Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыю фикерле булып үсеп киләсез!» – Чаллыда Шәүкәт Галиев премиясе тапшырылды

Чаллыда «Көмеш кыңгырау» газетасының Татарстан Язучылар берлеге белән уртак проекты булган Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясен тапшыру тантанасы узды. Анда «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.

news_top_970_100
«Кыю фикерле булып үсеп киләсез!» – Чаллыда Шәүкәт Галиев премиясе тапшырылды
"Көмеш кыңгырау" сайтыннан

Яшь авторларның иҗади рухын күтәрү, активлыгын арттыру максатыннан бирелә торган Шәүкәт Галиев премиясенә 2019 елда нигез салынган. Быел ул 5нче тапкыр тапшырылды. Ул мәктәп яшендә актив иҗат иткән 3 укучыга һәм балалар өчен иҗат иткән бер өлкән авторга бирелә. Чара инде икенче ел рәттән Чаллыдагы иң милли мәктәпләрнең берсе, язучы, күп еллар «Көмеш кыңгырау»ның баш мөхәррире вазифасын үтәгән Факил Сафин әйтмешли, «Чаллы мәгариф системасының бер кояшы» булган Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә узды.

«Көмеш кыңгырау» – үзе бер мәктәп кебек»

Премия «Көмеш кыңгырау» газетасы белән даими хезмәттәшлек иткән, балалар өчен кызыклы әсәрләр язган 1 өлкән авторга һәм газетада басылган шигырь, әкият-хикәяләре, язмалары иң уңышлы дип табылган 4 укучы балага бирелә.

Бүгенге көндә шәһәр җирлегендә татарча матур итеп сөйләшүче балаларны очрату кыен. Ә инде андыйларны табып, араларыннан фикерле, иҗатка сәләтлеләрен аерып алу – үзе бер зур хезмәт.

«Көмеш кыңгырау» бу юнәлештә нинди эш алып бара? Яшьләрне иҗатка ничек җәлеп итә?

Бу хакта газетаның баш мөхәррире Айсылу Сәлимова: «Без укучылар белән шәһәр күләмендә генә түгел, төрле районнарда да очрашуларга йөрибез. Шулар вакытында иҗат итәргә яратучы балаларны күреп, үзебез белән хезмәттәшлек итәргә чакырабыз. Аларның номерларын алып, үзебезнең ватсап төркеменә теркибез. Ул төркемдә 140лап бала бар. Алар белән турыдан-туры эш алып барабыз – төрле биремнәр, сораулар язабыз. Алар актив рәвештә фикерләрен белдерә башлыйлар, язмалар әзерләп, почтабызга җибәрәләр.

Шулай ук яза белә торган балалар безгә татар теле укытучылары ярдәме белән һәм газетабызда узган төрле бәйгеләр аша да килә. Сәләтле бала күрсәк, шунда ук активлык күрсәтеп, аны үзебезгә җәлеп итәргә тырышабыз. «Көмеш кыңгырау» – бер мәктәп кебек инде ул. Үзебезгә язып торучы балаларны инде шәхсән дә беләбез», – дип сөйләде.

Фото: ©

Баш мөхәррир әйтүенчә, Шәүкәт Галиев исемендәге премия укучыларга 1 еллык иҗат өчен бирелә. «Даими авторларыбызны барлап, иң лаеклыларын сайлап алабыз. Язманың жанры мөһим түгел. Мәсәлән, бүген безнең бер шагыйрә кызыбыз да лауреат булачак. Камилә, шулай ук, төрле темаларга үз фикерен дә оста итеп җиткерә белә», – диде Айсылу Сәлимова.

Факил Сафин: «Без алдан яшьләрне йөгертәбез»

Быел әлеге премиягә өлкән авторлардан язучы Флера Мәрданова лаек булды. Иҗатка сәләтле балалар арасыннан иң-иңнәре дип:

Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе укучысы Айзат Гайнетдинов;

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбе укучысы Камилә Әхмәдиева;

Саба районы Эзмә мәктәбе укучысы Азалия Мифтахова;

Арча районы Кәче мәктәбе укучысы Зәринә Гыйльметдиновалар табылды.

