Кырым һәм Париж чалымнары булган Тукай районы яки кемнең чәк-чәге баллырак?
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районыныа сәяхәткә барды.
Казаннан Тукай районына делегатлар белән автобуста бардык. Баштан ук шуны әйтеп куясым килә: пунктуальлек татар халкына хас әйбер түгел. Кояш белән бергә торырга ияләнгән эшмәкәрләр бик вакытлы җыелсалар да, көн дәвамында алдан билгеләнгән вакыт кысалары аларга бар ни һәм юк ни. Бер җирдә тәмләп сөйләшү, икенче җирдә шаккатып карап тору, өченче җирдә озаклап чәй эчү — барысы да үзебезчә.
Эшмәкәрләр өчен дүрт маршрут төзелгән иде. Анда алдынгы хуҗалыклар, җитештерү оешмалары, мәдәният һәм белем бирү объектлары белән танышу каралган. Автобуста минем күршедә утырып барган әфәнде Кама Тамагы районыннан булып чыкты. Минем өчен күрше район инде, сүз артыннан сүз китте.
Фермер Тәлгать Сафин үзе сыерлар тота. Кама Тамагы районы авылларында кабан дуңгызлары гөр килеп йөри икән. Хуҗалыкка кереп, маллар өчен әзерләнгән азыкны пычратып бетерәләр, үзләре нык арык, кайберләре урам уртасында үлеп тә кала, ди күршем. Кемне кызганырга да белмәдем, дөресен әйткәндә. Тукай районына беренче тапкыр баруы булса да, эшмәкәрләр җыенында икенче тапкыр катнаша ул. Фермерга фермер кызык инде, теге юлы колбаса заводына алып барган булганнар, бик кызыгын күрмәгән абый. Шуннан ул йокымсырап китте: «Иртән дә йокланылган, гадәттә, өчтә торам. Малайны мал карарга уятыр өчен будильник куйган идем, аны да ишетмәгәнмен, күршем сүндереп куйган», — ди.
«Нык баллы», «шәп», «әйбәт, әйбәт»
Яңгыр да явып тора, юл да бик озын кебек тоелды. Тукай районына кергәндә автобуслар туктады, анда без маршрутлар буенча бүленеп утырырга тиеш идек. Автобустан чыккан вакытта бөтен кеше дә бер җиргә җыелган иде, бал кортлары кебек дип кую дөрес булыр. Анда милли киемле кызлар чәк-чәк, бал-май белән каршы алган икән. Абыйлар арасында: «Баллымы соң?» — дигән сорау ишетелде. «Нык баллы», «шәп», «әйбәт, әйбәт», дип җавап кайтаручылар булды.
Аннан соң без Иске Җирекле авылына юл тоттык. Экскурсовод ханым сүзләренчә, авыл исеме тирә-якта күпләп үскән зирек агачларыннан килеп чыккан. Анда безне иртәнге аш белән каршы алдылар, вакыт буенча ул төшке булырга тиеш иде инде. Аннан соң яңа парк һәм балалар бакчасы белән танышырга тәкъдим иттеләр. Без күлләвекле юллардан, яңгыр астында «чыпыр-чыпыр» килеп, паркны диагональ буенча чыктык та, балалар бакчасы тирәсендә бер әйләндек.
«Белгән булсак, берәр җыр җырлап әйләнер идек», — дип шаяртты янымдагы ханым. Әлфирә ханым Шакирова Аксубайдан килгән, тормыш иптәше һәм авылда калган малае белән кооператив алып баралар. 25 ел элек ферма хуҗалыгы ачкан булганнар. «Ул вакытта Казан ярминкәләренә ит сатарга йөри идем, шуның белән бармаклар да калмады», — диде дә, кесәсеннән кулын чыгарып күрсәтте… Бераз төрле якка караган буыннарга күпьеллык хезмәт «мөһере» сугылган иде. «Балалар булгач, кооператив эшен башладык, пилмән, котлет, мантыйлар ясыйбыз. Бу җыелышның да файдасын күрдем. Бик күп эшмәкәр белән таныштым, телефон номерлары белән алмаштык», — ди ул. Бу якларга да беренче килүе икән.
«Кем бәрәңге урлый анда?»
