news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күзләре күрмәүче Илфат Гыйниятуллин: «Кешене тавышы буенча 20 елдан соң да таный алам»

Бу көннәрдә генә тантаналы рәвештә Серов урамында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Ярдәм» инклюзия үзәге ачылды. Ачылышка килүчеләр арасында күзләре күрмәүче Илфат Гыйниятуллин да бар иде. Аның белән кыска гына әңгәмә оештырп алдык.

news_top
Күзләре күрмәүче Илфат Гыйниятуллин: «Кешене тавышы буенча 20 елдан соң да таный алам»
Фото: © Камилә Билалова

«11 операция кичердем»

Сез кайсы яклардан үзегез?

Без тормыш иптәшем белән Белгород өлкәсенең Шебекино шәһәреннән кайттык. Икебезнең дә күзләребез күрми.

Күрү сәләтен ни сәбәпле югалттыгыз?

Ул минем болай да начар иде инде, аннары бөтенләй бетереп аттылар. Операцияләр бик күп ясаттым. 11 операция кичердем. Шуннан соң бөтенләй күрми башладым.

«Әйдәгез, саклап калыйк инде», - дип тотынганнар иде, нәтиҗәдә бөтенләй бетте, күрү нервы үлгән.

Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?

Ольга белән мондагы «Ярдәм» мәчетендә 2016 елда таныштык. Башта аралаштык, аннары «Ярдәм» фонды мине Хаҗга җибәрде. Хаҗдан кайткач, язылыштык, никахлар укыттык, бергә яши башладык. Шул Белгород өлкәсендә фатир сатып алдык. Матур гына яши башлагач, 2022 елда махсус хәрби операция башланды. Шуңа күрә 2 ел азапландык без анда. Көне-төне утка тоталар иде. Эвакуацияләрдә дә булдык без.

«Ярдәм» фондының хәзрәтләрен белә идем инде. Хәзрәт шалтыратып: «Илфат абый, әйдәгез, кайтыгыз. Анда азапланып ятмагыз. Берәр нәрсә уйлап чыгарырбыз», – ди. Башта мәчеттә яшәдек, аннары Апасның үзеннән безгә фатир сатып алдылар. Менә өченче ел инде шунда яшибез. Аннан соң анда балалар өчен «Мирас» пансионатын төзеделәр. Аның хезмәткәрләре безгә даими рәвештә ярдәм итеп торалар. Без «Ярдәм» фондына, Илдар хәзрәткә бик рәхмәтле.

Ә яшьрәк чакта нәрсәләр белән шөгыльләнә идегез?

Башта начар күрүчеләр мәктәбендә идем. Аннары сукырлар предприятиеләрендә эшләдем.

Ә сез бөтенләй дә күрмисезме, әллә әз генә яктылык бармы?

Юк, хәтта кояш нурларын да күрмим. Чаршау белән ябып куйган кебек.

Әгәр дә кешенең бер органы начар эшләсә, ул аны башкасы хисабына компенсацияли. Мәсәлән, күрмәүчеләрнең ишетү сәләте бик яхшы була, диләр.

Минем хатын сукыр булса да, әз генә күрә. Ләкин шул ук вакытта ул кешене әйбәтләп күрми дә, тавышын да танымый. Ә мин кешенең тавышын 20 ел ишетмәсәм дә, күрешкәч танып ала алам.

Мәсәлән, мин күп җирдә үзем генә таяк белән йөрим. Ниндидер каршылык булганда, үземнән-үзе туктап калам. Организм ниндидер сигнал бирә.

Аннары кибеткә барыр алдыннан бөтен маршрутны баш миендә төзеп куясың, кайда һәм ничек барасыңны алдан уйлыйсың. Шуңа күрә хәтернең дә бик әйбәт булуы кирәк.

Әгәр дә 2-3 елдан күрешсәк тә, димәк, сез минем тавышны таныйсыз инде?

Матур кызларның тавышы күп аның. Менә синең тавышың миңа сеңлемнең тавышын хәтерләтә. Яшьрәк, матур тавышлар бер-берсенә охшаган булалар.

Ә сез миңа тавыш буенча ничә яшь бирер идегез?

23 яшь ярым (миңа хәзерге вакытта 22,5 яшь - иск. «Интертат»). Беләсезме, реабилитация үзәгенә баргач, укытучы: «Минем буем метр да алтмыш сантиметр, авырлыгым 57 килограмм», - ди. Безнең шулай кешенең тышкы кыяфәте турында күзаллау туа.

«Сәламәтлек беткәч, тормыш турында бөтенләй икенче төрле уйлый башлыйсың»

Телефон белән ничек кулланасыз?

Хәзер телефонда сукырлар өчен бик күп кушымталар бар. Мәсәлән, кәгазь акчаның ничә сумлык икәнлеген белмәсәң, телефон белән төшереп, ул сиңа аның ничә сумлык икәнлеген әйтеп бирә ала. Шулай ук киемнең төсен дә билгеләргә булыша.

Аннары адашкан очракта юлны табарга ярдәм итүче кушымталар бар. Телефонны ачасың да, волонтерлар синең белән элемтәгә чыга. Телефон камерасы аша үзеңнең кая икәнеңне күрсәтәсең, ә алар кайсы якка барырга кирәклеген әйтеп торып, дөрес юлны табарга ярдәм итәләр. Телефон бик булыша безгә.

Беләсеңме, сеңлем, мин хәзер тормыштан бик канәгать. Күз күргәндә теләсә ничек йөрисең, берни турында да уйламыйсың. Ә аннары, күз беткәч, тормыш турында бөтенләй икенче төрле уйлый башлыйсың. Минем яңа тормыш «Ярдәм» үзәгенә килгәч башланды.

Кешеләрдән нинди мөнәсәбәт тоясыз үзегезгә?

Бер дә начар кешеләр очраганы юк. Хәзер, Апаста яшәгәч, бөтенесе гел ярдәм кулын сузарга торалар.

Сәламәт кешеләргә нәрсә әйтер идегез?

Сәламәтлегегез турында уйлагыз, дөньяда иң кадерлесе – сәламәтлек. Элегрәк гел: «Миндә алай булмас, мин алай сукыраймам», - дип уйлый идем, ә менә ничек килеп чыкты. Һәм туганнарыңның кадерен белергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар