Кызлар һәм егетләр ник энергетик эчә: Тәмле-тәмсез, файдалы-зыянлы, хәләл-хәрам?
Энергетик – бәхәсле эчемлек, аның турында фикер алышулар күп еллар дәвам итә. Кайберәүләр аны зыянсыз дип саный, ә башкалар сәламәтлек өчен борчылып, андый эчемлекләрне кулланмый. Аеруча балалар һәм яшүсмерләр организмына йогынтысы күп сораулар тудыра.
«Йөрәгем авыртты; бер ай элек ташладым; бик тәмле» – кызлар ник энергетик эчә?
Соңгы вакытта яшь кызларның, егетләрнең калай савытлардан энергетик эчемлек эчеп йөргәнен еш күрергә туры килә. Өлкәнрәк кеше буларак, яшьләрнең шушы гамәленә аптырап, сораштырырга да булдым.
«Тәмле булганга эчәм, Ләйсән апа. Чыннан да. Баш авыртканда кофе яки энергетик эчсәм, ярдәм итә. Бер тапкыр икесен берьюлы да эчтем», – ди танышым. Бу кызга 21 яшь.
«16 яшьтән эчәм, көн аралаш диярлек эчәм, дәрт бирә», – ди 22 яшьлек таныш егет.
43 яшьлек танышым үзе бер дә эчкәне булмавын әйтте. Аның 17 яшьлек кызы бер тапкыр алып эчкән, «тәмле» дигән. Иптәшләре исә «тәмле» дип эчәләр икән.
«Бер тапкыр эчеп караган идем, хәлем бик китте. Йөрәгем бик каты тибә башлады. Шуннан соң башка эчкәнем юк», – ди 22 яшьлек таныш кызым.
«Бер ай элек ташладым. Чама белән 2 ел дәвамында атнасына 1-2 тапкыр эчә идек. Хәзер мин аның начар икәнен аңладым, сәламәтлеккә зыянын күрмәдем, ләкин, дәвам итсәм, начар буласын аңладым һәм хәзер бөтенләй эчмим», – дип сөйли 22 яшьлек таныш кызым.
«Эчеп караганым бар. Тәме тәмле, составында химия булуын сиздем. Хәзер һәр ризыкның составын укыйм. Энергетик гомумән эчмим», – ди 28 яшьлек таныш кызым.
25 яшьлек таныш кызым бер дә эчеп карамаган һәм эчәсе дә килми икән.
«3 ел элек бер тапкыр эчеп караган идем, башка эчкәнем юк», – ди 26 яшьлек таныш егет.
Җитәкче вазифасында эшләүче 36 яшьлек бер ир-ат яшь чакта эчеп, 30дан узгач, энергетиклар хәлен бик алганын, йөрәк тибеше көчәеп, хәтта күзләре акаеп чыгар дәрәҗәгә җиткән вакытларын искә төшерде. «Кәефем начарая башлаганын сизгәч, мин аларның бик зыянлы икәнен аңладым. Хәзер беркемгә дә киңәш итмәс идем. Ул кирәк нәрсә түгел», – ди.
2025 елның 1 мартыннан Россиядә балигъ булмаганнарга алкогольсез тонус күтәрә торган һәм энергетик эчемлекләр сатуны тыю турындагы федераль закон гамәлдә. Бу тыю 2024 елның 8 августындагы 304-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә кертелде.
Фото: © «Татар-информ»
Энергетик нәрсә ул һәм ничек тәэсир итә?
Энергетик — составында кофеин һәм/яки организмның тонусын күтәрә торган башка компонентлар булган алкогольсез эчемлек. Аны куллану эшләү сәләтен һәм игътибарны туплау мөмкинлеген вакытлыча арттырырга, кешедә уяулык хисе тудырырга мөмкин.
Энергетикларга матдәләр алмашын тизләтү максатыннан таурин, глюкуронолактон, витаминнар һәм башка матдәләр дә кушылырга мөмкин. Әмма энергетик эчемлекләр составындагы бу компонентларның нәтиҗәлелеге фәнни яктан исбатланмаган, дип язылган «Роскачество» сайтында.
Эштән соң яхшылап ял итү мөһим
Азык-төлек продуктларын тикшерүнең аналитик ысуллары лабораториясе җитәкчесе, химия фәннәре докторы Константин Эллер энергетик эчемлекләрнең составын аңлаткан.
«Классик тоник энергетик эчемлекнең төп компонентлары – кофеин һәм шикәр. Кофеин үзәк нерв системасын стимуллаштыра, шикәр дә энергия бирә. Энергетик эчемлекләргә шулай ук таурин, глюкуронолактон, В төркеме витаминнары, инозит һәм L-карнитин кушыла. Бу компонентлар матдәләр алмашын бераз тизләтә, бу да энергия бирә.
