Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күз тимәсен үзенә»: йөзгә якынлашкан Мөнҗибә әби турында

Без якыннарыбызны котлап, изге теләкләр теләгәндә: «Йөзгәчә яшә!» – дибез. Әмма 100гә җитүчеләр бик сирәк шул алар. Кайберәүләр хәтта 30 яшькә җиткәндә дә сәламәтлекләре «көрчеккә» терәлгән, үзләрен тормыштан тәмам туйган итеп хис итәләр. 100 ел – бер гасыр!

news_top_970_100
«Күз тимәсен үзенә»: йөзгә якынлашкан Мөнҗибә әби турында

Йөзгә якынлашкан кешенең тормышка карашы нинди, нинди уйлар кичерә, нинди тормыш йөге аның иңендә?

Ижау шәһәрендә яшәүче 98 яшен тутыручы Мөнҗибә Сәхәбетдин кызы Әхмәтшина белән аралашып, шушы хакта беләсем килде. Мөнҗибә әбинең кызы Вәсимә апа белән телефоннан элемтәгә кереп, алар янына килергә теләвемне әйттем. «Без бүген әни белән диспансеризация үтеп йөрибез, иртәгә өйдә булабыз», – диде кызы.

Кыш көнендә карлы яңгыр яуган, юллар бик көйсез вакыт иде ул. Мөнҗибә әби янына барганда: «97 яшьлек кешене мондый юллардан сырхауханәгә ничек алып барды икән кызы?» – дип уйланып бардым. Җитмәсә, алар үз өйләре белән яшәүчеләр секторында торалар. Тар гына урамнар, юллар кардан ачылмаган. Менә минем яннан юлны кардан чистартучы техника узып китте. Мин аны уздырып җибәрү өчен көрт эченә керергә мәҗбүр булдым. Якындагы йорт янында бер әби, трактор йөртүчегә кулларын селти-селти фәрман биреп, капка төпләрендәге карны чистарттырып йөри. «Мөнҗибә әби шушы йортта яшиме?» – дип сорыйм. «Мин булам, кызым, мин. Өйгә үтә торыгыз, кызым өйдә. Мин хәзер кереп җитәрмен», – ди әби. Үзе йөгереп барып, капкага беркетелгән домофон аша кызына минем килүемне хәбәр итте дә эшен дәвам итте.

Мин урамда йөгереп эшләп йөрүче апаның 97 яшьлек Мөнҗибә әби булуына баштарак ышанмыйча тордым. Кызыннан сорашып белүемчә, кичә сырхауханәгә дә үз аяклары белән барып, тикшеренү узып кайткан ул.

Менә мин Мөнҗибә әбидә кунакта... Татар рухы, диндарлык сизелеп торган йортта алар кызы Вәсимә апа белән икәдән-икәү гомер кичерәләр. Вәсимә апа, минем каршы килүемә карамастан, йөгерә-йөгерә, табын әзерли башлады. Ә без, Мөнҗибә әби белән әңгәмә корып, аның 100 елга якын гомер сукмаклары буенча үткәнгә сәяхәт иттек. Әйе, гомер юлы түгел, нәкъ сукмак... Тар, агачлар авып, алга барырга киртә куйган сукмак сыман Мөнҗибә әбинең язмышы.

Үзе сөйләве буенча менә шулай башланып китә бит ул...

«...Без гаиләбез белән Барҗы авылында матур гына яшәп ятканда, зур кайгы килгән. Мөлкәтебезне тартып алып, үзебезне «кулак» дип, Магнитогорскига җибәргәннәр. Чит җирләрдә бик күп михнәтләр кичерергә туры килә безгә: юл газаплары, авыр хезмәт, ул вакытта бик күп кешеләрне харап иткән чирләр. Башта кечкенә энем, аннары әниебез үлә. Әти, әби һәм мин генә исән калганбыз. Әбиемнең аягы сына. Бернинди медицина ярдәме булмый, әлбәттә, әби үзе агач кабыгы белән бәйләштереп, култык таягы белән йөри.

Әтинең дә түзәр хәле калмый. Күп тапкырлар качып китәргә омтыла. Шулай беркөнне җай чыгып, ниһаять, качып китә ул. Мин кечкенә булгач, ул вакытларны белмим. Бәләкәй бала, аягы сынган әнисе белән нинди җирләр үткәндер, кай тарафларда йөргәндер! Әби сөйләве буенча, 80 чакрымлап юлны җәяү култык таягы белән үтәргә туры килә аңа.

Без Магнитогорскидан качып киткәч, «Сәхәбетдин (минем әти) гаиләсе белән качып китте!» дип без яшәгән авылга хәбәр иткәннәр. Авылда безне «раскулачивать» иткән рәис кичен җыелыш уздырган. «Сәхәбетдин качкан, аларны каршы алып, кире җибәрергә куштылар», – дигән. Каршы барып торырга 2 кеше һәм ат биргән. Пароход Идел белән Иж кушылган җирдә Ык тамагы дип йөртелә торган урында туктый иде. Без шунда килергә тиеш булганбыз.

Җыелышта әтинең бик якын дусты да катнашкан. Ул, безне кирегә җибәрергә теләүләрен ишетү белән, алданрак килеп көтеп торган. «Сезне хәзер кире җибәрәчәкләр, качыгыз!» – дигән. Әти белән бу абый качып киткәннәр. Әти әби белән мине пристаньдә калдырып китәргә мәҗбүр булган. Мин әбинең аягын кочаклап елап басып калганмын. Бу вакыйгалар минем истә түгел, бәләкәй булганмын. Авылдан безне каршы алырга килгән ат белән 2 ир кешегә әбием: «Сәхәбетдин монда кайтмады, безне пароходка утыртты да, үзе кире китте», – дигән. Шулай дигәч, теге кешеләр кире кайтып киткәннәр. Безне утыртмаганнар.

Әби сынган аягы белән аксаклый-аксаклый, әле җитмәсә, мине – кечкенә баланы сөйрәп, Барҗыга кадәрле 8 чакрым җәяү кайткан. «Азрак кына атлыйбыз да, син елый башлыйсың, аннан тагын бераз утырып торабыз, тагын атлыйбыз...» – дип сөйләгән иде әби. Кайтып җиткәндә, арттан бер Барҗы кешесе куып җиткән һәм мине күтәреп кайтырга булышкан.

Җәй үткән, кыш җиткән. Ә без һаман да торыр урынсыз, кешедән кешегә йөреп көн күрәбез икән. Авылда әбинең туганнары: ике апасы, энеләре, асрамага алып үстергән кызы булса да, гомер буе кешедә яшәп булмый бит. Әбинең аягы төзәлеп, төрле эшкә ялланып, тамакны туйдырырлык акча эшли башлаган.

Беркөнне «Кырынды авылында бер бабайның хатыны үлгән, үзенә хатын эзли икән» дигән хәбәр ишетелә әбигә. Әбинең танышлары бабайга минем әбине тәкъдим итәләр. Әби бара. Бабай аны бер күрүдә ошата. Минем әби бик булган һәм чибәр кеше иде шул. «Мин ялгызым гына түгел, оныгым да бар бит әле», – ди әби. «Булсын, үстерергә ярдәм итәрбез», – ди теге бабай. Шулай итеп, без Кырындыга күчеп яши башладык.

Бабай үзе генә яшәми иде. Улы, килене, аларның 2 баласы һәм дә беренче кияүдән аерылып, икенче кияүгә киткән кызының кызы бар иде. Мин бик кыенсына, үземне артык итеп тоя идем биредә. Барысы да ашарга утыралар. Мин читтә генә басып, өстәл янына чакырганнарын көтәм. Әби, үзе дә чит булгач, мине үзе чакырырга кыенсына. Бабай яки аның улы чакыргач кына, мин дә оялып кына өстәл янына киләм. Ул вакытларда миңа 4-5 яшьләр тирәсе булгандыр. Әлеге вакытлар күңелдә тирән уелып калган. Шулай Кырындыда үстем мин», – дип сөйли үзе турында Мөнҗибә әби.

«Әтиегезнең кайда икәнен белмәдегезме, аралашмадыгызмы?» – дип кызыксынам. «Соңрак белдек, әлбәттә, Ижауга йомырка, көнбагыш сатарга барганда, кереп кунып чыккан чаклар да була иде. Ул икенче тапкыр өйләнде, аның Фоат һәм Әхәт (язма авторыннан иск. – фотограф Әхәт Хисаметдинов) исемле уллары туды.

Ул вакытларда: «Кеше шулай михнәтләр күрә-күрә нигә яши? Яшәүнең мәгънәсе нидә?» – дип, бик еш уйлана идем. Үсә төшкәч, мин үз тормышым, башымнан кичергәннәр турында көндәлек яза башладым. Барлык вакыйгаларны китап кебек итеп язып, теркәп бардым. Әти бу хакта белгәч, бу эшемне хупламады. «Мин сине ташлап калдырган, начар әти булып чыгам бит. Бу көндәлек бәрәрсенең кулына килеп кереп укыса, минем ни өчен сезне пристаньда калдырып китүемне аңламаска да мөмкин», – диде. Әтинең сүзен тыңладым, барлык көндәлекләремне учакка салып яндырдым. Хәзер, әлбәттә, бик үкенәм яндырганыма. Вакыт үткәч, бик күп вакыйгалар, кичерешләр хәтердән җуела шул.

Сугыш башланганда, миңа 13 яшь иде. Бабайның улы Фатыйх абыйны беренче көннән үк сугышка алдылар. Авыру хатыны, 2 баласы калды. Бабай белән әби дә олы яшьтәләр. Бөтен җаваплылык минем өскә төште. 14 яшем тулмаган иде әле, идарәгә чакырдылар. Әби: «Сине дә сугышка алалармы әллә?» – дип, сагаеп кына минем арттан идарәгә ияреп барды. Рәис бик әйбәт кенә урыс кешесе иде: «Исәнме, Мөнҗибә! Фатыйх абыең китте, аның атын сиңа бирәбез, хәзер аның урынында син эшләрсең», – диде. Әби: «Аңа 14 яшь тә юк бит әле, ул ничек ат җигеп эшләр?» – дип каршы килеп карады.

– Ничава, эшләр, баштарак булышырлар, аннары – үзе! – диде коры гына.

Өйрәнеп киттем бит! Бригадабызда 3 малай һәм мин. Бригадирның үзенең дә минем яшьтәге кызы бар югыйсә. Эшкә чакырып килгәч, бригадирга:

– Шакирҗан абый, нигә кызыгыз Нәзифәне дә эшкә чыгармыйсыз? – димен.

– Чирли бит ул Нәзифә, сәламәтлеге бер дә юк, – дигән була бригадир.

Мин инде малайлардан һич калышмыйм. 3 малай арасында берүзем эшләдем. Беркем тимәде, ачуланмады, рәнҗетмәде. Эш кенә авыр иде. Сугыш беткәнче, кайда урман кисәргә, кайда юл төзәтергә кирәк – башкармаган эш калмады. Грахово районы Лубян урманнарын кисәргә йөрдек. Шулай 1948 елга кадәр авылда эшләп, «тыл ветераны» исемен алдым мин.

Ятим кеше – ятим кеше инде. Үз торыр җирем булсын дип, бик олы яшьтәге кешегә кияүгә чыктым. Гаиләдән уңмадым, матур итеп гаилә корып яши алмадык. Авыр, ашарга ризык булмаган еллар. 2 улыбыз кечкенә чакларында ук дизентерия белән чирләп үлеп киттеләр. Балалар да булмагач, инде бергә яшәүнең мәгънәсе калмады. Мин әти янына Ижауга китәргә, тормышымны яңадан башларга булдым.

1948 елда Авыл Советы рәисенә барып: «Вәли абый, мин шәһәргә яшәргә китмәкче идем, миңа сездән белешмә кирәк», – дидем.

