Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыр казлары артыннан...»: Тинчурин театры легендар актриса Исламия Мәхмүтованы искә алды

news_top_970_100
«Кыр казлары артыннан...»: Тинчурин театры легендар актриса Исламия Мәхмүтованы искә алды
Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Тинчурин театры Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованың тууына 80 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе үткәрде. Актрисаның үзеннән башка бу – аның беренче юбилей кичәсе. Моңсу кичә.

  • Исламия Мәхмүтова 70 яшьлегенә «Мәхәббәт чишмәсе» җыентыгын тамашачыга презентацияләгән булса, 75 еллыгы уңаеннан «Син бит минем бергенәм» мелодрамасын яңа куелышта тәкъдим итте. Тамашачы алдына ул режиссер сыйфатында чыккан иде. Бу аның тамашачысы белән хушлашуы да булган инде. Әйтик, юбилеена аның үзе катнашында спектакль куелган булса, ул аны күпмедер уйнар иде дә, үзеннән соң спектакль архивка күчәр иде. Ә куйган спектакле әле бара да бара.

Исламия Мәхмүтованың тууына 80 еллыгы уңаеннан оештырылган искә алу кичәсе – легендар актрисаның туган көнендә аны юксыну гына түгел, ә театр тарихын барлау иде. Чөнки Исламия Мәхмүтованың язмышы театрдан аерылгысыз.

Кичәне театрның яңа гына атказанган исеме алган артистлары әзерләгән: сценариен Илфак Хафизов язган, режиссеры – Зөлфәт Закиров. Илфак та, Зөлфәт тә – театрның буыннар чылбырын ялгаучы актерлары. Алар – Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар белән уйнап, алар рухын тоеп, аны бүгенге сәхнәгә җиткерә алган актерлар. Бу кичә бер иҗатчының икенче иҗатчыга читтән карашы түгел иде – бу мөһим, бу кадерле, бу якын.

Әлеге кичә миңа театрның, гафу итегез, уңышсыз юбилей кичәсеннән соң, уңайсызланып, чын юбилей кичәсе менә мондый була ул, дип күрсәтү булып тоелды.

Искә алу кичәсе Исламия Мәхмүтованың бертуган сеңлесе – Россиянең атказанган, Россиянең халык артисты Рузия Мотыйгуллинаның апасы турында беркайчан дө сөйләнмәгән балачак истәлекләреннән башланды.

Рузия Мотыйгуллина: «Апам гына түгел, ул – минем киңәшчем дә, ярдәмчем дә. Исламия апам татар театры тарихына зур шәхес булып керде. Ул бик якты кеше иде. Хыялланырга ярата иде, бүгенге көн белән генә яшәмәде, планнары бик күп калды. Языла башлаган әсәрен тәмамлап, сәхнәгә кую турында хыялланды».

Истәлекләренең берсе – йомышка җибәрелгән нәни Исламия кайтмагач, әнисе шул йортка эзләп киткән. Ә анда мәҗлес бара, һәм кунаклар, урындыкка бастырып, Исламияне җырлаталар икән.

Алга таба үсмер Исламиянең театр карарга баруы, Тинчурин театрына килү тарихы театральләштерелеп күрсәтелде. Исламия Мәхмүтова ролендә театрның бүгенге примасы Резеда Сәлахова иде, әлбәттә.

Тамашачы Исламия Мәхмүтованың легендар рольләреннән өзекләрне видео аша карап хозурлана алды.

Кичәнең кульминацион ноктасы – сәхнәгә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаровның чыгуы иде.

Марсель Җаббаров: «...Бер чемоданны алдык та мактау кәгазьләрен тутырдык – нәрсә бар бөтенесен. Мин 6 кешегә «туда и обратно» билет алдым. Плацкартка арзан гына билетлар иде. Аллага тапшырып, без киттек. Атказанган һәм халык артистлары Мәскәүгә 1 октябрь көнне барып төштек. Кояшлы матур көн иде. Безне ЦК КПССта Ильичева дигән ханым кабул итте. Бик җайлы гына ханым. «Исламия әйтеп куйды: «Җаббар, туктама син, бертуктамыйча сөйлә дә сөйлә! Без кырыйдан «утын өстәп» торырбыз», – ди. Атлар белән ничек йөргәннәребезне сөйләдек. Алдагы буыннар, гастрольләрне өзмәс өчен, үгезләр дә җиккәннәр, дидек. «Я вас понимаю. Я сегодня же позвоню в Казань в Обком партии. Мы все решим, не беспокойтесь», – диде теге ханым. Без чыктык канатланып, җүләрләнеп, шашып... Арча кырындагы больнистан чыккан шикелле. Кем җылый, кем көлә... Исламия биергә тотынды.

