Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күз тидерделәрме әллә?» – Руслан Кираметдинов авырган

news_top_970_100
«Күз тидерделәрме әллә?» – Руслан Кираметдинов авырган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Руслан Кираметдинов социаль челтәрләрдә үзенең җитди генә авырып алуы хакында хәбәр итә.

«Хәерле кич, дусларым, яраткан «подписчик»ларым. Мине югалттыгыз… «Нигә «Телеграм»га кермисең, хәбәрең юк», – дип язасыз. Дөресен әйткәндә, чирләдем, дуслар. Салкын тигән иде. Инде хәзер хәлем җайланып килә. Менә репетицияләргә җыелдык. Апрель аенда яңадан концертларыбыз башлана. Сез дә үзегезне саклагыз. Киенеп йөрегез. Хәзер – иң алдалый торган вакытлар», – дигән Руслан. 

Җырчының сәхифәсен карап баручылар Русланның «табылуына» сөенгән. Кайберәүләре «Русланга күз тигәндер» дигән фикердә. 

 «Менә бит, йөрәкләргә җан керде. Рәхмәт, игътибарсыз калдырмавың өчен!»; 

«Сиңа авырырга ярамый. Без сине бик яратабыз, энем. Әти-әниең гомер буе шатланып яшәсеннәр»;

«Авырма инде, матурым. Үзеңне сакла. Күз тидерделәрме әллә? Чаллы концертың бик матур узды бит, хәзер Казанны көтәбез»;

«Тавышыңны сакла, сиңа күз тия. Нервыланма. Күз тиюдән ничек саклану турында әниең белән киңәш. Төрле кеше бар: берәүләре – сокланып, икенчеләре көнләшеп карый, барысын да күтәрергә кирәк. Сагынып көтәбез сине сәхнәләрдә», – дип язганнар алар.

 

Фото: © Руслан Кираметдиновның «Телеграм» каналы

 

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 20 март 2023
    Исемсез
    Бик тэ борчылдык, Руслан тизрэк терелеп, исэн имин генэ концертлары нны эшлэп чыгуынны телибез, без сине яратабыз, хормэт итэбез!!!
  • 20 март 2023
    Исемсез
    Гел уйлый идём куз тимэсен бу балага дип Кэннэр буе т ынларга да эзер мин аны
  • 20 март 2023
    Исемсез
    Авырмагыз,унышлар Сезгэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100