Өй алдына килеп туктаган ят машинаны күреп, Нәзилә урамга чыкты. Машинадан төшкән ике ир-атның берсе хатынга таныш күренде. Исәнләшеп, хәл-әхвал сорашкан арада Нәзилә бу кешеләрнең ник килгәнен чамалап та алды. Әлбәттә, киез итеккә! Чынлап та шулай булып чыкты. Ир-атларның таныш чырайлысы башта, өйдәме дип Галим абзыйны сорады. Нәзилә тотлыгып калды. Өйдә… бакый өйдә хәзер аның әтисе белән әнисе… Күңел генә моны һич тә кабул итәргә теләми…
Киез итек басу остасының ике ел элек бакый йортына күченгәнен ишетмәгән ике ир-ат та, хәлне аңлагач, күңелсезләнеп калдылар. Менә бит! Кеше юк, ә аны эзләп әллә кайлардан һаман киләләр, һаман киләләр! Кеше юк, ә аның хезмәте һаман да булса кемнедер җылыта. Әле булса аны рәхмәт белән искә алалар. Тирә-якта бер дигән киез итек басучы иде шул Нәзиләнең әтисе! Олы яшенә хәтле киез итек басты. Ул баскан аяк киемен туздырып бетереп булмас иде.
Эшләре барып чыкмаганга кәефләре киткән ир-атлар Нәзиләдән бу тирәдә тагын киез итек басучы барлыгын-юклыгын сорадылар. Юк инде ул, әлбәттә, юк! Киез итек басучы гына түгел, инде авылы да бетеп бара. Килүчеләр сораштылар да үз юлларында булдылар. Ә өенә таба атлаган Нәзиләнең хәтер төпкелендә барлык тирә-як халкын киендергән миһербанлы әтисенә-әнисенә һәм, әлбәттә, киез итеккә (киездеккә) бәйле хатирәләр кузгалды. Үзе, тәрәзәдән күзен алмыйча, район үзәгенә йөреп эшләгән ирен көтә, үзе берәм-берәм хәтер дисбесен барлый…
Борынны кытыклаган әчкелтем көек исле киездекләр арасында тәгәрәп үсте Нәзилә. Әтисе Галим районда гына түгел, аннан да еракта дан тоткан киездек басу остасы иде. Киез итек — авылда иң кирәкле, иң кадерле аяк киеме. Җирдәге көзге ләпек кату белән, кышкы зәмһәрир суыкларда һәм язга чаклы рәхәтләнеп киелә торган алыштыргысыз аяк киеме. Үз тазалыгының кадерен белгәннәрнең аякларыннан өстенә кәлүш кидерелгән киез итек язын да бик соң салына. Аяклары сызлаган карт-коры җәен дә киез итек яки ката өстери. Кышның котып суыгыдай салкыннарында ап-ак кар өстеннән җылы киез итек киеп атлап барганда, кар шыгырдаган авазлар авыл кешесенең колагына киез итеккә һәм аны баскан остага мәдхия булып ишетелә!
Бер пар киез итек авылда еллар буе гына түгел, дистәләгән еллар буе хезмәт итә: тишелә тора, олтан салына тора, олтаны тишелә тора, яңа олтан өстәлә тора. Аңлаган кеше өчен олтан салганга гына киездекнең бәясе төшми — олтанлысы тагын да җылырак, тагын да җайлырак. Карт-коры, бала-чагадан башлап, бригадка эшкә йөргәннәр дә киез итексез булдыра алмый. Фермада эшләгәннәр исә киез итекләренең өстеннән оек кидереп куя — болай иткәндә ул пычранмый һәм озаккарак җитә. Һәркемнең кешелеккә чыгарга итек-бәтинкәсе бармы-юкмы, ә чүпрәккә төрелгән, көя төшмәсен өчен эченә сабын кисәге салынган киез итеге, әлбәттә, бар. Кунакка барганда киездекнең яки фитр итекнең тузан да кунмаган ак төстәгесе яки карга канатыдай чем карасы аякларга кып итеп киеп куела. Ак йон белән кара йон кушылып басылган соры киездек тә менә дигән! Бала-чага табаны бозга катканчы тау шуа. Табанда боз, ә аяклар җылыда! Кичен мичкә киптерергә куяр алдыннан әниләр балаларын җиңелчә орыша: «Тагын эт иткәнсең бит киез итеккәеңне! Тагын олтан саласы!»