Аннан соң без шул ук авылда урнашкан Миңталип Миңнеханов хуҗалыгына юл тоттык. Күрше рәттә ике апа утырган, рәхәтләнеп чөкердәшеп сөйләшәләр. Пермь өлкәсенең Октябрь районыннан килгән Әлфирә Гыймранова — «Татар-башкорт иҗтимагый оешмасы» җитәкчесе. Ул алда утырган ханымнар белән герефорд токымлы үгезләр турында сөйләшә иде. Хатын-кызлар өчен бик үзенчәлекле тема. «Татарстанга килгәч, шулкадәр татар кешесе белән очрашуга сөенеп кайтабыз. Бик күп эшкуарлар белән таныштык. Кайткач, күргәннәребезне сөйлибез», — ди Әлфирә ханым.
Миңталип әфәнде дә үзенең хуҗалыгында чәк-чәкләр белән каршы алды. «Бу чәк-чәк кенә түгел — бөтен организмны чистарта торган дару», — дип кыстады ул. Арткы якта бәрәңге җыя торган бункер тора, анда бәрәңгесе дә бар. Хуҗа кеше кунакларның бергә җыелуын сорады: «Кем бәрәңге урлый анда?» — дип шаяртты ул.
Миңталип әфәнде 21 ел элек башлаган ферма эше турында сөйләде. Эшне җәмәгате һәм балалары белән башлавын әйтте. «Менә минем белән башыннан алып ахырына кадәр… Ахыры юк әле, Аллаһ теләсә, мәңгелек була торган эш», — дип шаяртты. Аннан соң ул кызы Лилияне уртага чакырды: «Менә шулай оялып торалар, ярый әле аталары бар», — ди. Миңталип әфәнденең авыл хуҗалыгы тармагында 56 еллык стажы бар инде. Аңа узган елны 70 яшь тулган. Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкиле быел Миңталип абыйга бүләк тапшырды. Үз портретыннан торган картинага «Икмәге булган халыкның җыры бар», — дип язылган иде. Әлбәттә, кунаклар җыр сорады. Башкарды бит.
Миңталип әфәнде делегатларга дөньяда кирәкле кеше булып яшәргә, һәр эшне «бисмилла» әйтеп башларга киңәш итте.
Аннан соң без яшелчәләрне сортлау һәм төргәкләү цехына үттек. Анда бәрәңгенең юылу һәм төргәкләргә тутыру процессын күрдек. Ир-атлар зур кызыксыну белән карап йөргәндә, хатын-кызлар җылы чәй янынарак җыела башлады. Шул вакытта Курган өлкәсеннән килгән Зөһрә Сөләйманова белән сөйләшеп киттек.
«Мондый җирдә булганым юк иде, беренче тапкыр. Казанга да беренче тапкыр килдем. Барысы да шундый тәмле, шундый матур итеп кабул иттеләр. Мин үзем авылда түгел, район үзәгендә яшим. Безнең үзебезнең кошчылык фермасы бар. Казлар, тавыклар үстерәбез. Мин үзем өчен бик күп яңалык белдем. Бездә, әлбәттә, мондый масштаблар юк. Бу безнең өчен шаккаткыч. Курган өлкәсендә авыл хуҗалыгы һава торышы шартларыннан тора. Хуҗалыкны тормыш иптәшем белән алып барабыз. Дүрт бала үстердек, биш оныгыбыз бар инде. Кызыбыз ярдәм итә. Игезәк улларыбыз контракт буенча хәрби хезмәттә, ә икенче улыбыз Сургутта яши», — дип сөйләде ханым.
«Без алып килдек ул салкынны»
Аннан соң без «бисмилла» әйтеп, икенче хуҗалыкка юл тоттык. Автобуска кергәндә һәр кеше урамда салкын булуны әйтеп үтте. «Без алып килдек ул салкынны», — дип әйтте бер абый. Бу вакытта бөтен автобус каш астыннан караш ташларга тиеш иде кебек, тик көлеп кенә куйдылар. Кайдан алып килделәр икән ул салкынны? Новосибирск өлкәсеннән килгән гаилә булып чыкты ул. Бу җыенга дүртенче тапкыр килгәннәр икән.
«Татарстан дөрес юл белән бара, халык тырыш, оештыру югары дәрәҗәдә. Авыл хуҗалыгына килгәндә, бездә проблемалар бик күп, авыллар юкка чыга, ул сездә дә бардыр. Без үзебез дә авылдан. Эшләргә кеше юк, Мәскәүдән зур корпорацияләр керә, комплекслар төзи, ул дөресме-юкмы, белмим. Авыллар калсын иде. Мин элек татар авылында яши идем, хәзер икенче авылга күчтек, анда төрле халыклар яши. Без үзебез сыерлар тотабыз. Монда килгәч, оптимизм рухы керә», — дип сөйләде Зөфәр Алеев.
