«Кычытуга түзәрлек түгел»: мунчада утка бензин сипкән Камилнең бөтен тәне пешкән
Әлмәт районы Иске Михайловка авылында яшәүче, 11 яшьлек Камил Мансуровка матди ярдәм кирәк. Тәненең 85 проценты пешкән балага гыйнвар аенда тагын бер катлаулы операция ясалачак.
«Мунчага күз салыйм дип кенә киткән иде»
Алты балалы Мансуровлар гаиләсендә сабыйлар барысы да хезмәт сөючән булып үсәләр, хуҗалыктагы эшләрне дә әти-әниләре белән бергәләп башкаралар. 28 май көнне дә төпчек уллары Камил әнисе белән бакчада эшләп йөри. Әниләре Рано ханым сөйләвенчә, бәхетсезлек очрагы һич уйламаганда килеп чыга.
— Мин мунча ягып җибәрдем. «Мунчага күз салыйм» дип кенә киткән иде янымнан. Төтен исе сизеп, шунда ук артыннан йөгереп бардым. Ә анда… Берничә көн алдан мунча ишекләрен буяган идем. Пумалаларны бензинлы банкага салдым да, җебетергә дип ишек төбендә калдырдым. Камил мунча мичен болгатканда күмер төшеп, идән яна башлаган. Бала банкадагы бензинны су дип уйлап, алып сипкән. Үзенә күрә сүндермәкче булган инде ул аны. Ут ялкыны тагын да дөрләп китеп, үзенә капкан, — дип сөйли Рано ханым.
Камилне ашыгыч ярдәм машинасы белән Әлмәт шәһәрендәге «Татнефть» медицина санитария частенә алып китәләр. Хәле бик авыр булу сәбәпле, бер тәүлектән бала Казанның Балалар республика клиник хастаханәсенә җибәрелә. Аның тәненең 85 проценты пешкән булуы ачыклана. Аркасына, уң аягы һәм сул кулына аеруча нык зыян килә.
— Камил 26 көн реанимациядә ятты. Башта үз аңында булмады. Ул вакытта, ичмасам, әрнүләрне тоймагандыр. Бөтен авырлыклары алга таба башланды. Шул кечкенә егетем берсеннән-берсе катлаулы 9 операция кичерде. Интенсив терапия бүлегендә дәваланганда бинт алмаштыру процессының ничек үткәнен сөйләп аңлата торган гына түгел. Башта ваннага алып кереп җебетәләр. Аннары бөтенесен кисеп, яңадан бәйлиләр иде. Ничекләр түзгәндер мескенкәем. Ул көчле егет, үземә охшаган. Чыдамлыгына өлкәннәр дә көнләшерлек, — ди әнисе.
Рано апа үзе дә күптәннән яман шеш авыруы белән интегә икән.
— Ундүрт операция аша уздым инде, унбишенчесен ясарга тиешләр иде. Нәрсә булса шул булыр дип, башка бармаска уйладым, — ди ул.
«Тәненең кычытуына чик-чама юк»
Тулы дәвалау курсы алып өйгә чыгуына карамастан, Камилнең хәле әле дә мактанырлык түгел.
— Бик нык пешкән урыннарының кычытуына чик-чама юк. Пешкән тәнне кашырга да ярамый. Ләкин бала нык газаплана бит. Мин, апалары, эштән кайткач әтиләре, чиратлашып, аркасын сыпырып, хәлен җиңеләйтергә тырышабыз. Алдагы операциягә зур өметләр баглап торабыз, — ди Рано ханым.
Башта Казанда ясарга планлаштырылса да, табиблар, үзара киңәшеп, әлеге катлаулы операцияне Түбән Новгород табиблары кулына тапшыра. Операциянең бәясе 500 мең сум тора. Күп балалы Мансуровлар гаиләсе өчен бу бик зур сумма. Камилнең үзеннән олы биш туганы бар. Әтиләренең хезмәт хакы зур гаиләнең көндәлек чыгымнарын капларга гына җитә. Шуңа да Рано ханым игелекле кешеләргә мөрәҗәгать итәргә булган.
— Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Илле, йөз, ике йөз сум да безнең өчен зур файда булыр иде. Камилне өйдә дәвалау да бик кыйммәткә төшә. Улымның тәненә сөртү өчен төрле мазьлар һәм дарулар таләп ителә. Барысының да бәясе саллы. Әле невропатолог килеп, яңа рецептлар язып китте. 30 төймәле бер кап дару сигез сум тора. Ул безгә нибары ун көнгә җитә. Аларның барысын да үзебез алабыз. Ә кешеләр җибәргән акчаларның тиенен-тиенгә операция өчен җыеп барам, — ди Рано ханым.
«Ал төстәге кәгазь көтәбез»
Әнисе Камилгә инвалидлык алу өчен документларны бәла килеп чыгу белән үк җыеп тапшырган. Гаилә бүген инвалидлыкны раслаучы белешмә көтә. Ул почта аша заказлы хат белән килергә тиеш.
— Табибтан нигә һаман килми икән дип сораган идем. Документларыгыз кире кайтмаган бит, димәк, бөтенесе дә тәртиптә, теркәү бара. Тиздән почтагызга ал төстәге белешмә килеп төшәр, дип тынычландырды. Инвалидлык биргәч, бушлай дарулар алу мөмкинлеге булуны әйтте, — ди Рано апа.
Хастаханәдә ятканда Камилгә бик күп җырчылар ярдәм кулы суза. Рано ханым пандемиягә кадәр концертлар оештыручы булып эшләгән, шуңа җырчылар белән даими элемтәсе бар.
— ИлСаф белән Салават Фәтхетдинов даруханәләрдә булмаган бик кыйммәтле даруларны табып, хастаханәгә кадәр китереп бирделәр. Башка артистлар да булдыра алганча матди ярдәм күрсәттеләр, — дип рәхмәт хисләрен яшерми Рано ханым.
Нинди авырлыклар кичереп тә, Камил төшенкелеккә бирелмәгән. Хастаханәдә вакытта аңа психологлар бик нык ярдәм иткән: уен-көлке сөйләп, барысы да әйбәт булачагына өмет уятканнар, кәефен күтәрергә тырышканнар. Өйдә исә абый-апалары һәм әти-әнисе киләчәккә ышаныч белән карарга булыша. 5 сыйныфта укучы Камил операциянең тизрәк үтүен көтә, мәктәптә сыйныфташлары белән бергәләп укый башларга хыяллана.
Дөрес, операция уңышлы узган очракта да, тулысынча тернәкләнеп бетү өчен Камилгә хастаханә юлын бик озак таптарга туры киләчәк әле.
Камил Мансуровка ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 5469620022948416 (Сбербанк) Мансурова Дилә Адылжановна (апасы). Карта 89172583270 номерына беркетелгән.