«Кырык дүртнең май аенда»: Хәмдиянең ачы язмышы һәм татар кинематографиясенең якты нуры

Кинорежиссер Александр Далматов «Кырык дүртнең май аенда» тулы метражлы нәфис фильмын беренче мәртәбә күрсәтте – Казанның «Родина» кинотеатрындагы өч залда махсус чакырылган тамашачы әле тулысынча эшләнеп бетмәгән фильмны карады. «Бу – премьера түгел, бу премьера алдыннан күрсәтү», – дип басым ясады режиссер.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бу теманы Татарстан кинематографиясе Далматов төшергән фильмнар белән билгеләп үтте дияргә мөмкин.
- «ТНВ» каналында апрель азагыннан Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча телесериал чыга башлады. Аны атнаның эш көннәрендә көненә 25 минутлап аз-азлап кына күрсәтәләр. Режиссеры – Александр Далматов, төп продюсеры – Илшат Әминов. Проект ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.
Ниһаять, нәкъ Бөек Җиңү көне алдыннан халык язучысы Нурихан Фәттахның шул исемдәге повесте нигезендә төшерелгән «Кырык дүртнең май аенда» тулы метражлы нәфис фильмы да беренче тамашачыларга тәкъдим ителде.
- Белешмә: Фильм Татарстан Республикасы субсидиясенә төшерелә башлады. 2022 елдан башлап әлеге гаризаларны карау Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан ачык мәгълүмат кырына чыгарыла – экспертлар аларга бәя биреп, уңышлылары сайлап алына. Сүз уңаеннан, Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы», Марсель Мәхмүтов командасының «Байдек» фильмы проектлары да шушы субсидия белән башланды.
«Кырык дүртнең май аенда» фильмы проекты Арча якташлык җәмгыяте аша тәкъдим ителеп, шундый беренче ачык конкурс-питчинг аша узып, 2 млн сум акча алды. Әлбәттә, бер генә нәфис фильм да 2 млн сумга төшерелә алмый. Фильм төшерү өчен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе дә, «Татнефть»нең Хәйрия фонды да булыша. Болары инде – соңрак проектка тәҗрибәле продюсер Миләүшә Айтуганованың килеп кушылуы нәтиҗәсе дә булгандыр. Фильмның рәсми бюджеты – 10 млн 400 мең сум.
Фильм 2023 елның башында төшерелә башлаган, ә инде сентябрендә – Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында аның презентациясе дә үтте. Әмма финанслар җитмәү сәбәпле булса кирәк, беразга тукталып калган иде.
Ә ул арада Александр үзе Әлмәт театрында Динар Хөснетдинов белән бергә «Фәхрине үтереп ташладылар» беренче татар киноспектаклен (авторы – Равил Сабыр) чыгарды. Киноспектакльнең яртысы диярлек фильмнан тора. Ә инде киноспектакльне авторның юбилеенда күрсәтеп эшне тәмамлаган төшкә режиссерга яңа проект тәкъдим ителә – «ТНВ»да күрсәтү өчен «Кеше китә – җыры кала» телесериалы буенча эш башлана. Телесериалның соңгы кадрлары, ялгышмасам, ноябрь-декабрь аенда төшерелеп бетте.
Александр Далматовның соңгы берничә елдагы иҗади биографиясен җентекләп язуымның сәбәбе – «Кырык дүртнең май аенда» фильмы режиссерның чираттагы өченче эше кебек күренсә дә, чынлыкта, ул – аның беренче масштаблы эше. Шуңа да аңа дебют дип карау дөресрәктер.
«Кырык дүртнең май аенда» әсрендә (фильмында) вакыйгалар 1944 елда – халыкның сугыштан арып бетәшкән, җиңү таңының ерак калмавына өметләнгән елларында бара. Әсәрнең үзәгендә – колхоз ударницасы Хәмдия һәм аның ачы язмышы.
ххх
- Фильмны төшерү командасы: режиссер – Александр Далматов, генераль продюсер – Миләүшә Айтуганова, киносценарий авторлары – Александр Далматов, Шамил Фәрхетдинов, куючы оператор – Максим Самсонов, куючы рәссам – Анна Әхтәмова, композитор – Миләүшә Хәйруллина. Төп рольләрдә: Хәмдия – Резедә Сәлахова, Камиләттәй – Зөлфирә Зарипова, Әлтәф – Солтан Нотфуллин; Сәлим – Сәйдәш Шәрәпов, Азат – Муса Камалов.
Алда әйтелгәнчә, бу – Александр Далматовның зур кинога беренче зур адымы. Бу аның продюсердан продюсерга күчеп, иганәчеләр эзләп, азапланып чыгарган фильмы. Билгеле булганча, безнең зур язучыларыбызның варислары арасында күренекле татар язучысын киңрәк мәйданга чыгару өчен төрле юлларын, мәсәлән, грантлар табу ысуллларын уйлаучылар әле була гына башлады. (Афәрин, Салават Юзеев, Миләүшә Айтуганова белән бергә, Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре өчен федераль грант ота алды. – авт.) «Кырык дүртнең май аенда» фильмы – ул очрак түгел, барысы да режиссер тырышлыгы белән барлыкка килгән.
- Фильм титрларында булган мәгълүмат текст форматында да, интернет киңлекләрендә дә калсын, дип язам: фильмдагы күренешләр Арча районы урманнарында, Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авылы янындагы балалар лагерында, Лаеш районының Кама буендагы «Семрук» кинобистәсендә, «Юдино» эксплуатацион вагон депосында, Питрәч районы Колкамәр авылы янында Мишә елгасы буенда, Питрәч районында Гәрәмәчи авылы урынындагы, Чыты авылы янындагы кырда, Питрәч районы Колкамәр авылында Олег һәм Розалия Никитиннар йортында, Чыты авылында Хасыйм Хәсәнов йортында, Арча районының Хәтнә авылы урамнарында, кырларында, басуларында, елга буйларында һәм шул авылда Николай Сидоров хуҗалыгында, Әтнә районының Ары авылы иске мәктәбендә, мәктәп ишегалдында һәм авыл урамнарында, Күәм авылында Хәниф Хәкимов хуҗалыгында төшерелгән.
Массовкада төшүчеләр дә бихисап. Гомумән, татар киносы булсын дип янып йөрүче андый кешеләребез бар әле, димәк, кешенең татар киносының якты киләчәгенә өмете сүнмәгән.
ххх
Фильмның үзе турында язганчы, аның нигезенә салынган әсәргә күз салыйк.
Әсәр турында белешмә өчен, «Казан утлары»ның 2001 елның май санында басылган, әдәбият галиме Фәрит Хатипов мәкаләсеннән өзек китерәм:
«...Нурихан Фәттах «Кырык дүртнең май аенда» повестен иҗат итәргә керешә һәм аны «Артта калган юллар» исеме белән «Казан утлары»ның 1965 елгы 12 нче санында бастырып та чыгара. Шуннан соң бу әсәр 30 ел чамасы китапка керә алмый ятты. Китап хәлендә ул «Кичү» романы белән бергә безнең көннәрдә – 1995 елда гына нәшер ителде.
Биредә Хәмдиянең ачы язмышы бәян ителә. «Кырык дүртнең май аенда» – аеруча киеренке сюжетлы әсәр. Ләкин монда ике яктагы тигез көчләр бәрелеше тасвирланмый. Асылда ул гаять зур, куәтле дәүләт аппаратының аерым шәхесне бөтен авырлыгы белән басып торуын, яньчү-изүен, һәлакәткә китерүен сурәтләүгә корылган.
Бер караганда, Совет власте сөекле үз кызын, колхоз ударнигын хөрмәтләп, олылап кына торырга тиеш иде кебек. Чынында исә бөтенләй башкача килеп чыга. Аны Себергә урман кисәргә, торф чыгарырга җибәрәләр. Биредә ул тоткын хәлендә кала, аларның бараклары да төрмә өчен дип салынган була. Эшкә дә алар тоткыннар белән янәшә баралар. Шулай да Хәмдия норманы бер ярым, ике тапкырга үтәп килә. Шунда аның улы туа. Бу шартларда нарасыйны тик ач үлем генә көтә. Моңа юл куймас өчен, Хәмдия яшь баласы белән үз иленә кайтып китәргә мәҗбүр була.
Ул еллардагы әдәби тәнкыйть социалистик реализм әдәбиятын саф килеш, кара бизәкләр кертмичә сакларга тырыша иде. Шуңа күрә әлеге әсәрдә тасвирланган күренешләр тулы дөреслек дип түгел, ә аның бер өлеше генә дип бәяләнде».