Киләсе тукталыш кошчылык белән шөгыльләнүчеләр өчен кызыклы де. Булдыклы фермерларга бай Иске Җирекле авылында Наил Фәрраховның гаиләсе тавыклар үстерә. Алар да эшләрен утыз ел элек башлаганнар инде. Җирле халык фермага эшкә килергә теләми икән.
Тавыклар янына безне кертмәделәр, ферма ишегеннән башны гына тыгып карарга рөхсәт булды. Алла сакласын, шул кадәр кешедән берәр чир йокмасын кошларга. Ферма түбәсенә килеп кунган ике каргага гына карап тордык.
«Парижанкалары гына юк шул»
Аннан соң Биклән авылындагы «Сокол» җәмгыятенә бардык. Анда полиэтиленнан әйберләр ясыйлар, нигездә, торбалар. Биклән авылының исеменә карата бер риваять бар икән. Чукындыру вакытында мондагы халык бикләнеп калган, имеш.
Заводта безгә үзләре ясаган торбаларны күрсәттеләр. Ир-атлар аларның нинди басым астында ясалуын сорашты, хатын-кызлар әллә ни кызыгын тапмады. Аннан соң җитештерү цехына кердек, анда авыл гаражы, май исе килә. Паровозны хәтерләткән машиналар эшләп тора. Токарь егет янына туктаган идек, станок янына якын килмәскә кушты. Гафу итегез, эшегездән аермыйбыз, без киттек.
Киттек Бахчасарайга. Исеме белән ул Кырымны хәтерләтә, ә барасы юл белән Парижны — авыл гына димәссең. Анда барганда юл өстендәге ягулык станциясендә җирле «Эйфель манарасы» бар. Автобустагы бер абый: «Парижанкалары гына юк шул», — дип куйды.
«Күптән сыерлар күргәнем юк иде»
Бахчасарай авылында Миңнехуҗиннар хуҗалыгында булдык. Автобустан төшүгә ферма исе сизелде. «Менә бу таныш исләр», «монысы үзебезчә», диючеләр булды. Бер көн фермада булмагач, сагынганнар булса кирәк. Хуҗалык ике ел элек кенә барлыкка килгән. Биредә сарыклар саны гына өч меңләп, биш йөзгә якын савым сыеры һәм 75 ат бар. Күпләрнең исләре китте ул саннарга. Ферма җитәкчесе генә нишләптер русча сөйләде.
Аннан без сыерлар янына үттек. Минем янәшәдә барган ханым: «Күптән сыерлар күргәнем юк иде», — ди. Ижаудан килгән Салисә ханым сәүдә эше белән шөгыльләнә икән. «Безнең кибетләр, база бар, анда авыл хуҗалыгы продуктларын да сатабыз. Бу бик авыр эш инде, күпме хезмәт сорый, шундый чиста әле», — дип сөйләшеп бардык.
Аннан соң бәрәннәр, атлар тота торган фермага кердек. Андагы кечкенә бәрәннәргә бөтен кеше сокланып карады. Эчтәге бер бәрән җепкә уралган иде, яшь кенә бер кыз читлек эченә кереп ярдәм итте. Бәрәннәр аны шунда ук сырып алды, кайсы ялый, кайсы елыша, кайсы чәчен тарта. Малкайлар кыркып та калды бугай.
Икенче читлектә бәрәннәрне шешәдән имезәләр иде. «Ашау вакытын беләләр, көтәләр, — ди ветеринар Вера Судакова. — Мин үзем маллар тотмыйм, пенсиядә инде хәзер, көнем монда үтә. Миңа үземнең профессиям шулкадәр ошый, 42нче ел маллар карыйм. Алар бит балалар кебек. Аны аласың, кочаклыйсың, үстерәсең, чирләмәсен өчен тырышасың. Өйгә кайткач та уйлыйм алар турында. Кичә бер атналык бәрәннәрне аналары белән урамга чыгарып калдырган идек, яңгыр китте, төне буе йокламадым, борчылдым, дүртенче яртыга эшкә килдем».
Фермадан соң шул ук хуҗалык мәйданында әзерләнгән төшке ашка кердек. Урамдагы чатыр эчендә табын корылган иде. Мул табын корганнар, концерт номерлары әзерләгәннәр, тик суык күпләрнең үзәгенә үтте. Чәй өстәленнән үз урыныңа кадәр алып килгән чәйнең җылысы да калмый. Татар кешесе аңа гына бирешми инде. Кушылып җырладылар, биеделәр.
«Казанда мөмкинлекләр зуррак»
Иң соңгы нокта Чаллыдагы «Энергетик» мәдәният сарае иде. Анда күргәзмә, концерт программасы әзерләнгән. Күргәзмә янында Башкортстаннан килгән әфәнде басып тора. Илһам Мостафиннан бүгенге көннең тәэсире турында сораштым.
«Бик матур оештырганнар. Кошчылык фермасы аеруча истә калды. Бик әйбәт эшлиләр. Безнең авыл хуҗалыгы кооперативы бар, үсемлекчелек белән шөгыльләнәбез. Миңнехуҗин хуҗалыгы да ошады. Аның белән сөйләшеп алдык, тәҗрибә белән уртаклаштык. Киләчәктә очрашырбыз, дип килештек. Татар кешеләрендә нинди энергия, дәрт-дәрман! Без дә дәртләнеп кайтып эшли башларбыз дип уйлыйм», — дип сөйләде ул.
Безнең сөйләшүгә Башкортстаннан икенче делегат Рөстәм Тимергалиев кушылды. Ул үзенең күпкырлы эшчәнлеген санап китте, ике кулдагы бармаклар бөкләнеп бетте.
«Мин инде алтынчы тапкыр киләм, шуның нәтиҗәсендә үземнең эшләр белән шөгыльләнә башладым. Бездәге эшмәкәрлек белән чагыштырганда, җир белән күк арасы инде. Минем шундый тәкъдим бар: безнең җитәкчеләрне алып килеп, сезнең җитәкчеләрнең ничек халыкка ярдәм итүен күрсәтергә кирәк», — ди ул.
Илһам әфәнде аларда субсидия алу өчен күп инстанцияләр узарга кирәклеген әйтеп узды. «Бездә ул дәрәҗәгә килеп җитмәделәр, җитәрләр дип өметләнәбез. Тагын шунысы ошады: мондагы җитәкчеләр матур итеп саф татарча сөйләшә, барысы да филология факультетын тәмамлаган кебек. Бездә барыбер русча сөйләшергә тырышалар. Премьер-министр да уш китәрлек татарча сөйләшә», — ди ул.
Рөстәм әфәнденең кызлары да Казанда белем ала икән. Аның фикеренчә, Казанда алга китү өчен мөмкинлекләр күп. Кызлары программа буенча Америкага барырга җыена. «Бездә андый мөмкинлек юк яки белмибез», — ди ул.
Алга китүнең үрнәге итеп Илһам әфәнде Татарстанга килгән башкорт артистларын атады. «Безнең артистлар Татарстанга киләләр дә, монда үсәләр. Алга бару җиңелрәк, хакимият халык өчен эшли», — ди ул.
«Бөек татар шагыйре исемен йөрткән районны чит төбәкләр белергә тиеш»
Концерт программасы башланды. Район башлыгы Фаил Камаев кунакларны сәламләде. Быел Тукай районының 45 еллык юбилее да бит әле.
«Чаллыны беләләр, Тукай районын белеп бетермиләр. Россия төбәкләреннән килгән эшмәкәрләр район белән кызыксындылар, эшмәкәрләр белән таныштылар. Беренчедән, без үзебезнең эшне күрсәттек, икенчедән, алар белән элемтә булдырдык. Татар милләте алдагы көннәрдә дә берлектә эшләргә тиеш. Һәрвакыт аралашып яшәргә кирәк. Үзең эченә генә бикләнеп яшәү бервакытта да яхшылыкка илтми. Аларның килүен һич кенә дә мәшәкать дип санамыйм. Безнең максат — Тукай районын чит төбәкләргә таныту. Бөек татар шагыйре исемен йөрткән районны чит төбәкләр белергә тиеш», — дип сөйләде ул.
Шуның белән бер көнлек экскурсия тәмамланды. Тырыш халык яши Тукай исемен йөрткән районда. Төбәкләрдән килгән кунакларыбыз да бик канәгать калды бугай. Казанга төнлә генә кайтып җиттек. Көн дәвамында бергә булган кешеләр белән күптәнге танышлар кебек саубуллаштык.