«Кызмы, малаймы?» — Гөлсирин-Азат Абитовлар гендер-пати уздырган
Инстаграм дусларының күбесе кыз бала туачак ди фаразлый.
Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның гаиләсе ишәячәге турында язган идек. Яшь пар тиздән үзләренең әти-әни булачагы турында хәбәр итте. Шушы көннәрдә Азат белән Гөлсирин хәзер популярлашып киткән гендер-пати да уздырып алган. Бәбинең җенесен белү бәйрәме өчен төсле төтен шашкалары кулланганнар. Әмма фото аклы-каралы булгач, Гөлсириннең кемне көткәнен аңлап булмый.
«Безгә карап кына әйтә аласызмы, малай булырмы, кызмы? Ә видеосы әзер булгач, кем буласын без сезгә күрсәтербез», — дип язып куйган Азат.
«Гендер-пати нәрсә ул була? Татарча языгыз әле. Котлыйм, бәби исән-сау тусын, әти-әниләренә сөенеч», — дип сораган инстачыга: «Татар теленә „җенес туе“ дип тәрҗемә ителә», — дип җавап язган икенчесе.
«Яңача инде. Безнең заманда ярый мондый туйлар юк иде. Тузга язмаган пәри туйлары, кешенең бөтен уе эштә иде», — дгән бер усал теллесе.
«Гөлсирин матурланып китте, малай булыр», — дип тә язганнар. Гөлсириннең сәхифәсендә дә: «Азатның хатынын бик дәртле итеп үбеп торуына караганда малай булачак», — дигәннәр.
Әмма күпчелек кыз өчен тавыш биргән.
«Кем булса да, исән-сау тусын. Без сезнең өчен шат, бала туу зур могҗиза инде ул. Сез нинди зур бәхет ияләре булуыгызны яшьлегегез белән үзегез дә аңлап бетермисездер әле», — дигәннәр.