчеткене бер чиләк суга бер чүмеч салып, яшелчәнең төбенә сибәргә.

Игътибар! Бу бик мөһим! 

Әчеткеләрне дымлы туфракка сибәргә кирәк. Туфракка башта чиста, кояшта җылынган су сибәргә, аннан соң гына әчеткеле су сибәргәк. Аннан соң, әчеткеләр яфракта калмасын өчен, су сиптереп алу хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100