Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камыр кую рецептлары

news_top_970_100
Камыр кую рецептлары
Гөлназ Әхтәмҗанова

«Яшел Үзән» сайтында бик җайлы һәм тәмле камыр куюның 2 ысулы белән уртаклашканнар.

«Мамык кебек» камыр кую өчен ингредиентлар: 1 стакан кефир, 0,5 стакан үсемлек мае, 11 г коры чүпрә, 1 бал калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 стакан он.

Кефирны май белән болгатырга, аз гына җылытып алырга.

Он белән чүпрәне бергә кушарга, тоз, шикәр комы өстәргә. Аз-азлап болгата-болгата, кефир кушылмасын өстәргә һәм камыр басарга.

Камырны 30 минутка кабарырга калдырырга. Бу камырдан теләсә нинди камыр ризыгы пешерегә мөмкин.

Газ мичендә 180-200 градуста кызарганчы пешерергә кирәк.

Табага тезгәч, 10 минуттан соң гына газ миченә куйсагыз, камыр ризыклары тагын да тәмлерәк булыр.

«Тиз камыр»

1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, 0,5 стакан үсемлек мае (чистасы), 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 1 пакет (11 граммлы кечкенәсе) «Саф момент» чүпрәсен салып, яхшылап болгатасың. Аннан соң 5 стакан он салып басасың, тик 5нче стаканны салып ук бетермичә, иң элек камырның тыгызлыгын карарга кирәк (артык каты да, йомшак та булмасын).

Аннан соң тишек булмаган целлофан пакетка тутырып, пакетның очыннан гына һава кермәслек итеп бәйлисең дә суыткычның өске киштәсенә куясың. Чүпрәсе яхшы булганда 40 минутта кабарып менә. Бик юка итеп җәелә, пицца пешерергә дә, пирогларга да менә дигән камыр. Икенче көнне дә йомшак тора.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100