Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күзкәй авылы мәчетендә Рамазан гаете уңаеннан балаларга бәйрәм

news_top_970_100
Күзкәй авылы мәчетендә Рамазан гаете уңаеннан балаларга бәйрәм
Фәйрүзә Вәзиева архивыннан

Бүген төрле авыл, бистә, шәһәр мәчетләрендә Рамазан гаете уңаеннан бәйрәм чаралары узды. «Интертат»ка шуларның берсе – Тукай районы Күзкәй авылы мәчетендә узган бәйрәм турында районның ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вәзиева сөйләде.

«Авылыбызда Ураза гаете имам-хатыйбыбыз Илнур хәзрәт Фәрхетдинов җитәкчелегендә бик оешкан төстә, матур узды. Гает намазына җыелган өлкәннәребез, мәчеттә уздырылган барлык ифтар ашларын әзерләргә ярдәм иткән апалар пешереп алып килгән коймак-беленнәрдән авыз иткәннән соң, өйләренә таралышты. Сәгать 9га мәчеткә балалар җыелды.

Фото: © Фәйрүзә Вәзиева архивыннан

Илнур хәзрәт барысын да Ураза гаете белән котлаганнан соң, һәрберсеннән Коръән аятьләре укытты. Аларның догалар белүен барыбыз да «сөбханаллаһ» дип сокланып карап тордык», – ди Фәйрүзә Вәзиева.

Балалар өчен ачык һавада кызыклы уеннар, ярышлар һәм төрле мастер-класслар да оештырылган.

Фото: © Фәйрүзә Вәзиева архивыннан

«Иң беренче итеп, барыбыз бергә утырып, каз канатыннан таба майлагычлар ясадык. Аннан малайлар урамда спорт ярышларында катнаштылар. Кызларга исә коймак пешерү буенча мастер-класс күрсәттек.

Фото: © Фәйрүзә Вәзиева архивыннан

Мәчет артындагы бинабызда мич бар. Балаларга шунда мич коймагы пешереп ашаттык. Һәрберсе камырын ясашты, болгатып, пешереп тә карады. Ахырдан: «Үзебез пешергән коймак», – дип, тәмләп ашадылар.

Хәзрәтебез һәр килгән балага бәйрәм бүләкләре дә әзерләгән иде. Шулай ук Илнур хәзрәт Гает намазына килә алмаган өлкән яшьтәге авылдашларыбызның өйләренә барып, аларга да бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды», – дип сөйләде безгә, авылларында бәйрәмнең шулай күңелле узуына сөенеп, Фәйрүзә Вәзиева.

Фото: © Фәйрүзә Вәзиева архивыннан

Фото: © Фәйрүзә Вәзиева архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100