Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кычытмаган җиргә ник тыкшынасыз?» – эшмәкәр зары өчен Президенттан кемнәр шелтә ишетте?

Завод-предприятие төзегән эшмәкәрләргә җир нинди бәядән сатыла, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен йөзү үзәкләре ачкан эшмәкәр нинди ярдәмгә мохтаҗ – болар һәм башкалар хакында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика эшмәкәрләре белән очрашуында сүз барды.

news_top_970_100
«Кычытмаган җиргә ник тыкшынасыз?» – эшмәкәр зары өчен Президенттан кемнәр шелтә ишетте?
Татарстан Президенты рәсми сайтыннан

«Бәлки, 7 саны белән дә ресторан ачып караргадыр...»

Туристик һәм ресторан бизнесы өлкәсе эшмәкәре Алсу Кузнецова микрозаймнар буенча процент ставкаларын Үзәк банкның төп ставкасына бәйләүне сорады. «Кече һәм урта бизнес субъектларын ташламалы кредитлау буенча республикада программалар күп. Микрозаймнар буенча ставкалар Үзәк банкның төп ставкасы кимүгә карап киметелсен иде», - диде ул.

 

Фото: © ТР Президенты рәсми сайтыннан

Татарстанның Икътисад министрлыгы, Россиянең Үзәк Банкы төп ставканы киметсә, кече һәм урта бизнес өчен микрокредитлар буенча ставкаларны киметергә әзер. Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шул хакта әйтте.

«Нәбиуллина (Үзәк банк рәисе – Т.И. искәрмәсе) кире уйламасын дип, Ходайдан сорагыз», – дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов. – Чынлыкта бу бик мөһим. Һәр процент ставкасы – акча, табыш. Сезнең чиста керем бит Үзәк банк ставкасы үзгәрүгә карап үзгәрә. Ә кайчак сату әйләнешен арттыру өчен бәя дә төшерергә туры килә».

Соңрак билгеле булганча, Үзәк банк төп ставканы 11 процентка кадәр киметкән.

Президент эшмәкәрдән ресторан исемендәге 23 саны нәрсә аңлатканын сорады. Кузнецова өчен 23 бәхетле сан икән. «Бәлки, 7 саны белән дә ачып караргадыр. Аннары кайсы уңышлырак булганын карарбыз», - дип киңәш итте Миңнеханов.

Президент үзе ресторанга кунакка килергә атлыгып тормый кебек. «Нәчәлникләр килүнең файдасы булмас. Нәчәлникләр алар күп түләргә яратмый, клиентларга хезмәт күрсәтегез», - диде ул. «Бу Татарстан нәчәлникләре турында түгел», – диде эшмәкәр.

600 мең сум торасы җир 5 млн сумга үскән?

Яшел Үзән районында Идел буе премикс һәм катнаш азык җитештерү заводы төзегән эшмәкәр Айдар Гатауллин Арчаның Сеҗе авылы янында яңа производство ачу нияте белән йөри. Бу импортны алмаштыру буенча проект.

Эшмәкәр заводка дигән аренда җирен 100 процент кадастр бәясеннән сатып алырга мәҗбүр иткәннәрен әйтте, гәрчә элек җир кыйммәте җир салымы ставкасына карап исәпләнгән һәм арзанрак булган.

 

Фото: © ТР Президенты рәсми сайтыннан

– «Арча» сәнәгать паркы резидентлары булып торабыз. Премиксларны элек чит илдән сатып ала идек, импортны алмаштыру максатыннан үзебездә комбикормалар җитештерүне планлаштырдык. Тәүлегенә 150 мең тонна җитештерә торган завод төзедек. Чимал Һиндстан, Кытайдан сатып алыначак. Май азагында эшләтеп җибәрергә уйлап торабыз.

2021 елның мартында кабул ителгән ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, бина милекчеләре өчен җир участоклары бәясе кадастр бәясе буенча 100 процент тәшкил итә. Элек җир бәясе торак пунктка карап, җир салымы ставкасыннан 10 яки 17 тапкыр күбрәк иде. Без хәзер бу җирне 5 миллион сумнан артык бәягә сатып алырга мәҗбүр. Элек бу нигезләмә кабул ителгәнче, ул безгә 600 мең сум булыр иде, - диде Айдар Гатауллин.

Эшмәкәр сәнәгать паркы резидентларына җирне ташламалы бәядән сатып алу мөмкинлеген сорады.

Президент Җир һәм милек мөнәсәбәтләре һәм Икътисад министрлыклары җитәкчеләрен производстволарын төзегән эшмәкәрләр өчен җир биләмәләре бәясен арттырулары өчен шелтәләде. Моңа карата ачуын белдерде.

– Нәрсәгә кирәк иде бу? Сәнәгать парклары, индустриаль парклар төзибез, дәүләт инвестицияләре кертәбез, аннары башлана... Әгәр дә эшмәкәр завод төзегән, вазифаларын үтәгән икән, ник кирәк инде алай эшләргә? Ул бит җир өчен салымын түләячәк.

Уен кагыйдәләрен үзгәртеп, әллә ниләр уйлап чыгарасы юк. Бер яктан, эшмәкәрләрне инвестиция кертергә өндибез, икенче яктан, чикләүләр кертәбез. Бизнесмен үзе, әгәр ул производство төзи икән, ташламалы бәя булуын аңларга тиеш.

Кычытмаган җиргә ник тыгыласыз? Без яңа предприятиеләр, яңа эш урыннары барлыкка килсен дип, вариантлар эзлибез. Әгәр эшмәкәр инвестицияләр һәм эш урыннары булдыру шартларын үти икән, сатып алсын, салымын түли бит ул аның, - диде Президент.

Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов проектын төгәлләп, җирне сатып алырга ниятләгән эшмәкәрләр өчен җир бәясе бермә бер артты, дип ачыклык кертте.

«Ә нәрсәгә күтәрдегез аның бәясен? Ник кирәк иде ул?» – дип сорады Рөстәм Миңнеханов Татарстан җирләре дәүләт резерв фонды җитәкчесе Рөстәм Мерзакреевтан. Вакыт чикләүләре дигән булып, акланырга тотынган Мерзакреевның сүзен Президент кире борды. Ул җир сатып алып, кул кушырып утыручы эшсезләр болай да җитәрлек булуын искәртте.

– Ә монда кешеләр килгән. Завод төзегән, кредит алганнар, җир эшли дигән сүз. Бәяен арттырмагыз. Сезгә бу мәсьәләне җентекләп карарга күрсәтмә бирәм, - дип боерды Миңнеханов.

Мәче балалары гына түгел, мәчеләр дә килергә әзер...

Анна Кузнецованың проекты социаль юнәлештә. Ул 2020 елның маенда «Морские котики» сак йөзү һәм аквареабилитация үзәге» оешмасын булдырган. Анда ДЦП, аутизм диагнозлы балаларны йөзергә өйрәтәләр. Елына өч меңләп дәреснең яртысыннан артыгы бушка икән.

Автоном коммерцияле оешмага социаль предприятиеләр алган кебек ярдәм чаралары каралмаганга, бизнеска ярдәм чараларын да кулланып булсын өчен, быел мартта ул Гадел Кутуй урамында җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять формасында тагын бер үзәк ачкан.

 

Фото: © ТР Президенты рәсми сайты

Нәрсә белән шөгыльләнүләре турында Президентка сөйләп бетергәч, «Соравыгыз нинди иде соң сезнең?» – дип кызыксынды Миңнеханов. «Сораулар юк, эшчәнлекне генә киңәйтергә иде», - дип кунакка гына чакырган иде дә, сүз арты сүз китә башлагач, берзаман Кузнецованың гозере дә исенә төште. «Квартал»дагы бер бинага күзләре янып йөри икән. Аппетит ашаганда көчәя, дигән кебек булып чыкты инде бу. Казанның квартал микрорайонында да гарип балалар өчен йөзү үзәге ачу хыялы белән яшиләр.

«Безгә кварталда бер бина ошый. «Татэнерго»га карый ул, тик безгә «Булды, онытыгыз ул хакта», диделәр, - дип сөйләде ул. Рөстәм Миңнеханов: «Бу мәсьәләне карарга кирәк, бәлки торак фондның, я шәһәрнең берәр мәйданы бардыр», - дип, җаваплы җитәкчеләр бу сорауны куен дәфтәрләренә язып куярга тиешлегенә ишарәләде.

«Стратегик инициативалар агентлыгы» оешмасының төбәк үсеше директоры Александр Смекалин фикеренчә, бу проектны франшиза рәвешендә бөтен илгә дә таратып булыр иде.

