Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырда чәчү чәчкәндә гомере өзелгән 19 яшьлек ятим егетнең әбисе: «Ул – төп терәгебез иде»

«Өч айдан аны мин тәрбияләдем бит», – диде кичә генә оныгын югалткан Гөлкәй апа. Кичә Әлмәт районы басуында 19 яшьлек егетнең гомере өзелде. Бәләкәйдән ятим калган Родионны әбисе үз баласы урынына күреп үстергән, ә иртәгә баланы җир куенына саласы була.

news_top_970_100
Кырда чәчү чәчкәндә гомере өзелгән 19 яшьлек ятим егетнең әбисе: «Ул – төп терәгебез иде»
Фото "Вконтакте" социаль челтәреннән

Сарман аграр көллиятенең 3нче курс укучысы Родион Нуриев Әлмәт районына практика узарга кайткан булган. Башта аны Алабугага җибәргән булганнар, ә аннан Әлмәт районына күчергәннәр.

Фаҗига кичә төш вакытларында була. Чәчүгә чыккан яшь егет чәчкеч механизмына эләккән. Аны Әлмәт үзәк район хастаханәсенә китергәннәр, егет анда вафат була. Булган хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

«Радикны үз балам кебек үстердем»

Родион Нуриев – тумышы белән Сарман районы Яңа Саклау авылыннан. 3 айлык чагыннан ул әбисе тәрбиясендә булган. Паспорт буенча Родион булса да, гаиләдә аны Радик дип йөрткәннәр. Мәрхүм егетнең әбисе Гөлкәй апа Нуриева өчен оныгын югалту – баласын югалту кебек. Баласы турында ул зур авырлык белән сөйләде. Булган хәлгә ул әле дә ышанмый.

Безгә кичке 11нчеләрдә шалтыраттылар. Тормыш иптәшемә хәбәр иттеләр...

Безгә алып кайтканда, балага 3 ай гына иде. Шул вакыттан аны без тәрбияләдек. Ул гаиләдә бер генә бала иде. Ул безгә килгәндә әнисе исән иде әле, кайткалап та йөрде. Әтисе Алабугага күчеп киткән иде. Әтисен белмәдек тә инде. Аннан әнисен Чаллыда җирләдек.

Радикны үз балам кебек үстердем. Бөтен әйбере булсын дип, барысын да алып бирергә тырыштык. Төп терәгебез ул иде инде. Бөтен терәгебез... Бер эштән дә баш тартмады, бөтен сүзебезне тыңлады. Кая эшкә эндәшсәләр, шунда барды. Ярдәмчел иде. Мәктәптә дә әйбәт – «4» һәм «5»кә генә укыды. Бернинди шелтә, сүз булмады. Укытучылар да яраттылар. Бик йомшак иде. Беркем белән дә талашып, сугышып йөрмәде, җайлап кына сөйләшә, аңлата белә иде. 1 нче сыйныфта укыганда ук бәрәңге утыртышты. Бөтен эшебезне эшләде инде. Бик уңган иде. Техниканы да яратты, мотоцикллар белән маташты.

Язмыштан узмыш юк. Нишлик инде... Бала хәсрәте... Үстерәсең-үстерәсең дә, ә аннан… – диде ул, тавышы калтырап.

Гөлкәй апага хәзер 64 яшь. Оныгын югалтуны ул әле кабул итә алмый. Оныгы хәзер Әлмәттә моргта, аны иртәгә җирлиләр. Гөлкәй апа басуда нәрсә булганын тәгаен белми.

Алар анда 3 малай булганнар бугай. Радик чәчкечне карарга дип иелгән булган, ахрысы. Чәчкечнең чылбыры өзелеп, муенын кыскан, дип аңладык. 1 атна кайтмады. Соңгы тапкыр 1 атна элек күрешкәнбез инде, – дип сөйләде ул.

Фото: Социаль челтәр

«19 яшьлек кенә булса да, дөнья көтеп, рәхәт итеп яшәрлек егет иде»

Саклау-Баш авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина да мәрхүм турында «бик акыллы егет иде» дип, сокланып сөйләде.

Ул – әбисе белән үскән бала. Шундый акыллы, чибәр егет иде. 19 яшьлек кенә булса да, дөнья көтеп, рәхәт итеп яшәрлек егет иде. Ул гел яхшы билгеләргә укыды, Карашай-Саклау авылына йөреп укыды. Егетләр еш кына шук була, ә ул шундый тыныч, ипле, акыллы иде. Ул 9нчы сыйныфтан соң Сарман көллиятенә укырга киткән иде. Көллияттә дә әйбәт укыды. Көллият директоры аны мактап туя алмый. Ул көллиятнең тулай торагында яши иде, ялларда гел авылда булды. Бу юлы практикага кайткан булган. Бу хәлнең ничек булганын безгә сөйләүче юк, дөресен белмим. Миңа кичә кич кенә хәбәр иттеләр, ул хәл көндез булгандыр. Егетне иртәгә җирлиләр. Аграр көллият барлык чыгымнарны, эшләрне үз өстенә алды.

Әбисенә бик авыр, ул аны үз баласы кебек үстерде. Аның әнисе төрмәдә үлде, дип беләм. Ни өчен утырганын белмим. Әтисен белмим дә. Баланы бәләкәйдән әбисе үстерде инде, – дип сөйләде ул.

«Безгә бик авыр, төн йокысыз узды»

Аграр көллиятнең директоры Зөбәер Агелтдинов бу хәлне авыр кабул итүен һәм әлегә сөйләшергә әзер булмавын әйтте. «Иртәгә алып кайтабыз. Безгә бик авыр, төн йокысыз узды», – диде ул.

Родион Нуриевның «ВКонтакте» социаль челтәрендә «сиңа ышанган кешегә ялганлама» дигән статусы калган. Социаль челтәрдәге барлык фотоларда ул бер кыз белән. Күрәсең, аның яраткан кызы булган.

Фото: © Социаль челтәр

Родион Нуриевның туганнары, дуслары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын!

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 11 май 2024
    Исемсез
    Чып-чынлап "Солнечный" малай иде Радик. Күкләрдә дә кирәктер инде андыйлар
  • 5 май 2024
    Исемсез
    😭😭😭🤫
  • 5 май 2024
    Исемсез
    Бер бэхетсез, гел бэхетсез. Башта эти -энисез ускэн 🥲🥲🥲. Эби-бабай ярата инде ул, ну баребер эти -энине алыштырмый. Урыны жэннэттэ булсын балакайнын 🤲🤲🤲🤲🤲🤲🤲
  • 5 май 2024
    Исемсез
    Балакаем урыны ожмахта булсын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100