Кызыл мәйданга барып карточкага төштек. Кич, поездга утырып, Казанга кайтып киттек. Шатлыгыбызны әйтеп бетергесез иде. Сез аны хәзер күз алдыгызга да китерә алмыйсыз. Шуннан соң Казанда безне каршы алдылар. Анда Министрлык вәкилләре дә бар иде, Обком вәкилләре дә. Кулларында чәчәк кенә юк иде. Чәчәкләре булмас да, озакка сузмыйча, безгә Профсоюз урамында җыйнак кына театр төзи башладылар. Хәзер ул – Казан театр училищесы бинасы. Сөйли дә алмыйм инде хәзер. Кадерле тамашачылар, минем белән барган шушы 5 кешенең хәзер берсе дә юк. Рәшидә апа Җиһаншина да юк. Роберт Әбелмәмбәтов та юк. Шушы кешеләрнең хатирәсен 1 минутлык тынлык белән искә алыйк әле».

Әлеге кичәдә «яңача куйган» режиссерларга «төрттереп алу» бар иде. «Болай куеп булганны нигә болай куярга кирәк?» – дип, кулын колак аша әйләндереп күрсәтте театральләштерелгән күренештә Исламия Мәхмүтова ролен башкарган Лилия Мәхмүтова – театрда легендар актрисаның эшен дәвам иткән кызы.

Ә бер театральләштерелгән күренеш – режиссер Исламия Мәхмүтованың төнге эпизоды иде.

«Режиссер драматургка шалтырата:

Алло, Рәдиф, Рәдиф, нишлисең?

Йоклыйм.

Йоклыйсың? Мин, төн йокламыйча, синең әсәреңне төзәтәм. Син йоклап ятасың икән.

Исламия апа, төнге өч бит...»

«Соңгы сәфәр» театраль күренеше – кичәнең азаккы өлешләренең берсе иде. Заман алга бара – кайчандыр ат чанасында толыпка төренеп барган артистлар инде автобуста җилдерә һәм... автобус этә. Аягын терәп басып каткан үгезне тартуга караганда алга китеш, әлбәттә. Кыскасы, елата да, көлдерә дә торган кичә иде ул. Хатирәләрне дә уятты, күңелләрне айкап юксындырды...

Кичәдән бераз читкә китеп: Исламия апа белән соңгы сөйләшүем хәтеремдә яңарды. Без аның белән, вафатына берничә ай кала, сентябрь башларында сөйләшкән идек. Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның эштән киткән көннәре иде. Мин Тинчурин театрының легендар актрисасының бу вазгыятькә фикерен белергә теләп шалтыраткан идем. «Мин бу арада авырып яттым, кәефем булмады. Бернәрсәгә дә катнашмадым. Заманында күп катнаштым инде. Заманында Мәскәүләргә барып без алып калган биналар ул! Ә режиссер китүгә ни диим? Без хәл итмибез... Без – гомер буе режиссерлар белән эшләгән кешеләр. Изге урын буш тормас – табарлар... Безнең театрда бит Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары» кебек нинди көчле әйберләр куелды! Соңрак кирәкмәгән әйберләр дә эшләнде инде... Репертуарның вагаюы ачуны китерә... Мин бөтенесеннән канәгать идем.

Бөтенесен яклап калдык. Барысына да ярдәм иттем. Җитәкчеләрнең барысы да үз эшләрен белеп эшләргә тиешләр. Хезмәт бит ул! Аны җиренә җиткерергә кирәк! Ни өчен Буа театры алга бара? Тырыша бит! Булсынга йөри. Мин өметләнәм – режиссер булыр, бар да яхшы булыр... Мин инде сугышып туйдым, наным! Хәлил абыең РСФСРның мактаулы исемен алырлык актер түгел идемени?! Ул бит – бөтен дөньяларны әйләнгән актер. Аны белмәгән татар юк. Алалмый калды... Театрны җимерергә ярамый! Ябарга ярамый! Кирәкми икән – ул болай да үзеннән-үзе бетә. Кариев театры ничек матур үсеп китте, Буа театры үсеп китте. Мин бетү ягына карамыйм. Барысы да булсын! Менә шул минем әйтергә теләгән сүзем».

Театрда Исламия Мәхмүтова турында шундый кичә ясый алган егетләр барында бу театрның киләчәге тәгаен бар. Тамашачы өчен менә шундый позитивта тәмамланды кичә.

Исламия Мшәхмүтованың 70 яшьлек юбилей кичәсе. 2013 ел.

Фото: © Тинчурин театрының матбугат үзәге

Исламия Мәхмүтованың 75 еллык юбилей кичәсе. 2018 ел

Фото: © «Татар-информ»/архив

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 декабрь 2023
    Исемсез
    К.Тинчурин театрына барып Исламия Мэхмутова уйнаган сэхнэне курэсе килэ,ара ераграк шул
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100