Куян елында куян иленә сәяхәт (Песи елы да булгач, песи дә шунда)
– Куян, син кайда? – «Мамадыш» совхозы бистәсендә!
2023 ел Куян елы булгач, куян эзләргә Мамадыш районына чыгып киттек. Ни кызык булды: куянга дип барганда, мәче киртә булды. Бу – Юлбарыс елының китәсе килмәвен аңлаттымы икән инде, әллә бу әле Куян елы гына түгел, Мәче елы да дигән билге микән? Машина алдына юл уртасына икәү чыгып утырганнар, мыеклары да селкенми. Машина йөртүче Сергей абый чыгып куып җибәрде. Анда да җиңүче адымнары белән әкрен генә киттеләр. Берсе – күрше мәчесе, ә икенчесе геройларыбызның үзләренеке булып чыкты.
Капка төбендә йорт хуҗасы Вакыйф Низамов каршы алды. Куяннар янына барганда теге песи дә безнең арттан иярде. «Барсик» үзе куяннар белән дус икән. Берничә ел элек бер куян баласын ашаган да, кылган гөнаһы өчен хуҗалары тиешле урынга озатып та куйган булган, гаебен танып кире кайткан, бичара. Шуннан бирле читлектә куяннар белән бергә төн куна, ди.
«Куянны колагыннан күтәрергә ярамый»
Җәй көннәрендә 70ләп куян булса, кышка 15-20ны гына калдыралар. Хуҗалары читлекләрнең ишекләрен ачуга,иснәнә-иснәнә килеп җиттеләр. Вакыйф абый кишер бирде, аны кетер-кетер кимерә башладылар. Сорылар, йомшаклар! Үземнең дә күңел «күкәй салды». Кечкенә вакытта күршеләрдә куян бар иде, шуннан бирле аларны якыннан күргән булмады. Араларында бер агы, бер сарысы бар. Бу сорылар – «Фландр» токымлы.
Хуҗа кеше бер куянны читлектән күтәреп алды. Ул аны сыртыннан тота: «Күпләр колагыннан тота, алай ярамый. Нәзберек җир бит ул, авырта», – дип аңлатты хуҗалары. Куянны алгы ягы белән биткә каратып тотарга да ярамый, чит кешедән куркып, тибеп куюы да бар.
Ата куяннар кечкенәдән бергә үсмәсәләр, бер-берсен яратмыйлар, талашалар, сугышалар. Бергә үссәләр, тату гына яшиләр, «кызлар» өчен сугышмыйлар. «Кыз»ларны «егет»ләрдән 2-3 айлык вакытта аералар. Вакыйф абый ата куянны ел саен алмаштыра.
«Кан алмашсын өчен шулай эшлим. Туганга өйләнергә ярамый бит, бу очракта да шулай инде. 2 ел рәттән бер үк ата булса, инвалид балалар туарга мөмкин», – дип аңлатты ул. Авылда куян тоткан кешеләр белән үзара алмашып торалар икән.
Ул куяннарын сатмый, үзебез өчен генә асрыйм, ди. Туганнары сораса, аларга бирәләр. Куян ите диетик ит булып санала бит, базар тирәсендә 1 кило итнең бәясе уртача 500 сум тирәсе тора. Саткан очракта табышлы гына эш кебек. Ашатырга кишер, кәбестә, печән, арпа кирәк.
«Яшелчәләрне куянга дип аерым үстергәнебез юк, бездән калганы аларга инде. Печәнне үзем әзерлим, ашлыгын гына сатып аласы», – ди хуҗалары.
Быел кишерләре дә бик әйбәт булган, Вакыйф абый телефоннан уңышның фотосын да күрсәтте. Чыннан да кишерләре зур булган. Ул печәнне читлекнең эченә кертеп салмый. Читлекнең бер ягында ачыла торган «капкасы» бар. Шуны ача да печәнне кыстырып куя.
«Куяннар башта иснәнә, бер-берсен ялый»
«Кролик» ягъни йорт куяны кыргыеннан йонының төсен алмаштырмау белән аерылып тора икән. Кыргые кышын ак, җәен соры булып йөрсә, болар ел әйләнәсе бер төстә. Читлектә утыргач куркыныч янамавын беләләр. Йорт куяны «тунын» шундый ук төстәгегә алмаштыра булып чыкты.
«Куян гриппы» дигән зәхмәт булмаса да, алар чирләми дигән сүз түгел. Вакыйф абый: «Чирләренең төрлеләре бар инде, укып беләм, Аллага шөкер, андый хәлләр булганы юк. Бер чир бар инде. Аларның колаклары бетли. Мин аны чистартам да, бетләрдән дару сиптереп куям, шуның белән бетә», – дип сөйләде.