Тантананы тулысынча биредә карап була:

Җиңүчеләргә акчалата бүләк, диплом һәм яшь хәбәрче таныклыгын Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучы, шагыйрь, «Көмеш кыңгырау»ның икенче баш мөхәррире Факил Сафин һәм премиянең иганәчесе Римма Идиятуллина тапшырды.

Факил абый әлеге чараның елдан-ел матуррак, колачлырак итеп уздырылуын әйтте.

«Бу кичәдә балаларыбыз өчен горурланып утырабыз. Безнең Чаллы шәһәреннән дә, балачакта «Көмеш кыңгырау»ны укып, аңа язып, бүгенге көндә уңыш казанган язучыларыбыз, галимнәребез, сәнгать осталарыбыз бихисап», – диде Факил Сафин.

Фото: © Гөлназ Хәбибуллина

Факил абый Чаллылыларның актив булуы, уңышларга ирешүе сере белән дә бүлеште. «Без алдан яшьләрне йөгертәбез. Аларга җитешәбез дип, арттан үзебез теркелдибез. Ә бит, гадәттә, киресенчә була: алдан картларны җибәрәләр, ә яшьләр «болар кая барып җитәрләр икән» дип карап торалар. «Көмеш кыңгырау»да да шулай – алдан балалар йөгерә, алар артыннан без калышмаска тырышабыз», – дип көлдерде җор телле язучы.

Премия иясе Флера апа яшь буынга үзенең уй-теләкләрен җиткерде. Ул ел дәверендә балалар белән газета аша актив эш алып барган, әкият бәйгеләре дә уздырган.«Мин барыгызны да яратам. Сез – яңа гасыр балалары, сезнең күңелләрне бизәү, агарту – минем яшәү максатым. Бу максатымны тормышка ашырырга хәерле гомерләр бирсә иде, газиз Аллам», – диде язучы.

Фото: © «Көмеш кыңгырау» сайтыннан

Әлбәттә инде, балалар үзләре дә бу дәрәҗәле премияне алганга кош тоткандай сөенгәннәр иде.

Камилә Әхмәдиева – талантлы шагыйрә. Ул үзен иҗат итәргә табигать илһамландыруын әйтте. Шулай ук мәхәббәт һәм фәлсәфи темаларга яратып яза.

Зәринә Гыйльметдинова 5 сыйныфтан татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашып килә. «Анда миңа иҗади биремнәрне эшләве бик ошый иде. Шул вакытта яза белү сәләтем бар икәнлекне аңладым. Төрле темаларга язам. Мәктәптәге чараларны яктыртып барам, үземне борчыган социаль проблемаларны да күтәрәм. Мин бөтен темаларга да язарга риза. Илһам килгән саен язарга тырышам.

Фото: © Гөлназ Хәбибуллина

Бу – әле минем беренче генә премиям. Бу – минем бик зур уңышым. Мин чиксез шатмын», – диде ул. Зәринә, шулай ук «Арча хәбәрләре» газетасы белән дә хезмәттәшлек итә, Арчада эшләп килүче «Нур» балалар телестудиясендә шөгыльләнә. Үзенең якташы, шулай ук иҗат юлын башлап килүче журналист Айгөл Фәттаховадан үрнәк алуын әйтте.

Тагын бер лауреат Айзат Гайнетдинов сүзләренчә, әлеге премия аңа алга таба тагын да күбрәк язарга, уңышларга ирешергә этәргеч бирәчәк. Айзат маҗаралы хикәяләр иҗат итәргә ярата. «Үзем белән булган барлык кызыклы хәлләрне хикәя итеп язам. Аларда төп герой – үзем», – ди ул. Айзат яшьтәшләренең татар телен белмәвенә борчылуын да җиткерде. «Татар телен популярлаштырырга кирәк. Барысы да үзебездән тора, үзебездән башларга кирәк. Әле үземнең дә татар телем камил түгел, ләкин мин көн саен сөйләмемне матурларга тырышам», – диде Айзат.

Фото: © Гөлназ Хәбибуллина

Айзатның шатлыгын уртаклашырга әнисе Эльза ханым да килгән иде.

