Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызлар янына да ат белән бара идем», яки Казан уртасында — ат чабышы

Сабантуйның күрке — көрәш белән ат чабышы. Беренчесе белән дә, икенчесе белән дә чын күңелдән фанатларча янып йөргән кеше генә шөгыльләнә ала. Хәбәрчебез ат белән «җенләнгән» кешеләр арасыннан — Казан ипподромыннан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Кызлар янына да ат белән бара идем», яки Казан уртасында — ат чабышы
Рамил Гали

Сабантуй атсыз булмый, ат Сабантуйсыз яши алмый. Милли ярышларыбыз да көрәш белән ат чабышы бит безнең. Хәзер бик популяр булып киткән автомобиль ярышы түгел. Казан Сабан туе көнне ипподромда ат чабышы үтте менә. Авылдагы кебек түгел, билгеле, монда барысы «профессионально». Ат финишка җитү белән муенына сөлге дә ыргытмыйлар, тузанлы болын юлыннан да чапмыйлар, жокейлар да матур итеп киенгәннәр — барысы да Казанча, кыскасы.

Ипподром тулы иде дип әйтеп булмаса да, халыкның сусаганы әллә каян сизелеп тора. «Сагындырган. Актаныштан ук ат чабышын карар өчен дип килдек. Матур атлар юк бит хәзер, махсус ат карар өчен, сагынып килдек», — диде Ингель абый Шәйхразыев.

Ат чабышына килгәндә Сабантуй ярышында 9 «скачка» һәм 4 «заезд» үткәрелде. Көндезге икедән алып кичке җиденче яртыга хәтле барды ат чабышы. Һәрбер категориянең үз сәгате бар. Мәсәлән, гарәп атлары 15:20дә чапса, инглиз токымлылар 16:00дә. 

Чабышка җибәрер алдыннан атларны кечкенә әйләнә буйлап уратып йөртәләр. Шунда кемнең кем атлы, кемнең каян кадәр килгәнен белеп була. Үз вакытлары җиткәнче әйләндерделәр дә әйләнедерделәр, әйләндерделәр дә әйләндерделәр кайберләрен. Аннары мәйданга чыгаралар да, стартбоксларга кертеп бастыралар һәм старт бирелә. Исемнәрен генә ишетеп аңлап, вакытларын гына белеп бетер. Ә фиништан соң бернинди «круг почета» да юк — туп-туры торган җирләренә. Җиңүче атны гына өстенә кызыл чапан кигезеп, фото төшәргә алып керәләр.

Исемнәре дигәннән, атларга исемнәрне селекционерлар куша. Әтисенең дә, әнисенең дә исемнәрен берләштереп, яңа исем уйлап табалар да шуны куялар, ди. Шуңа күрә аңлаешлы кушаматлар арасныда Кэнси Парадайз, Леди Бриана, Сальвия йорк, Лемон Вэй, Ай Кип Табс атлы атлар да бихисап. Дөресрәге, күпчелеге шундый. Татарның Алмачуарларын күрәм дип килсәгез, гарәпнең Дубай Голдларын күреп кайтып китәрсез. Тик матур инде үзләре, кушаматлары кебек үк.

«Кызлар янына да ат белән бара идем»

Чиста токымлы Геракл кушаматлы атта чабып, өченче урын алган Альберт Шәйхетдинов ат җене кагылганнарның берсе. Тумышы белән Әлкидән булган Альберт 2010 елдан бирле ипподромда шөгыльләнә. 

— Беренче ат әтинеке иде. Буяна кушаматлы, минем белән бер яшьтә иде. Ә иң күңелгә ятып калган беренче эшләгән чиста токымлы атым — Бомбея кушаматлы. Ул хәзер тайлар тудыра. Мин инде кызлар янына да, клубка да ат белән йөрергә өлгердем. Мин соң авыл малае бит. Безгә техникалар килеп җиткәнче, безнең иң беренче техника шул ат иде, — дип сөйләде ул.

Ә менә әзерлеккә килгәндә атлар гына түгел, жокейларга да физик көч түгәргә кирәк бит әле. Җиңел һәм миниатюр булырга тиеш ат өстендә чапкан кеше. 