Санап үтелгән матдәләрнең күбесе баш мие эшчәнлегенә дә йогынты ясый дип санала. Әмма таурин, глюкуронолактон, В төркеме витаминнары һәм башка шундый компонентлардан сизелерлек стимуллаштыручы тәэсир көтәргә кирәкми», – ди ул.
«Энергетик эчкән булсак та, эчмәгән булсак та, барыбер арыйбыз»
«Роскачество»ның сынаулар үткәрү бүлеге җитәкчесе Лилия Котельникова энергетикларның зыяны турында әйтә.
«Энергетик көч-куәт арткандай хис тудырырга һәм нинди дә булса эшкә игътибарны тупларга ярдәм итәргә мөмкин. Кофеин үзе энергия бирми, ә организмның үз ресурсларыннан файдаланырга ярдәм итә. Әмма бу ресурсларның, әлбәттә, чиксез булмавын истә тотарга кирәк.
Берничә сәгать дәвамында акыл яки физик хезмәт белән шөгыльләнгәннән соң, энергетик эчкән булсак та, эчмәгән булсак та, барыбер арыйбыз. Кеше никадәр активрак эшләсә, шулкадәр ныграк арый. Шуңа күрә эштән соң яхшылап ял итү мөһим. Шул вакытта организмның хәле яхшырачак.
Әмма йоклау урынына тагын бер энергетик эчеп, организмның активлыгын ясалма рәвештә озайтсак, бу чыннан да организмның хәлдән таюына китерергә мөмкин.
Шуңа күрә тонусны күтәрә торган эчемлекләрне (бу шикәр кушылган кофега да кагыла) уйлап, чамасын белеп кулланырга кирәк. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге төрле оешмаларның киңәшләренә нигезләнеп, кофеинның тәүлеклек күләме 400 мг нан артмаска тиеш. Әмма бу – сәламәт өлкәннәр өчен гомуми күрсәткеч; кайбер кешеләр өчен куркынычсыз күләм азрак булырга мөмкин», – ди ул.
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин
Фото: © «Татар-информ»
«Киңәш ителми, һәм дин моны хупламый»
Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан Ислам динендә әлеге эчемлек ничек бәяләнүе турында сораштык.
Энергетик эчемлекләр куллануга Ислам дине ничек карый? Аларның составында шәригать буенча тыелган матдәләр булмаса, аларны эчү хәләл буламы?
Безнең шәригатьтә энергетикларга карата төгәл генә бер фикер юк. Составында шәригать буенча тыелган матдәләр – алкоголь, наркотиклар булса, әлбәттә, ул хәрам, ягъни тыелган була. Ләкин андый матдәләр булмаса, без ачыктан-ачык аны тыелган, хәрам дип әйтә алмыйбыз.
Күп кенә яшьләр йокламас өчен, эш сәләтен арттыру һәм арыганлыкны җиңү максатыннан энергетиклар эчә. Болай эшләү дөресме?
Яшьләр арыган вакытта, йокламас өчен, энергетиклар куллана икән, бу очракта табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиблар әйткәнчә, энергетик көч бирми, ул арыганыңны сиңа сиздерми, организмның калган соңгы көчләрен чыгара – принцибы шундый. Энергетик сиңа өстәмә көч бирми.
Бу очракта динебез буенча, «фитра» – табигый яктан карарга кирәк. Безнең динебез – кешегә табигый халәтен сакларга килгән дин. Дин белән яшәмәгән кеше үзенең табигатен югалта, табигатенә каршы килә, дип әйтәбез. Гөнаһ кылган кеше дә табигатенә каршы килә, табигатенә зыян килә торган әйберләр эшли.
Боларга һәм табиблар әйткән сүзләргә нигезләнсәк, энергетиклар кешенең соңгы көчен ала, ягъни кешене сыгалар, аның гомерен кыскарта, киләчәктә ниндидер авыруларга китерергә мөмкин, дип исәпкә алсак, бу организмга зыян китерү булып тора.
Динебездә «үзеңә дә, башкаларга да зыян китермә», диелә. Шуңа күрә дә, без аларны, кимендә, киңәш ителми һәм дин моны хупламый, дип әйтә алабыз.
Шәригать ягыннан аны хәрам дип әйтерлек, тыярлык хөкем кирәк. Бу хөкемне чыгарыр өчен мөселманнар, галимнәр арасында коллегия җыелып, бер фикергә килергә тиеш. Энергетиклар әле яңа әйбер, аларның составы да төрле була, аның организмга тәэсире дә өйрәнелеп бетмәгән. Шуңа күрә без аны кешеләргә «киңәш ителми» дип әйтә алабыз. «Эчсәгез, хәрам була, тәмугка керәсез», дип бу очракта әйтә алмыйбыз. Моны әти-әниләр, медицина һәм башка шундый органнар көйләргә тиеш.