«Айзат кечкенәдән үк гел әкиятләр сөйләтә иде, соңрак үзе дә уйлап чыгарып сөйли башлады, китап-журналлар укырга бик ярата. Балалар бакчасында да татар төркеменә йөреп, шигырь бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар ала иде. Каникул вакытында авылда әби-бабай тәрбиясендә, авыл тормышын күреп, татарча өйрәнеп үсте. Гаиләдә дә гел татарча гына сөйләшәбез. Төрле әдәби марафоннарда, бәйгеләрдә теләп катнаша, узган ел «Татар малае» шәһәркүләм бәйгесендә 2нче урынны яулады. Әлбәттә, бу җиңүләрендә гимназиябез дә зур урын алып тора. Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Энҗе Әзһәмовнага бик рәхмәтлебез. Укучыларда милли җанлылык, туган телгә мәхәббәт тәрбияли ул. Айзат татар язучылары белән очрашуларга да йөри, мастер-классларда катнашып, канатланып кайта», – дип бүлеште Эльза ханым безнең белән.

«Көмеш кыңгырау»ның мәшһүр шагыйребезне данлавы мактауга лаек»

«Көмеш кыңгырау» газетасының даими хәбәрчеләре дүртәү генә түгел, әлбәттә. Бәйрәмгә газетаның башка актив авторлары да чакырылган иде. Алар, спонсорлар ярдәме белән, төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең премияләре һәм дипломнарын, җәмгыятьнең генераль директоры Шамил Садыйков исеменнән, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газетасы баш редакторы Рәмис Латыйпов тапшырды. Ул бүгенге көндә журналистларга иҗат итәргә һәм үсәргә мөмкинлекләр күп булуын әйтеп үтте.

Фото: © Гөлназ Хәбибуллина

«Җитәкчелек чыгышлар ясаганда, алар тарафыннан «еллар авыр булуга карамастан» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мин кайчан «гади ел булды» дигәнне ишетермен икән дип көтәм – ишеткән юк, хәзер булмас та инде. Һәр елның үз кыенлыклары, авырлыклары, дигәндәй. Журналистика ягыннан караганда да, хәзер кадрлар мәсьәләсе авыр тора, татарча белүче яшьләр аз, дип әйтәләр. Бу дөрестән дә шулай. Ләкин һәр заманның үз казанышлары, мөмкинлекләре була. Мәсәлән, бүгенге көндә күпме редакцияләр сезнең белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Элек, конкуренция заманында, андый мөмкинлек булмаган. Алар сезне укытырга да, сезнең белән эшләргә дә риза.

Бүгенге көндә журналистлар арасында бик күп дәрәҗәле бәйгеләр уздырыла. «ТАТМЕДИА» басмалары – «Казан утлары», «Идел» журналлары, Язучылар берлеге, Филология институты бәйгеләре бар, «Ватаным Татарстан» газетасы, Диния Нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы яшь авторлар өчен бәйгеләр уздыра. Шул исәптән, «Көмеш кыңгырау» газетасының да, барыбыз да укып үскән мәшһүр шагыйребезне данлавы мактауга лаек. Икенчедән, ул – сезгә дә эшләр өчен стимул. Кайчандыр ул премияне алып, әле кичә генә дигәндәй шушы сәхнәдә басып торган яшьләрнең исемнәре инде күренә башлады», – диде ул һәм шушы башлангычка нигез салучыларга рәхмәтләрен белдерде.

«Көмеш кыңгырау» белән даими хезмәттәшлек итүче иң актив яшь шагыйрьләрне билгеләп үтү өчен, сәхнәгә татар әдәбиятында танылган шагыйрәләрнең берсе, язучы Лилия Гыйбадуллина күтәрелде. Ул мондый чаралар уздырганда дәвамчанлык мөһим булуын ассызыклады.

Фото: © Гөлназ Хәбибуллина

«Бирегә зал тутырып җыелган балаларның, хәбәрчеләр, яшь шагыйрьләр, прозаикларның әти-әниләре, иманым камил, «Көмеш кыңгырау» укып үскән буын. Һәм менә сез дә ул эстафетаны күтәреп алып, «Көмеш кыңгырау»чылар булып, әлеге газета битләрендә һәм социаль челтәрләрдә үз әсәрләрегезне урнаштырып, кыю фикерле булып үсеп киләсез. Сезнең балалар да, сездән соң киләсе буын да шушы сәхнәләрдә, шушы газета битләрендә шәхес буларак формалашсын, үз юлларын тапсын иде.

