Бригадир Мәннаф профсоюз күчтәнәче өләшкәндә әйтә китте:
– Земфира сеңлем, быел кышкы сабан туе гыйнварда ук була. Син бер-ике җырыңны әзерләп куя тор. Күрше авыллардан калышасы түгел. Үзең беләсең, җиңгән бригадка бүләк бирәләр. Колхозның иң зур тәкәсе.
Тәкәсе – тәкә инде. Узган елны да алар бригадасына эләкте тәкә. Земфираның шашлык дип бик исе китми. Ә менә җыр дигәндә, «әйдә, сеңлем, җырла» дигәндә күңелләренә канат куялармени кызның! Җитмәсә, авылның иң хөрмәтле кешесе – бригадир Мәннаф абый чакырып торганда. Зур шатлык инде бу. Ул елларда бик популяр Зөһрә Шәрифуллинаның «Су буенда учак яна», Венера Ганиеваның «Туй күлмәге» җырын көнгә ничә тапкыр гына җырлап карамады икән. Микрофон урынына массажка, йә бәрәңге төйгеч тотып, әллә ни кыяфәтләргә кереп әзерләнде көзге каршында. Кием сайлап мәшәкатьләнәсе юк. Чөнки артык сайланырга, төрләндерергә мөмкинлек юк. Матур күлмәк киеп була, дигән уй да юк. Чөнки, авыл кибетендә юк алар. Аннан кышкы сабантуй урамда уза. Урамда шакмаклы пәлтәңне киеп чыгасың да җырлыйсың. Бар кеше дә бер төсле.
Кышкы сабантуй дигәннән, нишләп шулай әйтәләр икән, дип уйланып та ала Земфира. Сабан туе язгы эшләр төгәлләнгәч, җәй башында үткәрелә бит. Ә алар ягында кышын да үткәрәләр. Күп кеше җыелгач, читкә киткән авылдашлар да кайткач, сабан туе уеннары уйналгач шулай әйтәләрме икән? Әле алай гына да түгел. Сабан туе узасы авылга тирә-як авыллардан да кешеләр килә. Халык күп булган саен бәйрәм күңеллерәк тә уза.
Сабан туе узасы авылдан 30 чакрым ераклыктан килгән биючене көтеп кенә торалар. Ел да шулай. «Рәфис килдеме икән, киләме икән», – дип сорашалар. Танылган биюче түгел лә ул. Үз колхозының алдынгы механиазторы. Ел әйләнә «ДТ-75» йөртә. Әллә ни яшь тә түгел, ир уртасы. Ә менә биюе! Әкәмәт җиңел хәрәкәтләр! Ул җитезлек, йөзендәге елмаюлары нур чәчеп тора, кашларын сикертеп биюләре. Флера Хөрмәтова уйнаган бию көенә очып китәрдәй бии. Аяклары, гәүдәсе генә түгел, күңеле бии аның. Сәхнәгә ул чыкса, хәтта көрәш тукталып кала. Бар халык аны карарга җыела. Аның биергә чыгасын алдан ук хәбәр итәләр. Көрәш, гадәттә, клубның спорт залында уза. Әйтәм бит, көрәш туктап тора Рәфис абый биегәндә. Үзе генә биеп калмый биюче кияү, бәйрәмдәгеләрне дә биетә. Кияү, чөнки ул шул авылның – Баланлык авылының кияве.
Менә шундый авылның үз талантлары чыгыш ясый андый бәйрәмнәрдә. Зур казанда аш, ботка пешерәләр. Табаларда коймак пешә. Клубта эшләүчеләр, теләге булган башка авылдашлар да табынга куярга пирог, кабартма, кош теле кебек камыр ризыклары әзерли. Земфираны да шунда җырларга чакырулары – зур шатлык. Әнисе май кабартмасы пешерәчәк. Йокысы йокы булмады кызның. Җырларының сүзләрен онытмасам гына ярар иде, дип кат-кат кабатлады. Иртән уянганда әнисе эшкә киткән иде инде. Май кабартмасына дигән камырны кабарырга куйган. Авылда бәйрәм буласына әйтерсең лә камыр да шатлана, күпереп маташа.