Ул куяннарны апрель аенда балалата башлый.
Ата куян белән бер читлеккә керткәч, алар башта иснәнә, бер-берсен ялый. Анасы балалый торган бүлмәгә печән ташый башлый икән, димәк, озакламый бәби таба. Балалый торган бүлмәгә печән түшәп куям. Куян аның өстенә йонын түши башлый. Йонны түш, корсак тирәсеннән йолкый, шулай итеп имчәк тирәсен дә чистарта. Иң мөһиме – печән ташый башлаган вакытын күреп өлгерергә. Куян уртача 8-9 бала китерә. 13-14 булганы да бар, аларының барысы да исән калмаска мөмкин, чөнки аларның 8 имчәге генә бар. Ул балаларын көненә бер тапкыр гына ашата. Сигезе рәхәтләнеп ашый да, калганнарына җитеп бетми инде. Кайберсе имчәгенә ябышкан килеш чыга да, куян аны таптый, – дип аңлатты Вакыйф абый.
Куян бәбиен 1 ай йөртә икән. Тапкач, мамык эченә күмеп куя. 10 көннән соң гына бәләкәчләрнең күзләре ачыла. Баласына кул белән тияргә ярамый, алайса, исе үзгәрә, һәм анасы аны танымый.
«Кайвакыт балаларын күчереп куярга туры килә. Йөргән җиреннән бала табып куйса, аларны бер бүлмәгә җыеп куям инде. Башта кулларны әйбәтләп юам», – дип аңлатты куянчы.
Күп дигәндә, куяннар көненә ярты сәгать вакыт таләп итә, артык мәшәкатьле түгел, ди Вакыйф абый.
Ул арада «Барсик» куяннар янына читлеккә сикереп менде дә сырпалана башлады. Тегеләренең исе дә китмәде, кишер кимерүне дәвам иттеләр.
Куяннар уртача 5 килограмм авырлыкта, 9 килограмм җыйганнары да булган.
«Без Яңа ел бәйрәменә малайларны да куян итеп киендерә идек»
Өйдә хуҗабикә Наилә апа куяннан бәлеш пешереп көтеп тора иде.
«Үрдәк ите белән куян итен кушып пешердем. Бәлеш куян итен тавык, үрдәк, башка итләр белән кушкач, тәмле була. Яңа ел табынына да куян бәлеше пешерәм», – дип сөйләде ул, бәлешнең өстен кискәндә.
«Кабып кара әле, бабай, ите пешкәнме икән», – дип, хуҗабикә кашыкны тормыш иптәшенә сузды. Вакыйф абый кашыктан ит кисәген алып капты да: «Пешкән», – дигән нәтиҗә чыгарды.
Шуннан Наилә апа: «Без Яңа ел бәйрәменә малайларны да куян итеп киендерә идек. Койрыклар бар», – дип елмайды.
Куян итен беренче тапкыр ашавым иде. Ни икәнен белмәсәм, тавык, дип уйлар идем. Вакыйф абый куянны ыслый да, өстәл артында үз ысулын сөйләде.
Башта түшкәне 1-2 сәгатькә суга салып куям. Аннан соң 5 литр суга 6 калак тоз, 2 калак шикәр, дәфнә яфрагы (лавр), борыч, сарымсак салып кайнатам – тозлык ясыйм. Аны суытам да, 2 тәүлек дәвамында итне шул тозлыкта тотам. Аннан сәгать ярымга «коптилкага» тыгып куям. Бик тәмле була, – ди.
Куянга кадәр Низамовлар нинди генә мал тотмаган: үгез, сыер, ат, дуңгыз, нутрия. Куяннарны 2015 елда үрчетә башлаганнар. Бер ана куяннан башланган бу тарих.
Вакыйф абыйга 68, ә Наилә ханымга 70 яшь. Ике малайлары да гаиләле. Вакыйф абый гомер буе диярлек төзелеш остасы булган, совхозда эшләгән, аннан төзелеш оешмасына киткән. Хәзер бистәдә совхоз да, башка хуҗалык та калмаган инде. Наилә апа пешекчегә укыса да, санитарка булып эшләгән. Йөрәге сәламәт булмагач, авыр эштә, кайнар җирдә эшләргә рөхсәт итмәгәннәр.
Гаилә әгъзасы кебек, «Барсик» өстәл артына урындыкка менеп утырды. Хуҗалары сүз әйтмәде. Вакыйф абый тагын бер кызыклы хәл сөйләде әле. Русча әйткәндә, «везучий» кеше икән. 2012 елда Интернетта уен уйнап машина откан булган. Башта ышанмаганнар, Мәскәүдән алып кайтып куйгач кына аңлаганнар. Анысы да Яңа ел алдыннан булган.
«Куян тиресеннән балаларга менә дигән туннар булыр иде»
Низамовлардан күрше урамда яшәүче Иван Фадеев та куян үрчетә икән. Алар да кереп чыгарга булдык. Без килгәндә, Иван абый йорт түбәсендәге бозларны, каты карларны төшерә иде, ә тормыш иптәше Валентина апа, шуып китмәсен дип, баскычны тотып тора.
Валентина ханым «Мамадыш-информ»да хисапчы булып эшләгән икән. Бер ел элек лаеклы ялга чыккан. «Ел буе «Татмедиа»га йөри идек. Бик яраттым эшемне», – дип сагынып искә алды.
Алар инде куяннарны 20 еллап үрчетә. Иван абый бала вакытыннан ук куян карап үскән. «Мамык куяннарын тота идек, әби шәлләр, бияләйләр бәйли иде», – дип искә алды. Ул да кышка куяннарын киметкән, 15ләп кенә калган, җәен 40-50 була, ди.
Куян үрчетүчеләр өчен төп проблема – тирене куярга урын юк. Чүплеккә генә ташларга кала. Хәзер тирене җыючы юк, диләр. Вакыйф абый да шуңа зарланды. Элек куян тиресеннән 50ләп бүрек тектерә торган булган. «Интернеттан карап утырам инде, зур хуҗалыклар да тирене эшкәртми икән, ташлыйлар», – дип гаҗәпләнә.
«Куян нинди» дигән сорауга җавап билгеле. Куян – куркак. Иван абый куяннары да моны раслады. Валентина апа да: «Кайвакыт шундый кызганыч ташларга, шундый матур була, балаларга менә дигән туннар чыгар иде», – ди.
Куянны 4-5 айлык вакытында ит итү әйбәт икән, алайса симерә.
«Куяннар төн буе ашый»
Хуҗалары берсен читлектән күтәреп алды да, куян тырмаша башлады. «Куркак инде алар, куркак, тырнарга мастер инде ул», – ди хуҗасы. Читлектәге куяннар әле аермаган, кызлар да, егетләр дә бергә. «Аерасы бар әле, алайса кыш көне балалап куюлары да бар», – ди Иван абый.
Авырмы соң, дигәч, Иван абый күтәреп карарга бирде. Сыртыннан тотарга кирәклеген онытканмын, колагыннан күтәрдем дә, куяным акыра башлады. Авырттырдым ахрысы дип, күп тапкырлар гафу үтендем үзеннән.
«Куянның тавышы буламыни?» дип еш сорыйлар. Менә мин ишеттем. Яздырып та алдым – Иван абый белән видеода беренче минутта куян кычкырган тавыш ишетә.
Фадеевларның куяннары теплицада читлектә тора. Язга алмашкач, читлекләрне урамга чыгаралар. Алар җил йөри торган урыннарны яратмыйлар. 5 капчык кишер әзерләп куйган хуҗалары куяннарга. «Алар төне буе да ашый бит. Кичтән печән куеп калдырам, иртәнгә беткән була», – ди.
Аларның куяннары песиләрдән курка икән. Мәче килеп куркытса, вакытыннан алда балалап куярга да мөмкин, ди.
Куян итеннән бәлеш рецепты
«Куян белән тавык итендә торабыз. Диетик ит, бик әйбәт. Белмәгән кеше тавык ите дип уйлый. Куян ите бәлешкә яхшы, духовкада бәрәңге белән дә пешерәм, ашны да куян итеннән пешерәбез», – ди хуҗабикә.
«Куян ите организмда 85 процентка кадәр үзләштерелә, сыер итләренең 45 проценты үзләштерелә», – дип өстәде Иван абый.
Валентина апа үзе пешерә торган зур бәлеш рецепты белән дә уртаклашты.
Ул куян һәм тавык итен кушып пешерә. Куян итен сөягеннән аермыйча гына сала. Ике итне дә тигез итеп алырга, мәсәлән, куян ите 700 грамм булса, тавык ите дә шулай ук. Эчлеккә шулай ук бәрәңге, суган, тоз, борыч саласы.
Камыр өчен 1 стакан каймак, 1 стакан майонез, он, тоз. Мондый камыр бик тәмле һәм йомшак була, ди хуҗабикә. Бәлешне ике сәгать ярым пешерергә.
Апалар да, абыйлар да, куян елы тыныч, имин, шатлыклы булсын, дип теләделәр.