Энергетик эчемлекләрнең сәламәтлеккә зыян китерүе, йөрәккә һәм нерв системасына тискәре йогынты ясавы турында да язалар. Мондый эчемлекләрне куллану кайчан гөнаһка әйләнә, һәм аларны эчү кайсы очракларда хәрам дип санала?
Зыяны 100 процент дәлилләнгән булса гына, энергетиклар хәрам дип санала.
Монда бик күп эзләнүләр һәм тәҗрибәләр үткәрергә кирәк. Галимнәр сүзе соңгы сүз булып тора.
Бүгенге көнде мондый нәтиҗәләр, бәйсез галимнәр, шушы әйберләргә карата төп фикер булмау сәбәпле, буталчык килеп чыга. Бөтен әйбер маркетингка, әйберләрне сатуга корылган. Кызганыч, кеше организмына тәэсир итеп, зыян китереп, акча эшләүгә корылган. Бу әйберне дәүләт кул астына алырга, бәйсез белгечләр төпле бер фикер әйтергә тиеш булып чыга.
Зөлфия Ким
Фото: © «Татар-информ»
«Сирәк очракларда энергетик эчемлекләрне куллану тормыш өчен куркыныч хәлләргә, хәтта үлемгә китерергә мөмкин»
Казанның Марат Садыйков исемендәге 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким энергетикларның яшь организмга зыяны турында сөйләде.
Балалар һәм яшүсмерләр кофеин тәэсиренә аеруча сизгер, чөнки аларның нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары әле формалашып бетмәгән, гәүдә авырлыгы да зур түгел.
Энергетик эчемлекләр йөрәк тибешен ешайтырга, кан басымын күтәрергә, борчылу, ярсу, баш авырту һәм йокы бозылуга китерергә мөмкин. Ә йокы җитмәсә инде игътибар туплау начарая, хәтер һәм уку нәтиҗәләренә дә тискәре йогынты була.
Кофеинны күп күләмдә кулланганда йөрәк нык тибәргә, йөрәк ритмы бозылырга, ә авыр очракларда көзән җыеру һәм башка куркыныч өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. Берничә банка энергетикны берьюлы эчкәндә, башка кофеинлы эчемлекләр белән бергә кулланганда, шулай ук көчле физик күнегүләр вакытында куркыныч арта, шуңа күрә балаларга һәм яшүсмерләргә энергетик эчемлекләр эчү зыян китерү белән яный.
Энергетик эчемлекләрне даими куллану үлемгә китерергә мөмкинме?
Әйе, сирәк очракларда энергетик эчемлекләрне куллану тормыш өчен куркыныч хәлләргә, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Бигрәк тә кофеинны артык күп куллану куркыныч. Бу йөрәк ритмының җитди бозылуына, кан басымының кискен күтәрелүенә һәм йөрәк-кан тамырлары системасының башка авыр өзлегүләренә китерүе ихтимал.
Йөрәк авырулары булган, нәселендә дә йөрәк ритмы бозылу кебек тайпылышлар булган яки кофеинга аеруча сизгер кешеләргә тагын да зуррак куркыныч яный. Энергетикларны алкоголь, башка стимуляторлар белән бергә кулланганда яки көчле физик йөкләнеш вакытында бу куркыныч тагын да арта.
Шул ук вакытта энергетикларны даими кулланган һәр кешегә үлем куркынычы яный дип әйтү дөрес булмас иде. Бу – эчемлекнең күләменә, андагы кофеин микъдарына һәм кешенең шәхси сәламәтлек үзенчәлекләренә бәйле. Әмма энергетикларны зыянсыз эчемлек дип тә санарга ярамый.
Энергетик эчемлекләрне ешрак яшүсмерләр һәм яшьләр, аеруча 15–30 яшьлекләр куллана. Бу яшьтәге кешеләр энергетикларны еш кына йокы туймаганда, игътибарны туплау, имтиханнарга әзерләнү яки эшкә сәләтлелекне арттыру өчен эчәләр.
Яшүсмерләр арасында энергетиклар куллану аеруча борчу тудыра. Алар эчемлекнең сәламәтлеккә китерергә мөмкин булган зыянын һәрвакыт аңлап бетерми. Реклама, яшьтәшләренең йогынтысы һәм эчемлекләрнең җиңел сатып алынуы да моңа сәбәпче була ала.
Шул ук вакытта энергетикларны өлкәннәр дә күп куллана. Аеруча эштә зур йөкләнеш булган, сменалап эшләгән яки даими йокы туймаудан интегүче кешеләр арасында очрый бу.
Шуны да билгеләп үтик: энергетикларны иң күп куллана торган яшь төркеме илгә, яшәү рәвешенә һәм тикшерелгән кешеләр төркеменә карап үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә махсус тикшеренү мәгълүматлары булмаса, бер яшь төркемен иң беренче урынга кую дөрес булмас иде.