«Казат утлары» журналында 1969 елда әдәбият тәнкыйтьчесе Рафаэль Мостафин мәкаләсендә:
«Н.Фәттах әсәрендә без фактлар дөреслеге белән очрашсак та, гасырның олы хакыйкатен күрмибез», – дип яза. Хәмдияне «төшенке рухлы, алданган татар кызы; җилдән тапкан баласы белән ялгызы калган, шуның өчен үзен коточкыч гаепле санап, оялып-кызарып яшәргә мәҗбүр ителгән мескен кеше» дип сурәтли.
«Н.Фәттах җиңү таңы яна беленә генә башлаган, колхозларның һәм колхозчыларның соңгы запасларына хәтле беткән иң авыр, ач бер чорны – 1944 елның язын сайлый. Сер түгел, бу елларда авыл кешеләре арасында ачтан шешенеп үлүчеләр һәм, кырда калган ашлык ашап, агуланып үлүчеләр дә булгалады, һәм Н.Фәттах бик җентекләп, объектив һәм гадел булырга тырышып, авылдагы иң ярлы гаиләнең иң кыен бер вакыттагы тормыш хәлен сурәтли...
Нәтиҗәдә шактый авыр һәм караңгы картина күз алдына баса, хәтта әсәрнең бәхетле азагы да (ниһаять, Хәмдияне аңлаучы һәм яклаучы бер кеше очрый) ямьсез хисләрне йомшарта алмый.
Бу повестьның дөньяга чыгуын авторның батырлыгы дип караучылар да булды. Әйе, авыл хакында моңарчы берәүнең дә бу рәвешчә кыю язганы булмагандыр, ихтимал. Ләкин бу – бер Нуриханның гына тәвәккәллеге түгел, бу – бөтен җәмгыятьнең, тормышыбызда очраган кимчелекләрне ачарга, хакыйкатькә туры карарга көче һәм кыюлыгы житкән партиябезнең тәвәккәллеге иде».
«Казан утлары»ның 1993 елгы сентябрь санында әдәбиятчы Илдар Хәсәнов совет әдәбиятының өч әсәрен чагыштырып язган:
«Coңгы вакытта татар прозасында өлкән буын әдипләребез аерым бер үжәтлек белән эшләделәр, һәм, аларның ижатларына игътибар иткәннән соң, барысы өчен дә уртак бер юнәлеш барлыгы ачыкланды.
Әйтик, А.Гыйләжевнең «Яра» («Казан утлары». 1989. № 1). М.Мәһдиевнең «Бәхилләшү» (шунда ук. № 1, 2). Н.Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» («Идел». 1990. № 1, 2) повестьлары эчтәлекләре, сурәтле фикерләү үзенчәлекләре, стильләре-телләре буенча төрле-төрле булсалар да, аларны уртак бер нәрсә берләштерә: бу – явызлыкка каршы көрәш, аны кабул итмәү, кире кагу. Явызлык төрле киемдә була: ул – Ватан сугышыннан соңгы жәрәхәт тә, ул – Сталин репрессияләре калдырган кан сарку да, ул – ваемсызлык һәм ярага тоз салган бер вакыйга да булырга мөмкин. Хикмәт вакыйганың үзендә түгел, ә явызлыкның төрле-төрле төсләрдә, рәвешләрдә килеп тә, эчтәлеге уртак булуда».
Монысы – киноны караганнан соң әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова чыгышы (2025 ел, 7 май):
«Нурихан абый исән булса, беренче рәхмәтемне Нурихан абыйга әйтер идем. Аның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре 2 редакциядә (берсе – 1965 елда «Казан утлары»нда, икенче – 1990 елда «Идел» журналында). Бу – аның башлангыч тәҗрибәсе. Тәнкыйть башта аның темасыннан курыкты – үзегез беләсез, кырыс чынбарлык кирәкми иде, икенче яктан, ул үзенең язучы йөзен күрсәтә алмаган. Минем сценарий төзегән 2 кеше – Шамил Фәрхетдинов һәм Александр Далматов алдында баш иясем килә. Мин – почтальон кызы, бер урман поселогында яшәдек. Пенсия өләшкәндә, әнидән: «Нишләп без бу әбиләргә пенсия бирмибез?» – дип сорый идем. Әни аларга ник пенсия тимәве турында әйтә иде: «Аларның сугыш чорында ничек эшләвен раслаган шаһитләре табылмаган», – дия иде.
