Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырыкка җиткән «яшь режиссерлар», яки «Һөнәр» фестивале ни өчен нигезләмәне боза?

Хәбәрчебез «Һөнәр» XIII яшь режиссура фестивале тирәсендәге вазгыятьне өйрәнде

news_top_970_100
Кырыкка җиткән «яшь режиссерлар», яки «Һөнәр» фестивале ни өчен нигезләмәне боза?
Татар-информ архивы

Кариев театры «Һөнәр» XIII яшь режиссура фестивале программасын тәкъдим итте. Әмма программа зур сораулар тудырды. Чөнки катнашучы 11 режиссерның яше нигезләмә буенча каралган 35не узып, бик ныклы адымнар белән кырыкка бара иде.

Илсур Казакбаевка — 36 яшь

Туфан Имаметдиновка — 37 яшь

Марфа Горвицка — 38 яшь

Шамил Дыйкамбаевка — 38 яшь

Антон Федоровка — 39 яшь

Ә фестиваль нигезләмәсендә «Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала» дип язылган. Бу режиссерларың дебютына биш ел гына түгел.

Әлеге сорауны фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә оештыручыларга юлладым.

ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Безнең бу мәсьәләдә үзебезне читлеккә утыртасы килми. Театр — сәнгать бит инде ул. Беренче урында спектакльләрнең яңалыгына карарга кирәк. Ни өчен без үзебезне чикләргә тиеш? Кырыкка кадәр яшь инде ул. Кешенең күңеле яшь булса, илледә дә, алтмышта да яшь».

Кариев театры директоры Луиза Янсуар: «Үзен «Һөнәр» кысаларында күрсәткән һәм еллар дәвамында уңышлы эшләп килгән яшь режиссёрларның чынлап та яше өлкәнәя бара. Әдәбият өлкәсендә дә шулай — бер буын килә, икенче буын… Алар арасында бушлык та булырга мөмкин. Без яшь режиссерларыбыз арасында кемнәр бар дип сайладык.

Режиссерларга яшь цензын кую бик катлаулы. Илгиз Зәйниевны да яшь дип саный алабызмы әле? Режиссерлар берәмтекләп санала торган товарга тиң. Без аларны паспорт өстәлендәге кебек бюрократик кысаларга кереп карыйбыз икән, чыннан да бик нык чикләргә тиеш булабыз.

Әгә без сыйфатлы яшь режиссерларны үстерүне кирәк дип табабыз икән, безгә алар өчен җирлек тудыру зарури. Алар өчен бәлки программалар тудырырга кирәктер бәлки. Чөнки һәр режиссер театрга килеп шедевр куя алмаска мөмкин. Аңа үсәргә һәм үзен күрсәтергә, профессиональлек дәрәҗәсен ныгытырга кирәк. Өлкән, олпат режиссерларыбыз аларны театрга ни дәрәҗәдә җәлеп итеп, алларына келәм җәеп каршы алырга әзер? Каяндыр укып кайткан яки биредә әзерләнгән режиссерлар үзләре җаваплылыкка ни дәрәҗәдә әзер? Бу яклары да бар. Шуңа күрә без үзебезгә бу сорауларны быелдан биреп куйсак, алга таба дәвамчанлыкны булдыру юнәлешендә эшли алырбыз. Алар бардыр дип уйлыйм — табигатьтә бушлык булмый, энергия алмашы һәрвакыт бара. Яшь режиссерлар барлыкка килер һәм тутырыр театрларыбызны.

Ленар Хәкимҗанов: «Яшьләр бар алар. Бу ике яклы мәсьәлә — үзен күрсәтмәгән режиссерны театрга баш режиссер итеп алып та булмый. Ул үзен күрсәтергә, исемен булдырырга тиеш. Икенче яктан, ул үзен күрсәтсен өчен аңа театрда мөмкинлекләр бирергә кирәк. Без бу юнәлештә зур эш алып барабыз — яшьләргә мөмкинлекләр бар. Алар театраль лабораторияләр аша үзләрен күрсәтә ала. Безнең яшь режиссер Олег Кинҗәгулов бар — Чаллы театрын җитәкли».

Луиза Янсуар: «Бу сорау күтәрелүгә мин бик рәхмәтле. Безнең фестивальләрдә һәм лабораторияләрдә чыныгу алган режиссерларыбыз „Алтын битлек“ ләргә кадәр чыксын иде — бу безнең зур җиңүебез булыр иде. Чакырылганнар белән генә эшләмичә, үзебезнекеләрне дә дөнья күләмендә интеграцияли алсак иде».

Ренат Әюпов: «Режиссерларның яшенә фәлсәфи карарга кирәк. Режиссерлар 50 яшькә генә өлгереп җитә. Чөнки бу билгеле бер тәҗрибә, үзеңне эзләү, үз һөнәреңне эзләү авторны эзләү, актерлык осталыгын эзләү… Икенче яктан — 35 яшьтән соң кабатлана башлыйсың: шаблоннар, ямаулар китә.

Унөченче ел барган «Һөнәр» фестивален һәр ел саен карап барам. Әле Камал театры канаты астында барганда һәм безгә кергәндә режиссерларның эшләре формага корылган иде. Тамашычыны тышкы форма белән алдап җәлеп итә иде. Соңгы ике елда — шулай туры килдеме, әллә аларның фикерләвендә үзгәреш бармы — яшь режиссерлар кеше психологиясе турында уйлана башлады, кечкенә кеше аркылы зур проблемалар турында сөйләшү бар. Яшь режиссерлар театр сәнгатенең асылына игътибар итә башлады. Бу минем өчен күңелле момент. Чөнки форма гына түгел, театр сәнгатендә беренче урында — кеше. Артистның эмоцияләре аша без автор идеясен тапшыра алабыз. Бу минем өчен ачыш һәм фестивальнең дәрәҗәсе артуына шатлыклы кичерешләрем бар».

Әлбәттә, режиссерның 50дә генә өлгереп җитүенә Ренат Мирзахәсәнович белән бәхәсләшергә дә булыр иде, әмма без һәр иҗат кешесенең фикерен хөрмәт иткән хәлдә, теманы дәвам итеп, аның тарихына күз салыйк.

«Үз вакытында, мәдәният министры булганда Зилә Вәлиева директорларны һәм баш режиссерларны елга бер тапкыр яшь режиссерга спектакль сәхнәләштерү мөмкинлеге бирү турында боерык та чыгарган булган. Әмма бу карар театрлар тарафыннан үтәлми. Без бу идеяне барыбер алга сөрәчәкбез, яшь режиссерлар безнең театрларда спектакльләр куячак», дип сөйләгән 2011 елда фестивальне башлап җибәргәндә Шамил Закиров.

Камал театры «Һөнәр» яшь режиссура фестивален башлап җибәргәндә, бу гаять актуаль тема иде, чөнки республиканың гына түгел, татар милли театрларының беренче номерлы режиссеры Фәрит Бикчәнтәев режиссерлар укытып чыгарган иде. Аның студентлары — Илгиз Зәйниев, Дамир Сәмерханов, Лилия Әхмәтова, Эмиль Талипов, Рамил Гәрәев, Альберт Гафаровларга зур өметләр багланган иде. Аларның төрлесе төрле елларда катнашып, фестивальнең умырткасын тәшкил иттеләр. Сәнгати сайланыш үзенекен итте — кемнәрдер үзен режиссурада тапты, кемнәрдер артистлыкны өстен күрде, кемнәрдер онытыла да башлады.

Үзебездә әзерләнгән режиссерларга республика катнашыннан башка әзерләнсә дә, республиканың мәдәни җитәкчелеге яки театрлар тарафыннан күреп алып, чакырып алынган Туфан Имаметдинов, Тимур Кулов кебек талантлар кушылды. Рәшит Заһидуллин да, Ренат Әюпов та артистлар һәм режиссерлар әзерләде. Кыскасы, фестиваль гөрләп барды.

Әмма режиссерлар ел саен бер яшькә үсә барды — монысы котылгысыз — табигать законы.

2018 елда театрлар сезоны ачылу алдыннан үткәрелгән матбуган конференциясендә Камал театры фестивальне Кариев театрына бүләк итергә карар итте.

«Үзенең бренды булган фестивальне алу сөенеч тә, җаваплылык та. Без аның дәрәҗәсен төшермичә, дәвам итәргә тиеш булабыз», диде театрга яңа гына директор итеп билгеләнгән Гүзәл Сәгыйтова фестивальне кабул итеп алганда. Дөрес, ул елны унынчы фестивальне Камал театры үзе үткәреп, шул ук елны Җәлил премиясенә дә дәгъва итте һәм 2019 елның февралендә ул аны алды да. «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивален оештыручылар — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов һәм әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов быелгы премияга лаек булды. 

2019 елдан фестивальне Кариев театры уздыра башлады. Камал театры фестивальне аның программа директоры Нияз Игъламов белән бергә тапшырган булса кирәк — алга таба да фестиваль Нияз төзегән программа буенча дәвам итте.

Фестиваль бүләк ителде ителүен, ә режиссерлар бит картайды, яңалары юк. Хәзер инде Фәрит Бикчәнтәев та, Рәшит Заһидуллин да, Ренат Әюпов та Казан дәүләт мәдәният институтында режиссерлар түгел, артистлар да әзерләми. Институтта халык театрлары өчен режиссерлар һәм артистлар чыга да, училищеда укыган артистлар белемен күтәрә.

Ә моның шулай булачагы, фестивальнең тупикка килеп терәләсе билгеле иде ләбаса, чөнки яшь режиссер тылсымлы таяк селкеп мизгел эчендә барлыкка килми. Ягъни 2021 елда картлар катнашачагы 2016-17 елларда билгеле иде. Әмма чаралар күрелмәгән булып чыкты. Иң мөһиме — ваакытында Республика премиясенә гариза бирелгән дә, изге ниятләрдән фестиваль бүләк ителгән.

