Кызлар тәрбиясе хакында: милләтне саклаучы аналар бүген үзләре тәрбиягә мохтаҗ!
Дөньяның акыл ияләре дә, төрле-төрле күрәзәчеләр дә XXI гасырны «хатын-кыз гасыры» булыр дип юраганнар иде. «Хатын-кызлар зыялы, тәрбияле булыр» дип өметләнгәннәр микән? Һәрхәлдә, Россиядә яшәүче хатын-кызлар күздә тотылмаган, диясе килә.
Бүген «XXI гасыр „хатын-кыз гасыры“ булыр» дигән юрауларга ышану кыен инде. Чөнки дөньябызның ни хәлдә булуын барыбыз да күреп, әрнеп-көенеп торабыз. Җирдә миһербанлылык, рәхим-шәфкать, мәхәббәт көннән-көн кими бара. Көн саен телевизор экраннарыннан теләсә нинди утлы корал белән кешеләргә төбәп атучы, җинаятьче хатын-кызлар күрсәтелә, әхлаксызлык мактала.
Шул ук вакытта хатын-кызларның хәлләре чиксез авырая бара. Алар моңарчы колак ишетмәгән, күз күрмәгән кыен хәлләргә юлыкты: эшсезлек, йорт-җирсез, туган илсез калу; наркомания, СПИД, көчләүләр арту…
Заманында югары белем алуга ирешкән хатын-кызлар бер мизгелдә совет хатын-кызларыннан «базар хатыннары»на әверелеп калды. Соңгы елларда күпме гаиләләр җимерелде. Әхлакый кануннарыбыз бик күпләр өчен кирәксезгә әйләнде, бик күпләр өчен артка чигенде. Сату-алу эшенә керешкән хатын-кызларның шактый өлеше кол дәрәҗәсенә төшерелде. Дөньяга кеше кадәр кеше тудыручы, кешелекнең гомер җебен дәвам иттерүче затның шушы хәлгә төшүе милләткә карата атом-төш коралы куллану белән бертигез түгелме?
Баланың яшәү рәвешен, телен, иманын «иң элек һәм гомерлеккә» дип әнкәсе сеңдерә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлламнең: «Ана, Ана, тагын бер тапкыр Ана, бары шуннан соң гына Ата», — дигән гыйбрәтле сүзләре нәкъ менә шул хакыйкатьне аңлата бит инде. Әйе, милләтнең рухын саклау Ана булган бөек затка йөкләнгән. Татарның киләчәге дә иң әүвәл ана карынында, бишектә хәл ителә.
Элегрәк Татарстан парламенты делегациясе Финляндиядә булганда, аларны гаҗәпкә калдырган, шаккатырган нәрсә — парламент бусагасын узуга, постаментка куелган йөкле хатын-кыз сыны булган. Бу бик гадәти булмаган сынны кую сәбәбен сорагач, Финляндия хакимияте башындагы хатын-кызлар: «Милләт язмышын хәл итүче булганга», — дип җавап биргәннәр. Финляндия дәүләте һәр гаилә алдына кимендә өч бала тәрбияләп үстерү бурычы куйган һәм аналарга зур күләмдә пособие билгеләгән, дәүләтнең чын гражданнары итеп тәрбияләү бурычын куйган.
Заманында үзен какшамас держава итеп күрсәтергә омтылучы Россиядә гаилә мәсьәләләрен өйрәнү, хәл итү юнәлешендә әллә ничә институт, департаментлар оешкан иде. Социологлары дөньяда күпме рус хатын-кызы барлыгын исәпкә алып, белеп, рус гаиләләренә багышланган һәм тулы анализ биргән җыентыклар да чыгарып бардылар. Башка илләрдә, башка милләтләр арасында калганнарының хәлләре хакында, андый гаиләләрне саклап калу юллары хакында тулы фәнни хезмәтләр язылды. Бу эш хәзер дә дәвам итә: телевидение аша бара торган төрле-төрле программалар шуны күрсәтә.
Татар хатын-кызлары алдында да шул ук мәсьәләләр тора, тик боларны чишү юлында алар ялгыз калган диярлек. Исебезгә төшерик әле: гаилә, бала тәрбияләү мәсьәләләре белән бүген Татарстаныбызда ничә галим, социолог шөгыльләнә, кайсы хаким кызыксына икән?
Милләтне саклаучы аналар бүген үзләре тәрбиягә мохтаҗ. Әниләр бала тәрбияләүгә әзер түгел диясем килә минем. Бер генә йөкле хатын да баланың психологиясен, тәрбия алымнарын өйрәнеп бала тудыру йортына керми, аны моңа өйрәтүче юк. Баласын тудыргач та, меңнәрчә аналар көн саен кибеткә, базарга чыгып, арзанрак бәягә ниндидер азык эзләргә мәҗбүр. Тәрбия кайгысы менә мондый аналарда күпме кала икән дә, мөмкинлекләре ни дәрәҗәдә икән?
1998 елда Мәскәүдә төрки халыклар хатын-кызларының зур форумы уздырылган иде. Корылтайда рәислек итүче казакъ хатыны, юридик фәннәр докторы Раушан ханым Канапьянова катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Беренче сүзне бу мәртәбәле форумда татар хатын-кызлары әйтсен. Алар безнең олуг укытучыларыбыз булдылар», — дигән. Шуңа да иң әүвәлге сүзне Татарстан хатын-кызларына биргәннәр. Форумда татар халкына, татар хатын- кызларына тугандаш халыкларның мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләре күп әйтелгән.
