Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кушсалар – корал, кушсалар, баян алабыз кулга»: ир-ат җырчылар хәйрия концерты оештыра

Танылган ир-ат җырчылар, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен, «Бергәлектә көч» хәйрия концерты үткәрә. Кемнәр җырлый? Нигә ир-атлар гына катнаша? Чакырсалар, җырчылар да хәрби операциягә барырга әзерме? Раяз Фасыйхов кулына корал алырга әзерме? «Интертат» хәбәрчесе җырчылар белән очрашуда булды.

news_top_970_100
«Кушсалар – корал, кушсалар, баян алабыз кулга»: ир-ат җырчылар хәйрия концерты оештыра
Абдул Фархан

Хәйрия концерты уңаеннан җырчылар журналистлар белән очрашты. Оештыручылар җибәргән пресс-релизда кунаклар исемлегендә Салават Фәтхетдинов та бар иде. Әмма ул килмәде. Моны белгәч, бер журналист торып чыгып ук китте. Оештыручылар Салават абыйның килмәвен үзләре дә соңгы мизгелдә генә белде. Аңа дип әзерләп куелган урындыкны да конференция башланыр алдыннан гына алып куйдылар. Дүрт артист – Артур Минһаҗев, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров һәм Марсель Мәхмүтов белән «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «ТНВ» һәм «Интертат»тан 4 журналист капма-каршы утырып калдык.

«Бергәлектә көч» хәйрия концертының максаты – мобилизациягә эләгеп, махсус хәрбия операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү. Концерттан җыелган акчалар аларга юлланылачак. Шуңа күрә билет бәясе дә, рәтенә, урынына карамастан, бер бәядән. «Мондый концертлар бүгенге көндә бик тә кирәк. Тамашачы үзе хуплап ала. Концертларга килеп, шул яктан да булышасылары килә. Халыкта «үз өлешемне кертим әле» дигән ният бар. Бик тә рәхәт шундый әйберне күрүе», – диде «Сәйдәш» мәдәни үзәге директоры, ТР Атказанган артисты Артур Минһаҗев.

ТР Атказанган артисты Раяз Фасыйхов бу хәйрия концертының «өстән кушылган, тиеш булганга оештырылган» концерт булмавын кат-кат әйтте. «Бу – безнең күңелдән чыккан ихлас эш. Безнең егетләр махсус операциядә. Аларга әз генә булса да, ничек кенә булса да ярдәм итик, дигән максат белән башланган проект», – диде җырчы.

Раяз Фасыйхов: «Илебез чакыра икән, качып ята торган түгел»

«Бу концерт «тормыш – ул бер мизгел генә» дигән сүзгә туры килә торган концерттыр», – диде концертның режиссеры Марсель Мәхмүтов. Марсельнең туганнан туган ике абыйсы да хәзерге көндә әзерлек этабында. «Чакырсалар, бармыйча булмый», – диде Марсель, «чакырсалар, нишләячәксез?» дигән сорауга.

Минем туганнан туган ике абыем да – өйрәнүләрдә. Кайда икәннәрен әйтергә ярамый. «Где родился, там и пригодился» дигән сүз бар. Әгәр без шушындый концерт оештырырга булганбыз икән, димәк, без күңелебез белән шушы кешеләр белән бергә. Ходай язган икән, язмыш шулай китереп чыгарачак икән, әгәр дә чакырачаклар икән, берничек тә бармыйча булмый.

Минем бертуган энем РКБда санавиациядә хезмәт итә. Без аның белән шулай килештек: әгәр аны алып китсәләр, мин дә китәчәкмен, яки мине алып китсәләр, ул минем белән китәчәк. Туганлык хисе дигән әйбер дә бар, – диде Марсель Мәхмүтов.

«Бер гаиләгә икеләтә авырлык була бит», – дигәч, ул: «Бу – тәрбиядән киләдер. Безне шулай тәрбияләделәр. Мәрхүм дәү әнием, урыны оҗмахта булсын, киткәндә дә: «Бер-берегезне ташламагыз», – дип китте», – дип режиссер.

Марсельнең сүзләренә Раяз Фасыйхов кушылды. «Кушсалар – корал, кушсалар, баян алырбыз кулга», – диде җырчы.

Әбиләр: «Сугышлар күрсәтмәсен», – дип дога кылып утыра иде бит. Без кечкенә чакта хәрби уеннар уйнарга яратсак та, көлеп кенә йөри идек. Үзебез 40ка җиткәндә, бу – зур кайгы икәнен аңладык.

Бу – бер кешегә килгән кайгы түгел, илгә килгән кайгы. Илебез чакыра икән, беркая бармыйсың, монда качып ята торган түгел. Моны бернәрсә эшләтеп тә булмый. Бары кабул итәсең дә китәсең. «Атландым атның биленә, киттем шунда-шунда», – дип җырлый-җырлый... «Китәм, дустым, Донбасска».

Марсель Мәхмүтов аңа кушылды:

«Илдән киттем, ил һәм синең өчен

Автоматым асып аркама.