Земфира, бәйрәмгә киткәнче, югары очтагы иптәш кызына барып киләсе иде. Бәйрәмдә клуб хезмәткәре киеп чыгасы Кыш бабай киеме аңарда икән. Иптәш кызның әнисе – авылның оста тегүчесе. Яңа елда Кыш бабай авылның «хулиган» малайлары белән тартышканда, киеменең җиңе ертылып харап булган. Бәйрәм көнне генә искә төшкән җиңен тегәсе. Андый эшләр гел шулай ул, бер дә аптырыйсы юк. Сәгате җиткәч кенә эшләнә. Менә шул Кыш бабай киемен алырга барышлый, Земфирага әнисе очрады. «Сәгать унда Нәзир абый җыеп алып төшә», – диде кыз әнисенә, кабартманы өлгертә алырсыңмы, дигәндәй. «Ярар, кызым, ярар, кибет янына үзем алып төшәрмен, Нәзир абыең шуннан китәдер бит» – диде әнисе, кулындагы сәгатенә карап. Әле унга кадәр ике сәгать вакыт бар иде.
Земфира дус кызларына барып кергәндә, тегүче Мәдәния апа Кыш бабай киемен әзерләп, чүпрәк сумкага салып куйган иде инде. Шәһәрдән кайткан кунак апалары бизәнгечләр алып кайткан: керфек буявы, өр-яңа иннек. «Әйдә, матурланып чык сәхнәгә», – диде кунак апасы. Кызыкай, уңайсызланып кына булса да, керфек буяды, күз асларына кара сызып карады. Анысы ошамагач, битләрен юып, кабат керфек буяды. Битенә крем да сылап куйгач, бетчәләр дә капланып китте. Көзге каршысына килеп баскач, үзенең матурлыгына үзе сокланып, кибет каршысына йөгерде.
Вакыт ун тулырга унбиш минут бар иде әле. Атка утырып барасы кешеләр берәм-берәм җыела. Земфираның әнисе генә күренми. Кабартмалар китерәсе иде бит. Ат йөртүче кыздан килә дә сорый, һаман сорый, әниең ник килеп җитми, ди. Вакыт ун тулып ун минут узып бара. Ашыкканда көтүе тагын да озак тоела. Бәйрәм унбердә башланасы. Җитмәсә, Кыш бабай киеме дә Земфирада. Нәзир абыйның сабырлыгы беттеме, ат чанасындагы башка авылдашлары киңәш иттеме, «сине икенче юлы төшкәндә алырмын, боларны төшереп куям да кире менеп алырмын» диде дә атын чаптырып китеп тә барды.
Земфира ат чанасындагы авылдашларыннан уңайсызланып калды. Карга төренгән салкын авыл урамында бер ялгызы басып калгач «бәйрәмгә бара алмый калам» дигән шик керде күңеленә. Ат кузгалып китеп, авыл урамының икенче башына барып җитеп күздән югалуга, тыкрыктан әнисе килеп чыкты. Кызның әнисенә ачуы килде, дәшәсе килмәде. Әнисе үзен гаепле санап, башын аска иде. «Кайтуыма үгез абзар тактасын җимереп ишегалдына чыккан, шуны кертә алмый изаландым. Үзең беләсең бит, сөзеп ташларга да күп сорамый. Күрше-тирәләр дә бәйрәмгә китеп беткән, ярдәмгә чакырыр кеше дә юк. Кертеп япкач, тактасын кадаклап, лом белән терәтеп йөрдем, тагын чыга бит әле ул, холыксыз», – диде әнисе, кабартмалар салынган сумкасын кочаклап. Суынмасыннар дип, кочаклап кына торды.
«Бездә һаман шул сыер, үгез инде», – дип уйлады Земфира. Кызының ничек матур итеп бизәнгәнен дә күрми әнисе. Менә ул үгез куып йөреп, кызы бәйрәмгә баруга соңарды. Әле Нәзир абыйсы тагын киләме-юкмы, дигән уйлар йөгерде кыз күңеленнән. Әнисенә бик нык ачуы килде.
Ул арада икенче як тыкрыктан кыңгыраулар тагып бизәлгән җигүле ат килеп чыкты. Ат хуҗасы – авылның тальянчысы Мәхмүт абый. «Сабантуйгамы, кызлар, әйдә, утырыгыз», – диде Мәхмүт абый янәшәсендә утырган бабай, чанадагы печәнне рәтләгәндәй итеп. Земфираның әнисе сабантуйга кызы гына барасын, Нәзирне көтүләрен әйтте.
– Нәзирнең аты, өркеп, карга чумган, кире килмәс ул, әйдә, безгә утыр, кызым, – диде бабай.
