Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Операция 6 cәгать барды» – кызы композитор Илгиз Закировның хәле турында сөйләде

news_top_970_100
«Операция 6 cәгать барды» – кызы композитор Илгиз Закировның хәле турында сөйләде
Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Закировның йөрәгенә операция ясатуы хакында хәбәр иткән идек. «Интертат» аның кызы Гөлназ Закировадан Илгиз абыйның хәлен сорашты. 

«Әти моңа кадәр Казанда йөрәгенә 2 операция ясаткан иде инде. Монысы – өченчесе. Әтигә ясалырга тиешле технология белән операцияләрне бары тик Чаллының Аашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә генә ясыйлар булып чыкты. Операциясе авыр булды, ул 6 сәгатькә якын дәвам итте. Аның барышын онлайн рәвештә Мәскәү хирургы контрольдә тотты. Әтине, Аллаһка шөкер, хастаханәдән чыгардылар инде. Хәзер реабилитация уза.

Әтигә операция ясаган БСМП табиблары Рәмис Якубов, Рәмис Садыйков һәм Энҗе Мотыйгуллиналарга зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Үз эшләренә шул дәрәҗәдә җаваплы карадылар, аннары да әтинең хәлен белешеп тордылар. Әдәпле итеп сөйләшәләр, үз эшләренең чын осталары. Аларга да Ходай исәнлек-саулык бирсен, кулларыннан сөенсеннәр!

Әти үзе – бик оптимист кеше. Хастаханәдән чыгу белән иҗат идеяләре белән янып йөри башлады. Без аның белән икебез бер юлда булгач, гел идеяләребез белән уртаклашып торабыз, икебез дә музыка дөньясында кайныйбыз. Азрак тынычланып, ял итеп алырга куштык инде», – дип сөйләде безгә Гөлназ. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100