Вәли абый:

– Миндә синең турында бер генә мәгълүмат тә юк бит. Туган елыңны, исем-фамилияңне дә, безгә кайдан килгәнеңне дә белмим. Син Барҗыда тугансың бит. Красный Борга бар, анда сиңа таныклык бирерләр, – диде. Башта – Барҗыга, аннан – Салагышка, Салагыштан Красный Борга җәяүләп барып, таныклык алып кайттым. Шуннан соң гына Вәли абыйдан белешмә алып, Ижауга киттем. Ул вакытта Фатыйх абый да кайткан иде. Аның мине бер дә шәһәргә җибәрәсе килмәде. «Авылда кеше үлми, син безгә туганыбыз кебек якын, күпме теләсәң дә бездә тор. Аллаһ теләсә, тормышларың да көйләнер», – дип, бик үгетләп караган иде. Мин риза булмадым. Үземне белгәннән бирле кеше өстендә кыенсынып яшәп туйган идем инде.

Ижауда да, әлбәттә, бал да май тормыш көтеп тормый иде. Пушкинская һәм Советская урамнары кисешкән җирдә 2 катлы йортта кечкенә генә фатиры бар иде әтинең. Аның инде үз гаиләсе: 2 баласы, хатыны. МВДның яңа балалар бакчасы ачыла иде. Мин шунда тәрбияче булып эшкә кердем. Әтинең дә, минем дә паспорт юк иде. Көч-хәл белән документлар алдык. Галия исемле бер хатын белән танышкан идем, 1960 елда аның энесенә кияүгә чыктым.

Аякта галош, өстә телогрейка. Нинди ул хәзерге кебек матур күлмәкләр кию! Шулай ЗАГСка барып язылыштык. Күрше бабайны чакырып, никах укыттык. Ирем дә үги ана белән үскән ятим кеше иде. Алар белән бераз бергә яшәгәннән соң, ничек итсәк иттек, әти-әниләре белән рәттән кечкенә йорт төзеп башка чыктык. Ирем дә, мин дә заводта эшләдек. 1961 елның маенда кызыбыз туды. Ул тугач, ирем белән бер-беребезне алыштыра-алыштыра эшкә йөрдек, яслеләрдә – урын, баланы калдырыр кеше юк иде. Аннары бер әбигә акча түләп, калдыра башладык. Ирем «салырга» да яратты. Бервакыт эштән кайтам, бала елап ята, ир исерек. Андый чаклар да булды. Соңгы эш урыным ит комбинатында булды. Анда 15 ел эшләп, лаеклы ялга чыктым.

35 яшемдә генә тапкан кызым Вәсимә – бердәнбер балам, сөенечем. Ирем астма белән авырый иде, 2000 елның мартында вафат булды...» – ди әби, авыр сулап.

Гаилә фотоальбомында еллар үткәч, бераз саргайса да, йөрәген җылытып торучы кадерле кешеләренең фотосурәтләре саклана Мөнҗибә әбинең. Алар арасында газиз әнисенең дә фотосурәте бар. Әнисен ул бөтенләй хәтерләми. Фотосурәтнең артына әнисенең гарәпчә хәрефләр белән үз куллары белән шигырь дә язып куйган фотосурәте аңа аеруча кадерле.

«Чәчем озын, чәчем озын,

Юк тарагым тарарга.

Таулар биек, юк баскычлар

Сагынганда карарга», – дип, җырдан юллар язылган анда. Әйтерсең бу сурәт – Мөнҗибә әби өчен әнисе белән бәйләп торучы бердәнбер күпер. Кадерле кешеләре турында сүз кузгалткач, авылда торып калган әбисе турында да кызыксынам аннан.

«Әбине олыгайган көннәрендә Ижауга алып килдек. Әле ул кызымны да бераз карашты», –- ди ул. Әтисе матурлап бизәп язып калдырган яхшы сүзләр – аның өчен кадерле истәлек кенә түгел, гаиләнең, йортның иминлеген саклаучы изге ядкәр. Әтисенең үз куллары белән ясап калдырган шәмаиле бит ул! «Әтиегез оста куллы булган икән!» – дим, шәмаилгә сокланып. «Ул үзенә генә түгел, кешеләргә дә ясый иде», – ди Мөнҗибә әби. Әтиләре дини булганга алар нәселе диндидер, күрәсең. Мөнҗибә апа, 97 яшендә булуына карамастан, Рамазан аенда бер көн дә калдырмыйча ураза тота, мәчеткә йөри. Бер көн дә калдырмыйча намазларын укый икән. Кызы Вәсимә апа да аннан калышмый, дин сабакларына өйрәнә. Ә оныгы Динарны әбисе кечкенәдән үзе белән мәчетләргә йөртеп, догаларга өйрәткән. «Кечкенәдән өйрәнгән догалар күңелемдә булса да, ирем үлгәч, ныклап дингә тартылдым, мәчеткә йөри башладым», – ди Мөнҗибә әби. Аның яшәү мәгънәсе турында фикерләре күңелемә үтеп керде. Күп кенә өлкән яшьтәгеләр тормыштан, сәламәтлектән зарлана. Ә Мөнҗибә әби менә нәрсә ди:

– Элек бик күп авырлыклар күрдем. Ачлыкны да, ятимлекне дә, авыр хезмәт михнәтләрен дә... Хәзер инде кунакта кебек яшим. Менә бит якты матур аерым бүлмәм бар. Җылы, тамагым тук. Кызым бик яхшы карый. Кызым, мине тәрбияләү өчен, ире үлгәннән соң кияүгә дә бармады, бөтен булмышын миңа багышлый. Булышырга оныкларым да килә. Һәрбересе: «Әби, хәлең ничек?» – дип кочаклап алалар. Күчтәнәчләрен алып киләләр. Оныкларымның күңелендә дә динебезне олылау барлыгы бик сөендерә, бәхетле итә мине. Оныгым Гөлнаралар гаиләсе, фатирларына бурычларын түләп бетергәннән соң, 7 төрле сәдака алып килделәр. Үзләре белеп эшләгәннәр бит! Ничек сөенмисең?! Элек яшь чакларда да яшәвем мәгънәсе турында бик еш уйлана идем. Аллаһы Тәгалә миңа күп төрле сынауларны да, шундый озын гомерне дә юкка бирмәгәндер. Әти-әнием һәм якты дөньядан киткән барча туганнарым рухына дога кылып, балаларым, оныкларым сәламәтлеген, иминлеген сорап, теләкләр теләп, биш вакыт намазымны укыр өчен биргән, күрәсең. Ходай аларны да Ислам диненнән аермасын, ярабби!» – ди ул.

Әз-мәз йөри, хәрәкәтләнә алганда, кызыма хуҗалыкта бераз булышырга тырышам. Тавыклар тотабыз, аларга ашаулар әзерләп йөргән булам үземчә. Кызымның умыртка сөяге сынгач, кар көрәп, сулар түгеп, ярдәм итеп йөрмәкче булам да, кызым ачулана башлый. Егылырсың, имгәнерсең, дип курка», – ди Мөнҗибә әби, үзе матур итеп тыйнак кына көлеп ала.

Кызы Вәсимә апа да: «Әни мине кечкенәдән тормыш көтәргә өйрәтте. Әти белән алар заводта икенче, өченче сменаларда да эшлиләр иде. Менә болай ит, болай эшлә дип, ашау пешерергә дә, башка көндәлек эшләренә дә өйрәтеп китә. Әнигә инде озакламый 98 яшь тулачак. Әле дә булса әнидән нәрсәгә булса да өйрәнәм, намазга, дин сабакларына, тормыш тәҗрибәсенә, зирәклеккә... Аның белән бергә гөрләшеп бергә-бергә чәй эчүләр, кичен йоклар алдыннан һава сулап, урамда йөреп керүләр – үзе бер бәхет. Әни генә түгел, гомер буена иң якын дустым, сердәшчем булды бит ул минем, ансыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм», – ди. Ә мин шушы урында язмама нокта куям. Ә сез, кадерле укучылар, «Күз тимәсен!» диеп куярга онытмагыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100