Земфираның бөтенләй күңеле төште. Бабайлар янына утырып барасы килмәде кызның. Шулай да, бәйрәм буласы урам башына җиткәч, аттан төшеп калып, җәяү керермен, дип уйлады. Соңга калуына үпкәләп, әнисенең кулыннан сумканы ачуланып тартып алды да ат чанасына кереп утырды. Әнисенә күтәрелеп тә карамады. Чанага кереп утыргач кына, сумкадан тәгәрәп чыгып кар өстендә яткан бер кабартманы күреп алды. Әнисе йөгереп килеп кабартманы алды да, карын кагып, кесәсенә салды. Ат алга таба юыртты. Урам башына җиткәч кенә артка борылып карады кыз. Әнисе ничек баскан, шулай карап тора иде, кулын изәп. Авылны чыкканда Мәхмүт абый, «син – безнең җырчы кыз бит, салкын тимәсен» дип, өстенә тун кебек әйбер каплады.
Авылны чыкканчы ук Мәхмүт абый тальян гармунын сузып җибәрде. Башка көннәрдә җилкенеп тыңлаган «Җиз кыңгырау моңнары» да әллә ничек күңелен елатмакчы бүген Земфираның. Ә агайлар шул җырны сыздыра. Берсе уйный, икенчесе кычкырып җырлый-җырлый, кышкы сабан туена җилдерә. Хәтта ат та шул көйгә туры китереп чаптыра кебек. Малкайның гәүдәсен уйнаклатып, башын чайкап кешнәп җибәрүләре, арт санын биеткәләп чабулавы да бәйрәм рухына аваздаш иде. Ике авыл арасына җиткәч, Нәзир абыйсының көрткә чумган атын чыгарып маташуын күрделәр. Ат янында 2-3 кеше генә калган. Калганнар җәяүләп тәпиләгән булса кирәк. Мәхмүт абый да, ярдәм итәргә теләп, атын туктатты.
– Ачылышка тальян кирәк, бар, син чаптыр, – диде Нәзир.
Алар бәйрәм буласы авылга кергәндә, алдагы атка утырып киткән иптәшләре туңып, җәяүләп, авыл башына кергәннәр генә иде. Бик теләге булса да, Мәхмүт абый аларны чанага сыйдыра алмады. Земфира, иптәшләре танымасынга, толып тунга тагын да төренебрәк утырды. Авыл башында төшеп калам, дигән уен әллә онытты, әллә урам буйлап бәйрәмгә агылучы халык агымына иярәсе килмәде – клубка кадәр атка утырып барырга булды. Клубка килеп җитүгә дә күңеле алгысынды кызның. Җитмәсә, клуб каршысына чыгарып куелган тавыш көчәйткечтән Илфак Смаков җыры яңгырый.
«Земфирәкәй, кемгә гөлләр өздең,
Болыннарда йөргән чагында...» – ди. Хисле кыз баланың күңеле, менә түгеләм, менә түгеләм, дип кенә торды.
Суынмасынга май кабартмаларын тагын да кочаклап тотты. Чыннан да, кабартмалар суынырга да өлгермәгән иде. Клубка килеп керүгә кабартма исен тойган клуб мөдире Зәйнәп Идрисовна, иртәдән бирле шушында кайнашам, тамак ачты, бер кабартма булса да ашап куйыйм әле, дип, кызның сумкасыннан кабартма алып капты. Зәйнәп апасының, «м-м-м, тәмле» дип әйтүе булды, күңел елгасы акты да китте кызның. Фермадан эштән кайткан килеш, ашамыйча да, ашыга-ашыга газ плитәсе янында кайнашкан, кибет янында салкында басып калган әнисенә рәхмәт әйтми киткән үкенү яше иде ул. Кыз тыелып тора алмады, киенү бүлмәсенә кереп елады да елады. Нечкә хисләре түгелеп ташыды, керфек буяулары да юылып төште.
Ул көнге бәйрәм – бәйрәм булмады кызга. Күңелендә, янында, уенда гел әнисе йөрде. Әмма ул көн гомерлеккә истәлекле булды. Әнине үпкәләттем, дигән хис аның күңеленә тынгы бирмәде. Әнисе, бәлки, үпкәләмәгәндер дә. Бәлки, күңеленә авыр булса да, кызына сиздермәгәндер. Яшьлек чорның дуамаллыгы, ашыгучанлык хисле кыз күңеленә әниләргә кырын карашның да авырлык китерәсен сиздерде. Әниләрнең кадерен белергә кирәклеген үз балаларына да яшьлегеннән калган менә шушы вакыйганы сөйләп төшендерергә тырыша хәзер. Урамнан узганда ачык тәрәзәләрдән май кабартмасы исе килсә дә, үзе пешерсә дә, балачакта калган кышкы сабан туе күз алдына килә. Кышкы сабан туеның исеме үзгә хәзер. 80нче еллардагыча түгел. «Кышкы спартакиада», «авыл көне» булып та үзгәрде.
Ә хәтердә – кышкы сабан туе...