Авылда киез итекне тышта гына түгел, ә өй эчендә киеп йөрү дә гадәти күренеш. Әй, киеп куйгач, җылы мичтән чыккан коры, йомшак ул киез итекләргә аякларның сөенүе! Аларның аякларны изрәткән иркә йомшаклыгы! Күпме кешене буын сызлавыннан, аяклар авыртуыннан саклап калды икән киез итекле балачаклар?! Кул җылысы белән бергә, оста җан җылысын салып баскангадыр, ахры. Аягында җылы киез итеге булса, кышларның бүрәнә шартларлык челлә суыклары да, күз ачырмаган бураннары да авыл кешесенә куркыныч түгел. Бөтен чир аяктан керә — күпләр сынаган сынамыш. Җиңел, җайлы киез итектә ничә чакрым үтсәң дә арытмый, аяклар үзләреннән үзләре алга йөгерә!
Киез итек басу — бик рәхмәтле һөнәр авылда. Яңа киездеген кып итеп киеп куйганнан башлап, кеше ул тузганчы остага мең рәхмәтләр укый. Нечкәрәк күңеллесе хәтта остага гына түгел, дөньяда иң аңгыра саналып та, хуҗаларын киендергән, туендырган мәхлук хайваннарга — сарыкларына да рәхмәт укый һәм алга исәп кыла: «Яренгә кара сарыкларым исән булса, Аллаһы боерса, киез итек бастырам…» Болыннарда сутлы-чәчәкле үлән утлап йөргән сарыклар йонының — табигый чималның шифасын киез итеккә сала белгән остазларга мең рәхмәт!
Авыл өстенә беренче кар бөртекләре сибелә башлау белән, Галим урам коймасына кунычлары җеп белән бәйләнгән парлы киез итекләрен сатарга чыгарып элә. Авыл халкы күрә — Галимнең кибетнеке белән чагыштыргысыз киездекләре әзер. Һәм, саклап тоткан акчаларын учларында кысып, Галим йортына агыла башлый. Карт-коры өй эчендә кияргә кыска кунычлы җылыкай ката ала. Бала үстергәннәр, аяклары җылыда булыр, дип сөенә-сөенә, өлкән баласына тиешеннән зуррак үлчәмле киез итек ала — аяклары ай саен үсә баруы хак булса, оекбаш белән дә сыярлык булу шарты да бар. Олыраклары үсә барган саен, алардан калган киез итеге бәләкәйрәкләргә күчә. Биш-алты баласына киез итек җиткерә алмаганнарның уллары урамга атасыныкын да киеп чыга — үзеннән дә зур киез итектән бүреге генә күренеп тора!
Галим әзер киез итеген сатканда яки кемнеңдер йоныннан басканда хакны каереп алмаска тырыша. Күреп тора бит — киез итек алырга яки бастырырга күбесенчә тиенле хезмәт хакына тир түккән шул ук авыл кешеләре килә. Акчалары булмаганнар хак урынына йон белән исәп-хисап кыла. Анысы да остага бик кирәк. Күбесе иске киез итекләрен тотып килә: «Галимкәем, бик яратып кигән киездегем тишелде. Ямап кына бирчәле?» Галим ялындырмый, кич утырып, сумалалы җеп белән кайчандыр үзе баскан иске киездеккә калын олтан сала.
Тик бервакыт Галимнең бар халык алдында болай «оялмый да, курыкмый да баеп ятуы» кемнәрнеңдер эчен тишә башлады, ахры. Көзге бер көнне Галим баскан киез итекләрен урам коймасына элгән генә иде, шул кичне йорт капкасын колхозның парторгы шакыды. Исәнлек-саулык сорашу юк, партия вәкиле Галимне тәрбияләргә кереште: «Син нәрсә, иптәш Фәизов? Бар дөньяга күрсәтеп, спекулянт булып, сату-алу корып ятасыңмы? Нинди үрнәк бирәсең авыл халкына?» Гади крәстиәннең үзеннән дә ныграк баеп китүе куркыттымы зур таш йортта яшәгән парторгны?
