Кузгалак пирогы рецепты
Бакчада кузгалаклар борын төртә башлауга ук шулардан пирог пешерәм. Кузгалак пирогын төрлечә пешереп караганым бар. Минем карашка, иң тәмлесе катлы (слоеный) камырга салып пешерелгәне. Катлы камырны "Бездрожжевое" дигәнен алам.

Кузгалак пирогы суынгач аеруча тәмле була. Шуңа мин аны кичтән пешереп куям да, иртән шуның белән тәмләп чәй эчәм. Сезгә дә шушы рецепт буенча кузгалак пирогын пешереп карарга киңәш итәм.