Рөстәм Миңнеханов республиканың башка шәһәрләрендә дә бу мәсьәләне карарга, өйрәтү методикасын оештырырга кирәк, дип саный. «Кечкенә балалар судан курыкмасын. Бәлки, берәр программасын әзерләргәдер», - диде.

Президентның эшләрен куәтләвенә эшмәкәрнең башы күккә тигән иде. «Ничек бәхет елмайды бит», - дип килүенә сөенеп туя алмады ул. «Сезгә килергә әзер торган морской котикларның (диңгез мәчеләре) тулы армиясе оешты бугай инде», - ди алып баручы. «Котик кына түгел, кот»лар инде монда хәзер», - диде Миңнеханов.

«Әгәр дөрес итеп җиткерсәк, иң күңеле каткан чиновник та моңа эреп китәчәк»

Чаллыдан Рөстәм Зиннәтуллин компьютер һәм смартфоннар ремонтлау белән шөгыльләнә. Кирәкле программалар да куеп бирә, телефоннарның дисплейларын, төймәләрен, микрофоннарын алмаштыра. Акыл ягы зәгыйфьләргә һәм пенсионерларга консультацияләр дә үткәрә. Заказга программалар сынап карый. Начар ишетүчеләрне компьютер белеменә өйрәтә.

Үзмәшгуль Президенттан «Чикләрсез бизнес» остазлык программасын уздыру инициативасын хуплавын сорады.

«Сез зур молодец. Яхшы һөнәр иясе», - дип дәртләндереп җибәрде Президент адашын.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, инвалидлыгы булган кешеләрне эшкә алучы кече һәм урта предприятиеләр социаль оешма статусына ия, ләкин үзе инвалид булып, кеше яллап эшләтмәгән үзмәшгуль өчен андый статус каралмаган. Ул федераль органнар һәм Стратегик инициативалар агентлыгыннан мондый башлангычны хуплауларын сорады.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советыннан закон инициативасы белән чыгарга тәкъдим итте. «Әгәр дөрес җиткерсәк, иң күңеле каткан чиновник та моңа эреп китәчәк», - диде ул.

 

Фото: © ТР Президенты рәсми сайтынннан

«Сәүдә әйләнешләрен 20-30 тапкыр арттырырга кирәк»

«Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев «Алабуга Политех» индустрия кадрларын әзерләү үзәге проектын тәкъдим итте. Үзәк 9-11 сыйныф укучылары арасында эшмәкәрлек олимпиадалары үткәрә. Җиңүчеләр үзәккә сынаулардан башка керә. Шаһивәлиев олимпиаданы бөтен Россиядә уздыру фикере белән чыкты.

Президент амбициоз, илдә тиңдәшсез проект дип бәяләде. «Иң авырткан нокта – квалификацияле кадрлар. Югары квалификацияле өйрәтелгән кешеләр кирәк. Анда юнәлешләре күп. Уйлагыз, әйтик, сервис белгечләренә ихтыяҗ зур», - диде ул.

«ТРИС» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Булушев аэрозоль продукциясе чыгару белән мәшгуль. Бөгелмә компаниясе елына 1,2 млн нан артык антисептиклар җитештергән. Элек чит ил компанияләре биләгән мәйданнар буш тормый, аларга алмашка килеп, быел өч яңа продукция җитештерүне башлап җибәрәләр.

«Татарстанның көньяк-көнчыгышында электрон сәүдәләрдә дә эшли алырлык предприятие-заводлар бар, ләкин аларга ярдәм итәргә кирәк – һәр электрон мәйданчыкның үз таләпләре, бөтен эшмәкәрләр дә җавап бирә алмый. Складлар кирәк, маркетплейс складларына продукция кабул итү, төргәкләү, саклау буенча хезмәтләр күрсәтеләчәк.

«Чит илләр киткән икән, аларның аланы ябык булсын өчен сәүдә әйләнешләрен 20-30 тапкыр арттырырга кирәк. Эре операторлар килсен. Әйдәгез, Мидхәт, җый, утырыгыз, сөйләшегез, бу юлны үтәргә, андый структуралар булдырырга кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов икътисад министрына.

Очрашу азагында эшмәкәрләр барысы бергә Россия рубле сурәтләнгән картина ясап, Эшмәкәр йортына бүләккә тапшырды.

 

Фото: © ТР Президенты рәсми сайтыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100