— Миңа 34 яшь. Буй белән авырлык туры килә, шуңа артык физик көч түкмим (көлә). Шулай да, сезон башлангачы дип, иртә яздан әзерләнә башлыйбыз, аннары шул бер форманы тотабыз инде. Ә атларны көнгә ике тапкыр шөгыльләндерәбез. Башта иртәнге кызуларга кадәр, 3тә, 4 нче яртылар атлар инде чыккан була. 10да атлар инде ял итә. Аннары кичкә таба. Аларның үзләренең бер график.Чабыштан соң атның әзерлеге, нәрсә җитмәгәне беленә инде, — ди Альберт Шәйхетдинов. 

«Татарстанның көнләшерлеге бар»

Курган өлкәсеннән Теләчегә кызы белән киявенә кунакка кайткан Халидә апа Бурмистрова да шаккатып атларны күзәтә иде. 

— Беренче тапкыр килдем, шундый ошады. Рәхәтләнеп хәл җыеп йөрибез. Сөенеп, шатланып карап торам. Мин илебездә шундый Татарстан, шундый шәһәр бардыр дип уйламаган да идем. Менә хәзер, чын күңелдән башка илләр чыннан да көнләшә ала икән дип уйлыйм, — диде Халидә апа. 

Аңа кияве Марат та кушылды:

— Атлар яратабыз. Авылда үскән егетләр, авылда үскән кызлар бит инде без. Көтү көтеп, печән чабып, колхозларда эшләп үскән кешеләр бит без, — диделәр алар бергәләп.

«Авыл кешесе өчен ат бик кадерле»

Авыл хуҗалыгы призына узган чабышта беренче урынны Тайди берн исемле ат белән Марат Вафин яулады. 33 яшьлек жокей инде унтугыз ел профессиональ рәвештә шушы спорт төре белән шөгыльләнә икән. «Экстрим, адреналин тоясы килде дә, спортның шушы төренә», — диде ул яшьлеген искә төшереп.  

— Мондый кызуда чабуы бик авыр. Атлар тирлиләр, арыйлар, дулкынланалар. Шулай да нәтиҗәм куандырды, — диде ул кубогын өскәрәк күтәреп.

Авыл хуҗалыгы призына узган чабышта икенче урынны Билли грим кушаматлы, тумышы белән Арча районы Яңа Сала авылыннан булган ат яулады. Үзләрендә туган тайның уңышына сөенергә дип чабыш атлары тотучы Айрат Сафин үзе дә килгән иде. «Элеккеге елларны кешеләр күбрәк була торган иде, күңеллерәк тә була иде. Быел кеше әз. Шулай да ат чабышлары сагындырган», — диде ул.

Айрат Сафинның сүзләренә Казанлы Зөлфәт Миңнебаев та кушылды:

— Былтыр да булмагач, быел бөтенләй икенче. Кечкенәдән атлар янында үскәч, ат күрәсе килә. Атларга карап торуы да күңелле. Алар чыгып киткәндә дә имгәнмәсеннәр иде, егылмасыннар иде дип, карап, борчылып каласың. Авыл кешесе өчен ат бик кадерле инде, — дип сөйләде ул.

Атлар булсын!

Сабантуйлар ат чабышыннан башка бик күңелсез булыр иде. Татарның ярдәмчесе, татарның терәге булган ат. Шуңа күрә дә, авылларда бетеп барса да, атның дәрәҗәсе түбән төшми. Аны эш коралы итеп түгел, спортчы итеп карыйлар хәзер. 

Тик бер нәрсә генә күңелне кырып куйды инде: бөтен Казанга яңгырарлык итеп Татспиртпромны рекламадылар. Дөрес инде, татар кешесе дә эчми түгел, абунәченең дә төрлесе була, килешәм. Тик «Татспиртпром» дип кычкырып торулары гына бөтен кәртинкәне бозып куйды сыман. 

Ә шулай да, теләк бер — атлар булсын! Ат чабышлары булсын! Машина белән трактор ярышына гына калмасак ярар иде. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100