Бүген йөрәкне әрнеткәне шул: заманында башка халыкларның телен, мәдәниятен, аңын үстерүгә ярдәм иткән татар кешесе, татар хатын-кызы ник бу кадәр таланды, түбәнлеккә төште соң? Нигә башка милләтләр эчендә эреп, югалып барабыз соң без?
Нигә соң XX гасыр башында милләтнең күренекле зыялылары татар мәгарифенә, кыз балаларны тәрбияләүгә шулкадәр игътибарлы булып, бүгенге мәгариф системасында бу проблема бөтенләй бер кирәксез эшкә әйләнеп кала икән?
Искә төшерик әле. 1905 елгы инкыйлабтан соң татарлар яшәгән һәр өлкәдә, һәр авылда татар милли кызлар мәктәпләре бер-бер артлы ачылып торганнар. Ул мәктәпләр өчен татар рухи тормышының барлык таләпләренә җавап бирерлек итеп программалар да төзелгән, дин һәм заман өчен кирәк булган дөньяви фәннәр дә укытыла башлаган. Ул чорда да татар милли югары уку йортлары булмау сәбәпле, милли кызлар мәктәпләре өчен укытучылар хәзерләү максатыннан, төрле төбәкләрдә мөгаллимәләр курслары ачылган һәм аларда заман таләпләренә җавап бирерлек киң мәгълүматлы, тирән белемле мөгаллимнәр хәзерләнгән. Шул чорның иң күренекле дин әһелләре, татар зыялылары һәм татар байлары бу эшне изге гамәлгә санап, үз өлешләрен керткәннәр. Аларның эшчәнлеге матбугатта яктыртылып барган.
Ни кызганыч, бүген безнең арада Рәмиевләр, Хөсәеновлар, Үтәмешевләр, Айтугановлар да, Ләбибә Хөсәения, Фатиха Аитова, Гайния Яушевалар да юк. Кыз балалар тәрбиясенә хәләл көчен дә, хәләл малын да кызганмаган изге затлар болар.
Үзгәртеп кору дәвере эшләргә теләгән кешегә җитәрлек, озак вакыт иде. Мөстәкыйль, милли мәгарифебезне булдыру өстендә дә җитәрлек эшли алмадык. Күпме мәктәп төзелеп, кайсын чын татар, милли мәктәп иттек? Бик мактала горган татар гимназияләрендә дә искитәрлек хәл: татар балалары русча сөйләшә, берничәсеннән кала фәннәр русча укытыла, .
«Яшьләребезгә милли тәрбия бирүгә игътибар җитәрлек», — дип кайсыбыз әйтә ала? Ә җенси тәрбия ник күздән төште икән? Ә бит нәкъ менә җенси тәрбиянең нәтиҗәсе кешенең, җәмгыятьнең, милләтнең рухи һәм физик сәламәтлегенә бәйле булуын кем инкяр итә ала?
«Без Россия стандартлары белән укытабыз», — дип мактана кайбер татар педагоглары. Россия стандарты, Россия телевидениесе тәрбияләгән балигъ булмаган кызлар өчен бүгенге көндә Петербург шәһәрендә махсус бала тудыру йорты ачылган иде бит. Менә — җенси тәрбия булмауның нәтиҗәсе.
Кызлар белән малайларның, егет һәм кызларның үзара мөнәсәбәте саф, керсез булганда гына яшәү бәхете, гаилә бәхете туа ала. Моның өчен кыз һәм ир балаларны аерым укытырга, аерым тәрбия бирергә кирәк. Бу чорда аларның үзара аралашулары да мөмкин кадәр чикле, олылар күз алдында булуы мөһим.
XX гасыр башында Мисырда, Каһирә университетында кыз балаларның табигатенә һәм аларның тәрбиясенә багышланган «Хатын-кыз дөньясы» дигән курслар оештырылган булган икән. Татарның чын зыялысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчураның Каһирәгә баргач ул лекцияләрне тыңларга йөрүе мәгълүм. Бүгенге хөрмәтле затларыбыздан кемнең дә булса мондый хәлләр белән кызыксынганы бар микән? Юктыр.
Шушы ук чорда Төркиянең Истанбул университеты каршында «Аналар мәктәбе» эшләп килгән. Татар кызларыннан ул мәктәптә Казанның күренекле мулласы Салихҗан хәзрәт Галиев-Барудиның кызы Әминә туташ та укыган икән. Өйрәнәсе иде шушы мәшһүр уку йортларының программаларын. Төркиягә ел саен барып, төрле корылтайларда катнашып йөргән галимнәребез ник бу программалар белән танышуны кирәк санамыйлар икән?
Әйтәсе килгән тагын бер фикер. Элек тәрбия белән әби-бабайлар (гаиләсендәге балаларны гына түгел), халык арасында абруйлы, затлы кешеләр бик теләп шөгыльләнәләр иде. Хәзер мондый олуг затларыбызның тәрбиясе гаиләләрдә дә тараеп бара. Аларның үзләренә хөрмәт тәрбияләү дә гаилә эше генә булып калды.
1917 елның 1 маенда Мәскәүдә Әсәдуллаев йортында ачылган Бөтенроссия мөселманнары корылтаендагы чыгышында күренекле шәхес, галим, мөдәррис мулла Хәсәнгата Габәши: «Безнең кызларыбыз бүлмәләргә бикләнеп түгел, тәрбия белән сафлансыннар иде», — ди. Бүген татарның кыз балалары бүлмәләрдән чыкты, иркенлек артты. Әмма саф тәрбия бирү хакында барыбыз да бергәләп тотынмасак, уйлашмасак, милләт дип сөйләүләребез кирәк булмавы да мөмкин.
Тәэминә Биктимерова, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказан мәдәният хезмәткәре