Партия дә баерга рөхсәт итми иде шул халыкка ул чакта. «Спекулянт» төшенчәсе заманында күпләрнең башын череткән «кулак”ның икенче бер рәвеше иде ул вакытта. Спекулянтның ни икәнен белмәгән партия вәкиле милиция белән куркытканнан соң, теләсә-теләмәсә дә Галимгә үз көче белән баскан киез итекләрен койма башыннан алырга туры килде. Урам яктан алса да, киез итекләрен сатып алырга теләүчеләр кимемәде тирә-юньгә осталыгы танылган Галимнең. Әллә кайлардан пима, пайпак, түни, фитр итек, бәлүнки, кистек сорап килгәннәре дә булды. Кем кайда, ничек кенә атамасын, барсына да авыл остазы баскан җылы, сыйфатлы киез итек кирәк иде аларга.
Галим бастырырга китергән йонны ачып, тотып карап үзе кабул итә — көзге йон булсын, язылган, чүп-чардан арындырган, тетелгән, сыйфатлы йон булсын. Йон тетү — үзе бер аерым һөнәр. Якын-тирәдә йон тетүче булмагач, көзен авыл хатыннары, йоннарын күтәреп, мең михнәт белән күрше райондагы мари авылына китә. Тетелмәгән, язылмаган йоннарын болдырга куеп киткән хәйләкәр бичәләргә Галим аны кире илтеп бирә. Йонны алганда Галим аны бер чама белән үлчәп карый. Ир-ат өчен кило ярымлап кирәк булса, хатын-кызга аннан җиңелрәк, ә бала-чагага шуның яртысы да җитә. Йоның җитми икән, димәк, калынлыгы да, чыдамлыгы да шул хәтле генә булачак! Кем басты, Галим басты — оста үз эшенә намус белән карый, киез итекне нык итеп, тузмаслык-таралмаслык итеп баса. Калынрак булсын өчен йонны табанына күбрәк сала. Әзер аяк киеменең эченә дә үкчә турысына йомарлап йон кисәге сала. Болай итсәң, аякка да йомшак була.
Киез итек бөгелмәслек артык каты да, җәелерлек артык йомшак та булырга тиеш түгел. Хәтта күңеленә бик хуш килмәгән кешегә дә Галим киез итекне алай-болай гына басмый. Йонын кыскан кысмырларга басканда Галим кунычның бөгеп куя торган өлешен киметеп, табан өлешенә ныграк сала. Андый кысмырларга басканда әтисе, бар ачуын салгандай, калыпка аеруча нык итеп, кизәнеп суга сыман тоела Нәзиләгә. Көзге сарык йонын аякка киярлек киездек иткәнче әтисенең һәм аңа булышкан әнисенең күпме тир түккәнен, күпме көч салганын, күпме пычрак сулаганын бәләкәйдән белеп-күреп үсте кызый.
Көзен, тракторыннан бушау белән, Галим үз мунчасында киез итек басарга керешә. Иртән иртүк торып, хатыны Фәнзия су ташый, мунча яга. Мунчада су җылынгач, Галим бер пар киез итеклек йонны икегә бүлеп түши. Иң элек такта ясый. Аның өчен иңе-буен тиешенчә чамалап, тетелгән йонны бүлеп ала да капрон ярдәмендә әйбәтләп тәгәрәтә, ягъни киез ясый. Такта — итек рәвеше эшли. Калган йоннар белән төрә. Төрелгән итекне әйбәтләп тәгәрәтә, башларын рәтли, үкчәсен утырта. Яңадан ныклап тәгәрәтә.Түшәлгән итекне су кайнап чыгар алдыннан, табан ягын өскә калдырып, бау белән бәйләп ипләп кенә казанга сала. Су кайнап чыгу белән итекне ала.
