Кыяр белән йомыркадан салат
Яңа өзеп алынган кыяр белән йомыркадан тиз генә салат ясарга мөмкин.
Кыярны саламлап яки шакмаклап, укроп һәм суган кыяклары кебек яшел тәмләткечләрне ваклап турарга, пешкән йомырканы эре угычтан уарга, тәменчә тоз, каймак яки майонез салып болгатырга.