news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрүгә үк гашыйк булган – махсус операция ветераны һәм шәфкать туташы мәхәббәт тарихы

Кичә Казанның К.Зыятдинов исемендәге 18 нче хастаханәсендә яңа гаилә туган – махсус хәрби операция ветераны белән Казанның 20 нче поликлиникасы баш шәфкать туташының никахы рәсмиләштерелгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_top
Күрүгә үк гашыйк булган – махсус операция ветераны һәм шәфкать туташы мәхәббәт тарихы
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Ир-ат шушы хастаханәнең неврология бүлегендә дәвалана, шуңа күрә тантананы биредә уздырырга карар кылганнар.

Оксана һәм Роман Фроловлар 30 нчы июньдә Казанда махсус хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында танышкан. Оксана анда дежур медицина бригадасы составында эшләгән. «Көннәрнең берсендә Романга медицина ярдәме кирәк булды. Аның хәле начарланды, аңын югалтты, һәм безнең команда аңа ярдәм итте», – дип сөйләгән кәләш.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Оксана сүзләренчә, аңына килгәч, Роман, күзләре һәм елмаюына соклануын белдереп, аңа комплимент ясаган, кияүдә булу-булмавы белән кызыксынган. Ә аннары алар телефон номерларын алмашканнар. Шалтыратышып аралаша башлаганнар. Август башында Роман Оксанага үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Ризалык алгач, 28 нче августта пар вәгъдәләшә.

Роман Казанга күченеп килә, эшкә урнаша. Пар туй датасын билгели, ләкин көннәрнең берсендә Романның хәле начараеп, аны Казанның 18 нче хастаханәсенә неврология бүлегенә алып киләләр.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Пациент авыр хәлдә кергән иде. Ятып кына торды, хәзер утыра, аягына басарга тырыша. Фаразлар яхшы. Хәзер ул тернәкләндерүнең икенче этабын уза», – дип сөйләгән неврология бүлеге мөдире Гөлназ Фәсахова.

Пациент ЗАГСка язылышуга бара алмавына борчылган булган. «Без аңа һәм аның кәләшенә никахлашуны хастаханәдә уздырырга тәкъдим иттек. Мондый вакыйга бездә беренче тапкыр», – ди Фәсахова.

Хастаханәнең актлар залында узган никахны теркәү тантанасында Романны дәвалаучы табиблар һәм Оксананың хезмәттәшләре катнашкан. Хастаханә җитәкчелеге исеменнән алар яшь парны никахлашулары белән котлап, бәхетле гаилә тормышы теләгән. Туйны ир белән хатын Роман хастаханәдән чыккач бәйрәм итәргә җыена.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар