news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кузаклы яшел фасоль белән итле бәрәңге

Бәрәңге белән ит пешерергә уйладыгызмы? Ризык яхшы үзләштерелсен өчен кузаклы яшел фасоль дә пешереп салырга тәкъдим итәм.

news_top
Кузаклы яшел фасоль белән итле бәрәңге
Фасольләрне турап, кайнап торган тозлы суга салып, пешердем. Озак тотасы тугел, кайнап чыгуга 5 минут чамасы пешердем, аннары сундереп шул суында тагын 5 минут тоттым һәм салкын суда чайкатып алдым.

Суган, кишерне турап сыек майда кыздырдым, токмачлап турап болгар борычы салдым, 2-3 минуттан пешкән фасольне салдым, өстенә 5-6 тырнак сарымсакны сытып чыгардым һәм яхшылап болгаттым. Тәменчә тоз өстәдем, 5 минут сүрән утта тотканнан соң сүндердем.

Гарнирга бәрәңге һәм төрле ярма бирә аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар