Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Композитор Илгиз Закиров катлаулы операция кичергән

news_top_970_100
Композитор Илгиз Закиров катлаулы операция кичергән
"Татар-информ" архивы

Бик күп популяр хитлар авторы, танылган композитор Илгиз Закиров бүгенге көндә хастаханәдә. Чаллы табиблары аның йөрәгенә операция ясаган. Бу хакта социаль челтәрләрдә Илгиз Закировның кызы, автор-башкаручы Гөлназ Закирова хәбәр итә. 

«Кичә әтием йөрәгенә бик катлаулы операция кичерде. Кешеләргә яңа тормыш бүләк иткән өчен, БСМП хирурглары һәм медицина хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Борчылып торган һәм янәшәбездә булганнарга аерым рәхмәт. Әти озак вакытлар тернәкләнү узачак. Сау-сәламәт булыгыз», – дип язган ул. 

Илгиз абыйның тизрәк савыгып, аякка басуын теләп калабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100