Быел без әлеге премияне 5нче тапкыр тапшырабыз. Бу – шулай ук дәвамчылыкның, нигезләрнең нык булуы хакында сөйли», – дип билгеләп үтте ул.

«Безнең үз фикерен әйтерлек балаларыбыз бар»

Быел «Көмеш кыңгырау»лылар, яңа авторларны барлар өчен, «Ачыш» номинациясен булдырган. «Көмеш кыңгырау» гаиләсенә яңа гына килеп кушылган, әмма үзләренең кызыклы язмалары белән сөендереп торган укучыларны «Мәйдан» журналының баш мөхәррире, үзе дә берничә ел газетаның баш мөхәррире булган Ризидә Гасыймова бүләкләде.

«Көмеш кыңгырау»да эшләгән вакытта мине балалар шундый күп нәрсәгә өйрәтте. Аны олылар матбугатында эшләгәндә аңлап та бетереп булмый. Балалар синнән читтә кебек, алар синең шикелле уйлый да белми кебек. «Көмеш кыңгырау»да эшли башлагач, мин балаларның нәкъ безнең кебек булуын, аларның уй-фикер йөртү дәрәҗәсе дә нәкъ безнеке кебек булуын аңладым.

Фото: © Гөлназ Хәбибуллина

Бездә балалар арасындагы проблемаларны күтәргән республикакүләм җыелышлар була. Анда балаларны татарчага өйрәтү һәм башка темаларга сөйләшәләр, ләкин балалардан башка гына. Минем безнең шундый сөйләшүләрдә катнашырлык һәм үз фикерен әйтерлек балаларыбыз бар. Андый җыелышларда аларны да катнаштыру нәтиҗәлерәк тә булыр иде», – дип сөйләде Ризидә Гасыймова.

Ризидә Гасыймова үзләре башлаган эшнең хәзер дә дәвам итүенә куануын әйтте.

«Рәхмәт иганәчеләребезгә, рәхмәт «Көмеш кыңгырау»га. Мин инде бу турыда бергә эшләгәндә дә әйтә идем – газетага битараф булмаган коллектив тупланган. Алар барысы да балалар дип яши. Без укучыларның һәр фикерен ачыш итеп кабул итә идек, һәм бүген дә шушы әйбер дәвам итә.

Рәхмәт сезгә, балалар! Премияне билгеләп тә була, табып та була, әмма сез – безнең сүзне ишетерлек, ышанырлык һәм менә «Көмеш кыңгырау»га кушылырлык балалар булмаса, премияне бирер кеше дә булмас иде», – диде ул.

«Без бу премияне хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрергә тиешбез»

«Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире, Чаллы милли матбугаты үзәге җитәкчесе Резеда Йосыпова Шәүкәт Галиев премиясен хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәреп, матди яктан тагын да ныгыту турындагы фикерне күтәрде.

«Бу – бик зур проект. Шуңа да без аны «Татмедиа» кысаларында гына калдырмыйча, бәлки, хөкүмәт югарылыгына күтәрергә тиешбездер. Хөкүмәт дәрәҗәсендә матди яктан ныгытылса, бу проект тагын да көчлерәк булачак, дигән сүз», – диде Резеда Йосыпова.

Фото: © Гөлназ Хәбибуллина

Әлеге матур әдәби кичә 2нче гимназия укучылары әзерләгән искиткеч матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Гимназиянең ВИА «Мизаж» һәм ВИА «Gymnasium» дигән инстументаль ансамбльләре дә бар икән. Егет-кызлар бик оста итеп чыгыш ясадылар.

Артисттан артист тумыйча кем тусын инде, дигәндәй, җырчы Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның кызлары Риана «Гармунчыга» дигән җыр башкарды. Сүз уңаеннан, Ришат Шәйхетдинов үзе дә әлеге гимназияне тәмамлаган.

«Тылсым» театр студиясенең яшь артистлары башкаруында «Тылсымлы чәчәк» дигән театральләштерелгән тамаша да карап кайттык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100