Бауны сүтеп, Фәнзия белән җыю өлешенә керешәләр. Итекнең ике ягы да тигез булсын өчен әйләндерә-әйләндерә җыялар. Тетмәгә итек рәвеше кергәч, остаз кырлы бәләк белән киезләнә башлаганчы ныклап баса. Аннан, итекнең эчен ачып, баш өлешенә йомры агач тыга. Киезләнгәнче яхшылап тәгәрәтә. Ашыкмый гына табаны белән йөзен тарттырып җыя-җыя буынлый. Үкчә өлешен баса. Табаны, йөзе һәм үкчәсенә йон өстәп калынайта — итек кушлый. Аннары, кунычны эчкә бөкләп, әйбәтләп киезләнеп тигезләү-шомарту өчен моторда тота. Тиргә баткан Галим куныч басуны хатыны Фәнзиягә тапшыра. Анысы, ире әйткәнне көтеп тормыйча, үз эшен яхшы белсә дә, оста аның һәр хәрәкәтеннән күз яздырмый.
Ире тәмәке көйрәтеп тын алган арада Фәнзия кунычны ике ягы да тигез булырлык итеп баса. Шома агачны кунычка кидерә. Казаннан эссе су алып, кунычка сала. Бәләкәй бәләк белән «маен чыгарганчы» ышкый. Агачны салдырып, кунычның өске өлешен тигезләп кисә. Калыплар алды кайнар суны алыштыра. Кирәгенчә буяу һәм кислота салып, казанны каплап тора. Кайнап чыккач, итекләрне тамгалап, казанга сала. Бер сәгать тирәсе тоткач, Галим, итекләрне алып, калыпның башын, аннан кунычын кидертә. Ягъни калыплый. Калыплаган киез итекне агач тукмак белән төрле яклап суккалый. Аннары киез итекләрне мичкә кибәргә куя. Кипкән киез итекләрнең чыгып калган йоннарын әйбәтләп өтәли. Йонны түшәүдән башлап, әзер киез итекне өтәләгәнгә хәтле Галим бар эшне җентекләп башкара. Урамда кем аягында күрсә дә, Галим үзе баскан киез итекне таный. Һәм, әлбәттә, күңеле сөенеч, горурлык белән тула.
Бердәнбер кызын бу сасы исле һәм зарарлы эшкә катыштырмаса да, Нәзилә кул арасына керү белән, әтисе белән әнисе янында чуала. Кырлы бәләк, агач тукмак, ал куныч калыбы, арт куныч калыбы, куныч чөе, тимер уклау, каталка — итекнең зурлыгына-кечелегенә карап, Нәзилә әтисенә бу эш коралларын биреп булса да тора. Әтисе һәр киез итекне аеруча яратып, сөеп баса кебек тоела Нәзиләгә. Җан көчләрен, бар тырышлыгын салып… Иң куанычлысы, әлбәттә, әзер киез итекне хуҗасына биреп чыгару. Яңа киездеккә иясенең, бигрәк тә балаларның кош тоткандай сөенгәнен күрү. Ихлас рәхмәтләр ишетү.
Анысы да бар − атасы өйрәткән шушы алтын һөнәре Галимне һәм гаиләсен ач-ялангач итмәде. Көрәп алмасалар да, акчасыз утырган чаклары сирәк булды. Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас дигәндәй, заманына карата бик мул гына тормышта яшәделәр Галим белән Фәнзия. Булдыклы кеше таштан икмәк чыгарыр — нәкъ Галим кебекләр хакында әйтелгән. Заманында Галимнең ата-бабасы да киез итек басу һөнәре белән яшәгән. Эш коралларын күтәреп, итек басарга авылларга, «өязгә» чыгып киткәннәр. Итек бастыручының мунчасында, мунчасы булмаса өендә басканнар. Шулай шул — сигез көн гомергә тугыз көн тырышлык кирәк. Галимгә дә җәйдән үк чиратка языла башлый халык. Теләсә дә җәйдән киез итек баса алмый шул механизатор Галим. Төп эше кырда. Ә бердәнбер сөекле кызын яңа киез итексез йөртмәде әтисе. Һәр елны агын да, карасын да, сорысын, кызылын да баса иде кызына. Язның җепшек карлы көннәрендә кияргә табанына тигезләнгән машина резинасын кисеп ябыштыра иде. Әтисенең уңган куллары аша Нәзиләнең аяклары өшүнең һәм чылануның ни икәнен белмәде.
