Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кычыткан белән чабыгыз» — инстачылардан тавык кыртлаудан туктасын өчен киңәшләр

Инстаграмда тавыкны кыртлаудан туктатуның кызык та, кызганыч та булган ысулларын өйрәткәннәр.

news_top_970_100
«Кычыткан белән чабыгыз» — инстачылардан тавык кыртлаудан туктасын өчен киңәшләр
https://pixabay.com

Инстаграмдагы аноним сораулар бирә торган «Монда булган» төркемендә бер инстачы бик кызык сорау язган биргән һәм аңа шундый ук кызык җаваплар алган. 

«Кызлар, тавыгым кыртлый. Суга тыгып алдым да, өстенә зур ләгән каплап куйдым. Ул анда күпме торырга тиеш?» — дип сораган ул. 

Бер төркем инстачылар «кыртлый» сүзенә бәйләнгәннәр. «Нәрсәсе кыртлый аның? Аңламадым», — дигән бер инстачы. «Кортлыймы, кыртлыймы? Тавык турында сүз барганда кытный дияргә кирәк», — дип өйрәткән икенчесе. 

«Кортламый, кыртлый. Кырт-кырт дип йөри. Чеби чыгарырга тели. Татар теле кызык шул, җирле диалект төрлечә», — дип җавап язганнар ул инстачыга.

Алга таба пост астында берсеннән-берсе көлкеле киңәшләр тезелеп киткән. 

«Андый тавыкны буш бүлмәгә ябасың. Ашарына, эчәренә су куярга кирәк. Атна-ун көннән кыртлавы бетә»; 

«Пыяла савыт астында тотарга кирәк. Бер-ике көннән чырлаудан туктый»;

«Без салкын суга тыгып алабыз да, урамдагы салкын базга салабыз өч көнгә»;

«Суга тыгып алгач, кычыткан белән арт шәрифен чабарга кирәк. Кабат чиләк астына тыгып куярга. Өч көннән гади тавыкка әйләнә»;

«Яшәү билгеләре бирүдән туктагач, чыгарып алыгыз унбиш минутка. Бер-ике көннән к… басыла аның», — дигәннәр, тагын әллә ниләр язганнар. 

Ә бер инстачы: «Бер тапкыр тавыкны чиләк астына тыгып куйган идем, аның турында бөтенләй онытканмын. Алсам, тавыгым кечерәеп калган. Аннан соң тавыкны аерым тәрбияләргә туры килде. Менә шулай да була», — дигән. 

Кош-кортны шулай тилмертергә ярамавы турында гына бер киңәш тә юк….


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100