Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кузгалак пирогының рецепты

news_top_970_100
Кузгалак пирогының рецепты
Гөлүзә Василова

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина социаль челтәрдәге сәхифәсендә кузгалак пирогы фотосын куйган.

Әлеге пирог өчен ачы, төче, шулай ук катлы камыр да ярый.

Лилия ханым эчлекне бик гади ясаган. Ул кузгалакны тураган һәм шикәр комы белән болгаткан.

«Быел кузгалактан пирог пешердегезме әле?» – дип сораган блогер.

«Мин эчлеккә бер йомырка сытам» дип язучыдан «баллы пирогка да йомырка саласызмы» дип сораган берәү. «Әйе, бик тәмле була» дип җавап та биргәннәр.

«Шикәр комы агып чыкмасын өчен кукуруз крахмалы салырга була», – дигән киңәш тә бар.

«Пирог әче булыр кебек» дип язучыларга «әчелеге бетә аның, бер пешерсәгез, гел пешерәсез» дип тә җаваплаучылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100