Бу буынга 60 нчы елларда чыккан язучылар – Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләҗевлар һәйкәл куйган. Ул буын хатын-кызлары яшьлек күрмәде, хатын булганда ирсез калды, туйганчы ипи ашый алмыйча илне күтәрделәр, картайган көннәрендә эшләгәннәрен раслау өчен шаһитләр эзләп йөрделәр, аларга 80 нче елларга кадәр пенсия түләнмәде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына кино багышлап, аларга һәйкәл куелды. Шуның өчен дәүләтебезгә һәм кино төшерүче бөтен группага рәхмәт. Артистларга рәхмәт – алар психологик театрны сагынып, шуны безгә кинода бүләк итәләр.
Биредә һәр геройның үз концепциясе табылган. Рәхмәт татар әдәбиятына хөрмәт күрсәткәнегез өчен! Нурихан абый әсәренең умырткасын җимермичә, яңа кино теле табып, бүгенге тамашачыга җиткергәнсез. Сез тәҗрибә җыеп алга барасыз, татар классикасын XXI гасырга бүләк итәсез – бу да зур батырлык. Сез, «нафталин» дип карамыйча, ул әсәрләрдә бүгенге тормышка нигез табып, киләчәккә атлыйсыз. Сез ваклап чапмыйсыз, эре адымнар белән барасыз. Татар дөньясы өчен бу 2 кино зур ачыш – сез татар дөньясын эчтән күрсәттегез! Җаныбызның матурлыгын ача алдыгыз – рәхмәт сезгә!»
ххх
Әйе, бу әсәр белән язучы Нурихан Фәттах һәм режиссер Александр Далматов язмышына сугыш чоры ачысы туры килгән хатын-кызга дан җырлый. Үзәкләрне өзәрлек итеп, күзләрдән яшь чыгарлык итеп, бала елаган тавыштан колаклар тонарлык итеп «җырлый». Хәмдия үзе бу газапларны исән-сау кичеп чыга алмаса да, Иреген саклап калды бит. Ул Ирек халкының сөекле улы булып үскәндер, дип уйлыйк.
ххх
Нурихан ага әсәренең (беренче версиядә хикәя булып бара) беренче версиясе финалында Хәмдиянең юлына яхшы кеше очрый да арбага утыртып алып китә:
«– Абый, син мине кая алып барасың? – диде Хәмдия, күңелендәге соңгы төенен чишмәкче булып.
– Тормышка! – диде кеше серле итеп. – Дөнья киң, көн якты... ат яхшы... Ничек тә җаен табарбыз әле!..»
Ә язучының биштомлыгында Хәмдия баласын, атлы кеше килгәнен күреп, ул алсын өчен, кибәк өеме өстендә калдыра. Язучы Хәмдиянең саташуларын сурәтли (татар язучылары татар кызының саташуын сурәтләргә ярата инде ул. – авт.). Әсәр «Төштән соң ындыр табагына авыл советыннан кешеләр килде, кобуралы, фуражкалы милиционер килде. Ачлыктан кабыргалары беленеп торган колхоз аты арбага сузып салынган яшь хатын мәетен авылга, аннан соң зыяратка чаклы тартып алып кайтты. Авыл читендәге, калку урындагы урман сыман зыяратта гарип-гораба, хәлсез ирләр, картлар кабер казып куйганнар иде. Арбадагы Хәмдияне шунда күчерделәр. Бабалары янында, әбиләре янында ул мәңге йокыга талды» дип, коточкыч реализм белән тәмамлана.
Александр Далматов кино варианты финалына яктылык керткән. Хәмдиянең күкрәк баласын кибәк өеменнән күтәреп алган кеше – баланың атасы Сәлим. Өйдән чыгып качмаса, бәлки, ул Хәмдиягә алдарак та булышкан булыр иде, дип, Сәлим образын чистартып куясы килә. «Кайткач әйт, кешегә күзекмәсен. Бигрәк тә минем күзгә чалынмасын», – ди бит ул чыгып киткәндә Камиләттәйгә, тавышын әкренәйтеп.
Нурихан ага версиясендә Хәмдиянең мәете белән бетсә, кинода без аның Азаты белән көймәдә мәңгелеккә китеп баруын күрәбез.
ххх
Әйе, бу фильм, Миләүшә Хабетдинова билгеләп үткәнчә, психологик театр алымнары белән эшләнгән. Әйе, театральлек бар. Аеруча өлкән буын «театр уйный», әмма бу кино караганда нигәдер борчымый – татар кешесе яраткан артистларын, барыбер, яратып караячак. Бигрәк тә, профессиональ төшерелгән очракта. Ә бу – нәкъ шундый очрак.
Алга китеп әйтим әле: «Кеше китә – җыры кала» телесериалын караганда, без Далматовның артистлардан театральлекне «сыпырып ала алганын» күрдек. Анда «театр уйнау» кайбер артистларда гына, анда да минималь күләмдә калган, әмма монысы әле алдарак төшерелгән иде шул.
Төп рольгә Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Резеда Сәлахова сайланган. Резеда – Тинчурин театрының примасы. Тинчурин театрының визит карточкасына әйләнгән Илгиз Зәйниевның «Туган-тумача» драмасында да спектакльнең умыртка сөяген аның персонажы тәшкил итә. Ул анда сугыштан соңгы елларда, тол калып, 3 баласын ялгызы аякка бастырган хатынны уйный. Шәп уйный. Әлеге спектакльдә гаҗәеп образ тудыру өчен, аңа кинодагы Хәмдия роле дә этәргеч булгандыр. Ә менә Хәмдиянең үзен тудырырга нәрсәдер җитмәгән кебек.
Кинода төшкән тук күзле яшь артистларның ачлык газабын уйнавы, гомумән, ышандырып җиткерми. Монысы, әлбәттә, төп героиняга кагылмый – ул ачлык газабын да, баласының ачлыгыннан нишләргә белмәгән ананы да ышандырып күрсәтә. Әмма аның күзләрендә ачы язмыш күләгәсе юк. Ул күләгәне уйнап буламы – белмим, аннан кала башкасы бар да әйбәт.
Ачы язмыш күләгәсен режиссер баланың елавы белән алыштырган, чыннан да, кайсыдыр мизгелдә бала елавыннан, колакны томалап, башны алып чыгып качасы килгән мизгел дә булып алды.
Хәмдиянең сөйгән егете Азат ролендә – Кариев театрының җырчы артисты Муса Камалов, ә инде аны алдаган егет Сәлим ролендә – Сәйдәш Шәрәпов. Сәйдәш татар тамашачысына таныш түгел, техник белем алган бу егет рус театрларында уйный. Хәер, аны балалар шагыйре һәм журналист Йолдыз Шәрәпованың улы дип хәтердә калдыра аласыз. Егетләр икесе дә шәп уйный!
Камал театрының легендар актрисасы Алсу Гайнуллина башкарган эпизодик роль таң калдырды: уполномоченный Иванова роле ул. Игътибар белән карамасагыз, танымый калуыгыз да бар – гел без белгән актриса түгел инде.
Әлтәф ролендәге үсмер егет Солтан Нотфуллин уены гына ни тора! Молодец егет! 8 айлык елак малай – Искәндәр Биктаһиров оныгы Хәсән Биктаһиров булып чыкты. Хәзер инде ул андый елак малай түгел – презентациягә 3-4 яшьлек зур егет килгән иде.
ххх
Әлеге рецензияне язар алдыннан, Нурихан аганың бу әсәрен 2 вариантта да карап чыктым. (Уңай финаллы беренче вариантны «Казан утлары» журналының архивларыннан таба аласыз – редакция аны интернетка урнаштырып зур эш башкарды. Үзәк өзгеч финаллы икенче вариантын Нурихан Фәттахның томнарыннан таба аласыз. Анысы Татарстан китап нәшрияты сайтының китапханә бүлегендә бар). Әйе, Нурихан аганың теле корырак, әмма шул корылыгы бүгенге кино теленә шулкадәр уңышлы яткан. Тарихта тарихи әсәрләре белән калыр дип күзалланган классик татар язучысы бу әсәрен киләчәктә кино булачагын күреп иҗат иткән диярсең. Кайчандыр бер режиссер туып, аның шушы тыйнак кына әсәрен күреп алып, кино теле аша яңа гасырга алып керәсен белгән диярсең.
Әйе, татар әдәбиятының кайчандыр зур тиражлар белән чыккан классик әсәрләре үзләре үткән гасырда кала ала – бүген ул аз санлы галимнәргә генә кызык булырга мөмкин. Аларны яңа гасырга күчерү өчен Далматовлар кирәк. Алар бик юк әле, бар булганы – шул бер инде.
Премьера быел көтелә. Постпродакшн буенча эш бар әле, титрлар, дубляжлар һәм башкалар…