Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыяр-помидорны күчерер вакыт: ни белән тукландырсаң, шәп уңышка өмет зур?

Теләче районы Казаклар авылында яшәүче Айгөл Рәхмәтуллина яшелчәләрдән мул уңыш алу серләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Кыяр-помидорны күчерер вакыт: ни белән тукландырсаң, шәп уңышка өмет зур?

Помидор-кыяр, борычларны һәрвакытта да дымлы туфракка чәчәргә кирәк. Туфракны дымландыру өчен су сипкәндә марганцовка кушам. Куе итмичә генә, алсу төстәге су ясыйм. Орлыкларны чәчкәч, пакет белән каплап куям. Үсентеләр утыртасы туфракны көздән алып калган бакча балчыгына кибет туфрагын да кушып әзерлим. Бергә бер исәбеннән катнаштырам. Үсентеләр өчен кибет балчыгы да кирәк дип саныйм. Чөнки, алар микроэлементлар белән баетылган була.

Тишелеп чыкканнан соң, кояш караган якка куярга кирәк. Бигрәк тә помидор үсентеләрен. Үсенте өч-дүрт яфрак чыгарганнан соң күчерәм. Күчереп, бер-ике атна узгач, аш содасы һәм бор кислотасы катнашмасы сибәм. 

Ул болай ясала: ике аш калагы аш содасына 4-5 тамчы бор кислотасы кушыла. Әлеге катнашманы 2 литр суга салып яхшылап болгатам һәм сыекча әзер. Үсемлекләр бу сыйны бик ярата, бик яхшы үсеп китәләр. Ун көннән соң яңадан, чүпрәле катнашма белән тукландырам. Бу ысулны әбием дә, кайнанам да элек-электән кулланган. Бер пачка “Люкс” чүпрәне (свежий) башта суда җебетәм. Бүлмә температурасында өч сәгатьләп тотам. Бер литр суга 2-3 аш калагы чүпрәле сыекчаны салам.

Кар суы да бик файдалы. Үсентеләргә дә, гөлләргә дә гел шуны сибәбез, булыша. Алга таба корткычларга каршы торырга да ярдәм итә.

Нинди генә катнашма булса да, аларны һәрвакыт үсентенең төбенә генә сибәргә кирәк. Яфракка тияргә тиеш түгел. Җиргә күчереп утыртып, ике атна үткәннән соң нәкъ шушы катнашмаларны тагын кулланам.

Җиргә күчереп утыртканнан соң, 15 көнләп вакыт үткәч, яшелчә үсентеләренә йода эремәсе сибәм. Аны помидорлар бигрәк тә ярата. Йодалы су яшелчәләрнең иммунитетын ныгыта. Теплицадагы помидорлар өчен бигрәк тә файдасын күрәм. 8 литрлы чиләккә 4-5 тамчы йод тамызып эшлим.

Бакча җиләкләре азот ярата. Азот тавык тизәгендә күп. Чиләк төбенә аз гына тавык тизәге салып, су өстәп, берничә көн тоткач сибәргә, шулай ук җиләкнең төбенә генә сибәргә кирәк.

Суганнар, яшелчәләргә нинди үләннәр бар, бөтенесен су салып, әчетеп сипсәң яхшы. Помидорлар сыер тизәге әчеткесен ярата. Кибеттән алып сипкәнче, үзеңдә булган әйберләрне кулланып, шундый ашламалар үзең ясасаң бик яхшы.

Корткычлар яфракларга һөҗүм итә башлагач, аш серкәсе кушылган су сибәбез. 8 литрлы чиләккә бер аш кашыгы аш серкәсе салына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100