Илемне һәм сине алмаштырсам,

Җирдә миңа тагын ни кала?!»

Раяз Фасыйхов: «Менә. Муса Җәлил дә әкренләп искә төшә башлады бит. Патриотик тәрбия, патриотик рух, бергәлектә көч – барысы да бүгенге көндә кирәк булган бик актуаль нәрсәләр. Менә минем малай үсә, унбер яшьтә. Мин бу ситуациядән куркып качып, башымны исән-сау калдырыр өчен каядыр йөрим икән, аннары нәрсә сөйләячәкләр, һәм ул кем булып үсәчәк? Ансын да аңларга кирәк. Без – бөтенебез дә диярлек малай үстерүче әтиләр. Без үзебезнең мисалда аларга дөрес тәрбия бирергә тиеш һәм үзеңне ничек тотарга кирәклеген дә онытмаска кирәк.

100 ел да үтмәде сугышның (Бөек Ватан сугышы. – ред.) беткәненә. Хәзер нәрсә буласын Ходай Тәгалә үзе генә белә. Монда куркып утыра торган түгел. Кушсалар – корал алабыз. Кушсалар – баян алабыз кулга. Кушсалар, үзебезнең гаиләбез, үзебезнең җиребез, үзебезнең балаларыбыз өчен бөтен нәрсәне эшләячәкбез.

Ир-атлар теләктәшлеге

«Бергәлектә көч» хәйрия концертында бары тик ир-атлар гына катнашачак. Алып баручы – ТР Атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова. Ир-атларның гына катнашуын оештыручылар «ир-атлар теләктәшлеге» дип аңлатты. «Мондый сорау булачагын белдек инде», – диде Раяз Фасыйхов.

Без башта ир-ат алып баручы булыр, дип уйлаган идек. Әллә Айрат Ильясов булырмы, дип тә уйладык. Аннары, безнең ирләр компаниясен ямьләр дип, Гөлназ Сәфәрованы алып баручы иттек. Егетләр барысы да хупладылар.

Марсель Мәхмүтов: «Ир-атлар теләктәшлеге» дигән әйбер бар. Бу – бер дә хатын-кызларны кимсетүдән түгел. Ирләр ниндидер уртак фикергә тизрәк киләләр. Монда да, бер генә шалтырату белән, барысы да риза булдылар. Бу концертка сценарий язганда бер фикер туды: ә нишләп әле кызларга да шулай җыелып, концерт куймаска? Безнең белән бер ханым да бар – концертны алып баручы Гөлназ Сәфәрова. Ул – безнең чарага тагын да ямь өстәр, бруталь егетләребезне аралаштырыр өчен дип эшләнгән концепция».

Концертта Татарстанның халык һәм атказанган артистлары – Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Закиров, Илсаф, Рөстәм Асаев, Артур Минһаҗев, Булат Нигъмәтуллин, Раяз Фасыйхов, Вадим Захаров, Илназ Баһ, Филүс Каһиров, Булат Шәрипов, Динар Бәдретдинов, Азат Фазлыев катнашачак.

«Бу – матәм концерты түгел»

Фирдүс Тямаев, Данир Сабиров, Рифат Зарипов кебек популяр артистлар да катнашырга теләк белдергән. Раяз Фасыйхов әйтүенчә, алар, концертлар графигы туры килү сәбәпле, катнаша алмыйлар.

Бу проектны Салават абый да хуплап алды. Шуннан соң тагын да рәхәт булып китте. Егетләр – Филүс, Вадим Захаров, Рөстәм Асаев – кемнәргә генә әйтмә, бөтенесе дә «ярар, ярар» гына диделәр. Берсенең дә читтә каласы килмәде. Фирдүс Тямаев, Данир Сабиров, Рифат Зарипов та «киләбез» дигәннәр иде. «Егетләр, без сезнең белән. Киләчәктә тагын оештырасы булсагыз, безгә дә әйтегез әле», – дип әйтүчеләр күп булды. Аларның концерт графиклары белән туры килү аркасында гына катнаша алмыйлар.

«Мин үзем катнаша алмасам да, материаль яктан булышыр, акча булса да күчерер идем», – диюче артистлар булды. Рифат Зарипов, мәсәлән. Тагын берничә артисттан ишеттем шундый сүзләр, – диде Раяз.

Концертта сюрприз да көтелә. Хәрби операциядә булучылар белән ниндидер уртак әйбер әзерлиләр икән. «Без махсус операциядәге егетләребез белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар белән бергә әзерләнгән сюрприз көтелә. Кызганыч, мин аны әйтә алмыйм», – диде Марсель Мәхмүтов.

«Бу – матәм концерты да, моңсуланып утыра торган да, шул ук вакытта теләсә нәрсә сөйләп, теләсә нәрсә җырлый торган концерт та булмаячак. Концертны матур җырлардан бик тәмле итеп эшләргә тырышабыз», – дип тәмамлады матбугат конференциясен Раяз Фасыйхов.

«Бергәлектә көч» хәйрия концерты 21 ноябрь кичке 7дә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100