Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күзгә лазер коррекциясе өчен иң кулай вакыт кайчан?

«Пациент ерактан күрмәү проблемасы белән килсә, яшенә карап, бөтенесенә дәвалану тәкъдим итәчәкбез», – дип сөйләде табиб.

news_top_970_100
Күзгә лазер коррекциясе өчен иң кулай вакыт кайчан?
Республика офтальмология клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

Республика офтальмология клиник хастаханәсе офтальмохирургы Элина Минхуҗина сүзләренчә, лазерлы коррекция операцияләре 18 яшьтән ясалса да, иң оптималь вакыт – 21 яшьтән дә иртәрәк һәм 40 яшьтән дә соңрак түгел.

Табиб 18 яшькә кадәр операция беркемгә ясалмавын әйтте. Өйдә баланың күзен кысып каравына, телевизорны, телефонны якыннан каравына игътибар итәргә киңәш итте. «Күзләре сәламәтлегендә проблема башланган балаларын махсус аппарат белән дәвалануга йөрткән ата-аналар, проблема тирәнгә кермәсен дип, чирне вакытында туктатып кала ала», – диде Элина Минхуҗина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул, шулай ук, яшьләр арасында күз линзаларын дөрес кулланмау проблемасы киң таралыш алганын әйтте.

«Пациент ерактан күрмәү проблемасы белән килсә, яшенә карап, бөтенесенә дәвалану тәкъдим итәчәкбез. 50 яшьтән узып, катаракта билгеләре барлыкка килә башлаган булса, күз ясмыгына операция тәкъдим ителә. Әгәр яшь кеше икән, челтәр катлавы нормаль хәлдә икән, лазер коррекция үткәрелә. Балаларга аппаратта дәвалану, күзлек кию күрсәтмәсен бирәбез. Нормадан тайпылыш булса, вакытында дәвалану кирәк», – дип сөйләде Республика офтальмология хастаханәсе баш табибы урынбасары Елена Жиденко.

«Күрә алу – ул зур бүләк. Без, яхшы күрүчеләр, никадәр бай икәнебезне аңлап та бетермибездер. Яхшы күрү – гомерлеккә бирелгән бүләк, дип уйларга кирәкми, аны сакларга, кадерен белергә кирәк. Соңга калганда – авыр, шуңа күрә башлангыч чорында ук дәваларга тырышырга кирәк», – дип белдерде табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100