Хәзер Кариев театры алдында фестивальнең форматынмы анда, нигезләмәсенме, ә бәлки программа директорындыр — үзгәртү тора. Ничек кенә иҗат, сәнгать, кысалар дип акларга тырышсак та, программа директоры Нияз Игъламовның афишага биш картайган яшь режиссерны тәкъдим итүе — директорга «подстава», ТР мәдәният министры имзасы белән расланган нигезләмәне бозуы. 

Ярар, монысы башка мәсьәлә. Бу очракта иң актуаль проблема — беренчедән, алга таба фестивальне ни рәвешле дәвам итү, икенчедән, яшь режиссерларны булдыру.

Дөресен әйткәндә, ул режиссерлар бөтенләй юк түгел. Әйтик, Рәшит Заһидуллин укучысы Резеда Гарипова хәзерге вакытта Тинчурин театрыннан киткән, Кариев театрына барып җитмәгән хәлдә «эленеп тора». Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов аның Кариевка китүен әйтә, Кариев театры директоры Луиза Янсуар чакырылуын әйтте. Әмма Резеда әлегә аның штатында түгел.

Луиза Янсуар Резада Гарипованың «Сәйдәш.Йокысызлык» спектаклен фестивальгә алырга тырышып караган. Әмма әлегә (ә бәлки бөтенләйгә) бу спектакль театр афишаларында юк.

Кариев театрында артист штатында булган бер режиссер бар — Эльдар Гатауллин. Ул режиссер буларак Казан дәүләт мәдәният институтында Ренат Әюпов курсын тәмамлаган. Хәзер егет үз педагогы янында артист булып эшли. Ни өчен спектакль куймый, куерга тырышып карамый? Ни өчен педагогы аны режиссурада эшләтми?

Гомумән, театрларда үзләрен режиссерлыкта сынап карарга теләгән артистлар байтак. Камал театрында Радик Бариев спектакльләр куя, Түбән Кама театрында Юрий Павлов үзен режиссерлыкта уңышлы сыный, Минзәлә театры да үз артистларына режиссер булу мөмкинлеге бирә иде. Әмма, күрәсең, соңгы елларда театрларыбызның баш режиссерлары яшь артистларга мондый мөмкинлек бирмәгән булып чыга. Әллә биреп тә фестивальлек булмаганмы? Анысы да бик мөмкин.

Тинчурин театры театраль лабораторияләр аша үскән Регина Саттаровадан спектакль куйдырып караган иде. Әмма спектакль уңышлы килеп чыкмады, ни кызганыч. Халыкчан булгач, аның күпмедер касса уңышы да бардыр бәлки, әмма театрның начар куелыш белән тамашачы зәвыген бозу үзе бер җинаять. Шуңа күрә яшь режиссер белән эшләгәндә өлкән режиссерның сәнгать җитәкчесе булуы заруридыр. Бу очракта Камал театрында Рамил Гәрәев куйган «Сәфәр» премьерасын уңай мисал итеп китерергә була — Фәрит Бикчәнтәев спектакльнең сәнгать җитәкчесе.

Тагын бер проблема — театрларда яшь режиссер әсәре булса да, җитәкчелек программага үзенең саллырак әсәрен кертүне кирәк саный — фестивальгә инде кайлардадыр уңай бәя алган әсәрен кертә. Әйтик, Казан ТЮЗы 39 яшьлек Антон Федоров спектаклен тәкъдим иткән. «Иваново детство» — «Алтын битлек» номинанты. Ә бит театр репертуарында яшь режиссер Лили Нурельның «Северное сияние» әкияте бар. Ә ни өчен аны күрсәтмәскә?

Фестиваль программасын театр репертуарындагы яшь режиссерлар әсәрләреннән оештыручылар үзләре төзесә, дөресрәк булмасмы? Әгәр театр ниндидер әсәрне репертуарга алган икән, аны фестивальгә күрсәтмичә яшереп торырга ни хакы бар? Тамашачыга күрсәтергә ярый, тәнкыйтьчегә ярамыймыни? Начар куелса, бөтенләй кабул итмәскә иде! Кабул иткәнсең икән, фестиваль кысаларында тәнкыйтьчегә дә күрсәт!

Әйтик, оештыручылар үткән сезонда чыккан бөтен премьералардан яшь режиссерлар әсәрләрен сайлап алалар да, фестивальгә кертәләр. Без инде театраль тормышның Нияз Игъламов «иләге» аша үткәнен түгел, реаль картинасын күрер идек, диагноз куяр һәм төзәтергә алыныр идек. Андый спектакльләр юк икән, димәк, юк инде — моны танырга гына кала. Минемчә, бу гаделрәк булыр иде. 

Киләсе елга Кариев театрының бу фестивальгә ребрендинг ясап, традицияләрен дә архивта калдырып, яңартып чын мәгънәсендә үз фестиваленә әверелдерүен телим.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100