news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Идән астында черегән бәрәңге исенең куркынычы нидә?

Берничә кеше берьюлы базга төшмәү хәерле.

news_top
Идән астында черегән бәрәңге исенең куркынычы нидә?
https://pixabay.com/

Черегән бәрәңге парлары кеше үлеменә китерергә мөмкин. Анда гади углекислый газ була. Ул авыр, таралмый һәм идән асты яки баз төбенә җыела. Баз яки идән астында озак торган кеше үлә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Элек базлар җир идәнле, җир стеналы булган, шуңа һава алмашу җиңел барган. Базда кеше үлү очраклары да булмаган диярлек.

Заманча базлар кирпеч, бетон, плиткалар белән тышланган, биредә газ җыелып ята. Шуңа күрә мондый базларга һичшиксез җилләткеч куярга кирәк. Базга төшүче кешене саклап тору хәерле.

Базга берничә кеше берьюлы төшү ярамый. Бер-бер хәл булганда, өстә калган кеше ярдәм итәрлек булсын, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар