Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыш буе черемәсен өчен, бәрәңгене нишләтергә?

Бәрәңгене гел тикшереп торыгыз, бер черек бүлбенең бөтен уңышны бозуы ихтимал.

news_top_970_100
Кыш буе черемәсен өчен, бәрәңгене нишләтергә?
Михаил Захаров

Бәрәңгене җыеп алу бер хәл, аны дөрес итеп сакларга да кирәк әле. Кыш көне черегән, йомшарган бәрәңгене файдаланып булмый бит. Шуңа күрә киңәшләр сайтындагы берничә ысулны истә тоту хәерле.

Бәрәңгене сакларга салганчы, туфрагын коеп бетерегез. Туфракта зарарлы бактерияләр була, шулар бүлбеләрне черетә.

Базлы гаражы, шәхси йортта идән асты булмаган кешеләр, бәрәңгене балконда да саклый ала. Биредә агач тартмаларны берсе өстенә икенчесен куеп, бәрәңге саклагыч ясарга мөмкин. Тартма астын ике катлы итеп, изоляцияли торган материал беркетегез. Өстен кояш нурларыннан каплап куярга кирәк.

Сакларга куйганчы, бәрәңгене юарга да ярый. Аннары пешергәндә дә барыбер юасы була бит. Юганда бәрәңгенең яхшыларын сайлап куясың. Бер генә авыру бәрәңге эләксә дә, бар уңыш череп бетәргә мөмкин. Бүлбеләрне туфрактан яхшылап чистартып, киптереп, сакларга салыгыз.

Бәрәңгенең һәр сортын аерым саклагыз. «Валентина», «Диво» һәм «Ред Скарлетт» сортлары бик соң кышка кадәр яхшы саклана. Башта эре бәрәңгеләрне ашарга кирәк, бәрәңгенең зурлыгы саклау срогына йогынты ясый. 90 граммнан авырраклары начар саклана.

Бәрәңге янына яшелчәләрнең кайберләрен куярга да ярамый. Ә икенчеләрен, киресенчә, бәрәңге янына салу файдалы. Мәсәлән, кызыл чөгендер арты дымны үзенә сеңдерә, черү процессларын туктата. Ләкин кишер бәрәңге янында шиңәр. Ә суган белән сарымсакка җылырак урын кирәк.

Бәрәңгене сакларга куйдым да бетте дигән сүз түгел әле. Тора-тора берәрсе чери башлап, башкаларын да бозып бетерүе ихтимал. Шуңа күрә даими рәвештә тикшереп торыгыз. Черек бәрәңге очраса, череген дә, аның янындагыларын да тартмадан алырга кирәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100