Балтырына сыланып торган килешле, кәртинкәдәй матур, чигүле көяз киездек Нәзиләдә генә иде авылда! Элмәкләп, яки кәнвә чигү белән дебет җеп чигеп (чуарлап), әнисе кичләрен әзер киез итеккә күңел бизәкләрен төшерә — киез итек кунычларына ап-ак кар бөртекләре, кызыл яки зәңгәр чәчәкләр, төрле төстәге кошлар «куна». Соңрак әнисе Нәзиләне дә ак, кызыл, кара дебет белән киез итекләрен чуарларга өйрәтте: юл бизәкләреннән башлап, пычкы бизәге, челтәр, тырнаклы бизәк, боҗра бизәкләре кызның нечкә бармакларыннан кунычларга бик тиз төшеп ятты. Атлаган саен балтырында зәңгәр кыңгыраулар тибрәлгән киез итеген Нәзилә әле булса хәтер хәзинәсендә кадерләп саклый.
Киез итекләрнең төрлесен киде, ә болай «җырлап торганы» иң кадерлесе иде, ахры. Кыңгырау бизәкле киез итеген күргәч, күрше апасы әйтте кызга: «И балам, әткәң-әнкәңнең осталыгы! Киез итеккәең җырлап тора бит!» Йөгерә-атлый мәктәпкә барганда үсмер кыз киез итекләрендәге кыңгырауларның чеңләгәнен ишеткән сыман була иде. Әллә аяк астындагы энҗе кар меңәр-меңәр нәни кыңгыраучыкларын чеңләтте, әллә үсмер кызның әтиле-әниле, тулы бәхетле балачагы күңелендә көмеш кыңгыраулар булып чеңләде… Ул кыңгыраулы, «җырлап торган» көяз итекне, үсә төшкәч, Нәзиләнең кызы да киде.
Ата-бабадан калган һөнәрне алдагы буынга тапшырып булмавы гына әрнетә Нәзиләнең күңелен. Атасы Галим белән бергә аның һөнәре дә китте. Исән чагында Галим теләге булган бер-ике егеткә үз һөнәрен өйрәтеп тә маташкан иде. Тик киез итек басып тамак туйдырган чор үтте, егетләр шәһәргә тайды. Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык икәнлеген аңламадылар яшьләр.
Нәзиләнең кызы да шәһәр егетенә тормышка чыкты. Ә шәһәр киявен киез итек бастырырга өйрәтү турында уйлыйсы да юк, әлбәттә. Белгән һөнәр иңсәне басмый да бит. Тормышны белеп булмый, бүген булмаса, иртәгә кирәге чыгар иде. Авылның һөнәрләре генә түгел, үзе дә бетеп бара шул, кызганычка. Ә бит авыл — милләтнең гореф-гадәтен, халыкның мирас хәзинәсен саклап килүче бердәнбер урын. Ничәмә мең авыллар, алар белән бергә гасырлар буенча тапшырылып килгән бай мирасның төбе корыды.
Кем гаепле? Нәзилә бу авыр сорауга җавап таба алмый. Ә авылда киез итекле исә шәһәр урамнарында чигелгән, көяз киез итек кигән яшьләрне күрсә, артларыннан сокланып карап кала Нәзилә. Аллага шөкер, бар икән әле киездек басучылар, дигән уй хатынның күңеленә әзме-күпме юаныч бирә. Киез итек басучы, балта остасы яисә башка һөнәр иясе булсынмы, үзеннән соң килгән буынга осталыгын мирас итеп тапшырганда гына халыкның гасырлардан килгән рухи байлыгы юкка чыкмас дип ышанасы килә.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Озакламый Физәлия Дәүләтгәрәеваның беренче китабы — «Төзәтәсе ялгышлар бар» китабы чыгачак. Анда язучының моңа кадәр беркайда да чыкмаган хикәяләре тупланган. «Интертат» редакциясендә әзерләнгән бу китап укучыларыбыз күңеленә хуш килер дип ышанабыз.